16+

Татарстанга 30 градуслы эсселәр кайта

Бу атнада иң эссе көн 6 август булыр, мөгаен. Пәнҗешәмбе көнне термометрлар 30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанга 30 градуслы эсселәр кайта

Бу атнада иң эссе көн 6 август булыр, мөгаен. Пәнҗешәмбе көнне термометрлар 30 градуска кадәр күтәреләчәк.

Бу арада бераз суытып алды. Август — көз башы инде ул дип борчылганнар өчен яхшы хәбәр бар. Бу атнада җылыта, җәмәгать! Алай гына да түгел, кыздыра!

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренчә, әлеге декадада һава торышы тотрыклы булмаячак. Бу югары атмосфера басымына бәйле. Атна башында республикага кабат эсселәр кайтачак. Төнлә дә җылы булыр дип көтелә.

- Июль аенда һава температурасы нормадан 2 градуска югарырак булды. Ә менә явым-төшемнәр исә җитешмәде. Норма буенча 70 мм тиеш булса, чынлыкта 45 мм гына яңгырлар яуды, - ди профессор.

Бу атнада иң эссе көн 6 август булыр, мөгаен. Пәнҗешәмбе көнне термометрлар 30 градуска кадәр күтәреләчәк. Шулай ук кыска вакытлы яңгырлар булуы да ихтимал.

Сентябрьдә исә синоптиклар аномаль җылыларга өметләндерми. Шулай булгач, җәйнең рәхәтен тоеп калыгыз! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading