16+

Татарстанлыларга короновирустан куркырга кирәкми

Замана, технологияләр һәм фән алга киткән саен, Җир шарында вируслы авырулар да, аларның таралу тизлеге дә арта бара.

Замана, технологияләр һәм фән алга киткән саен, Җир шарында вируслы авырулар да, аларның таралу тизлеге дә арта бара.

Узган елның 31 декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә ачыкланып, берничә көн эчендә яшен тизлеге белән таралган һәм инде йөзгә якын кешенең гомерен өзгән короновирус хакында ишетмәгән кеше калмагандыр. 

Куркырлык та бит. Гап-гади салкын тию яисә без ияләнеп беткән грипп сыман әлеге чир кыска вакыт эчендә пневмониягә әйләнергә мөмкин. Иң куркынычы вирусның кешедән-кешегә дә, хайваннан кешегә дә күчүендә. Кытайдан кайтарыла торган посылкалар аша короновирус ияртәм дип куркырга кирәкми, ди белгечләр. Әмма саклык чараларын күрергә онытырга ярамый. Кытайга баруны кичектереп тору да сорала. Әлеге илдән Россиягә, шул исәптән, Татарстанга да килә торган туристларны ныклы тикшерү дә нәтиҗәләрен бирер, дип ышандыра алар. 

Һәр авырудан саклану өчен табиблар бездә даими рәвештә тикшеренергә һәм привиивкаларны вакытында ясатырга өнди. Әмма һәр кеше дә моның әһәмиятен аңлап җиткерми һәм прививкалардан баш тарта. Мисалга, пневмониягә каршы прививка ясатмау нәтиҗәсендә, узган ел әлеге авырудан интегүчеләр кичкен рәвештә 2,5 тапкырга арткан. Балаларның 57,6 меңе, ягъни 96,4 процентына прививка ясалган булса, өлкәннәр арасында әле 173 мең кеше бу прививканы ясатмаган. 

2016 елдан алып республикада прививкалардан баш тартучылар белән даими эшчәнлек алып барыла. Бу эш нәтиҗәсендә, 17 меңнән артык кеше прививкадан иң элек  баш тартып, аннан кире уйлаган. Әмма Әгерҗе, Минделеевск, Нурлат, Чистай районнарында бу эшләрне активлаштырырга киңәш итә Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина. 

Өстәвенә, республикада бер генә медицина учреждениеләренә дә беркетелмәгән кешеләр дә бар икән. Узган ел шундый 45 мең кешене теркәгәннәр. Әле тагын 140 меңнән артыгын беркетү таләп ителә. Димәк, бу кешеләрнең төрле авырулардан вакцина ясату-ясамаулары хакында тиешле мәгълүматлар юк, дигән сүз. Бу исә, үз чиратында, башкаларның сәламәтлеген дә куркыныч астына куя. Бигрәк тә Питрәч, Биек Тау, Лаеш, Тукай, Чистай, Әгерҗе, Түбән Кама районнарында халыкны медицина учреждениеләренә беркетү буенча эшлисе дә эшлисе әле. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading