Төбәкчеләр дөрес юлда
Бөтендөнья татар конгрессы канаты асытында оештырылган YI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы Себер, Идел - Урал һәм Евразиянең башка төбәкләрендә урнашкан татар шәһәр бистәләре һәм авыллары халкы бердәмлегенең төп нигезе. милли мәдәниятны һәм заманча икътисадны саклап калу һәм үстерү. Үткәне,бүгенгесе һәм үсеш перспективалары дигән зур темага багышланган иде. Анда Рәсәйнең 22 регионыннан килгән йөз илледән артык төбәкче катнашты. Татар төбәкчеләре соңгы елларда бик актив эш алып баралар. Җитәкчеләре үз эшнең фанаты, тарихчы археолог профессор Альберт Борһанов аларны туплый һәм дөрес тарафка юнәлтә белә. Шуңадыр инде форумнан форумга аларның саны гына түгел, эшләгән эшләренең сыйфаты, нәтиҗәсе дә арта. Иң сөендергәне, тарих тузаннарын актарып, үткәннәрдә казынучылар арасында яшьләр дә үз кеше инде хәзер. Әнә Алтай дәүләт университеты аспиранты Артем Зиннәтуллин әйтер сүз - фикере булгач. Алтайдан кадәр килгән. Үзләрендәге татар иҗтимагый оешмаларның роле турында нигезле чыгыш яады.Әйе, география форумнан форумга киңәя бара. Төрки халыкларның бишеге булган Алтай да читтә калмаска тырыша. Моңа ничек сөенмисең ди инде?!Төмән, Томскиларга Кемерово өлкәсе дә кушылды. Омскилылар үзләре дә бик актив булдылар. Мәүлиҗамал Сәгъдиева 20нче гасыр башындагы татар балалар йортлары хакында фәнни нигезләп сөйләде.
Вакыт туктап калган күк
Омск шәһәре безне яшел паркларының күп булуы, тыныч тормыш алып баруы, бөкеләренең булмавы белән сокландырды. Бөтен өлкәсендә миллион ярым кеше яши трган бу төбәктә беркем беркая ашыкмый, тәкъдиренә риза булып көн итә. Яшьләр аз диделәр. аларның күбесе Мәскәү, Санкт Питербург, Көнчыгышка китә икән. Бик кызганыч, билгеле. Каланың киләчәген яшьләр билгели бит.
Безгә Омск өлкәсенең татар авылларын күрергә дә насыйп булды.Өлкәдә 66 татар авылы бар. Большеречинск( үзебезчә Олы Елга була инде) районының Үләнкүл авылында урта мәктәп Муса Җәлил исемен йөртә. Мәктәп ишегалдында аңа һәйкәл дә куелган. Татарстаннан ике мең чакырым читтә үз туган телебезне балалар авызыннан ишетү күңелләргә сары май булып ятты.
Кая гына барсак та "без бу газетаны яратабыз, бик эчтәлекле, - " дип торалар. Алдагы саннарны тагын да кызыклырак һәм баерак, эчтәлеклен итеп эшләрбез инде. Үләнкүлдә безне Себер татар утарында каршы алдылар. Безнең татар авылларыннан шактый аерыла. Дөресрәге, бу якларда вакыт туктап калган кебек, сугышка кадәрге көнкүреш - эш кораллары. Шуңа да аларны без балачакка кайткандай булып кызыксынып карап йөрдек.
Тайгадагы Тара
Форум үз эшен Тара каласында, Михаил Ульянов исемендәге Себер драма театры бинасында дәвам итте. Форум делегатларына бу як төбәкчеләре дә кушылып китте. Залда түбәтәйле абзыйлар һәм калфаклы ханымнар шактый иде. Алар да төбәкне өйрәнү эшенең бик кирәкле һәм вакытлы булын аңлаган, бу агымга тамчы булып кушылган милләттәшләрәбез. Гомумән, Омск якларында туган телебезне, милли традицияләребезне сакларга вакытларын да, көчләрен дә кызганмаган милләттәшләребез сокландырды. Әйе, мондый форум очрашулар бездән дә бигрәк аларга кирәк бит. Омск, Тара урамнарында "мин татар!" - дип татарча кычкырып җырлап йөреп булмый, ә җырлыйсы килә.
Тамырларда аккан татар каны бабайлардан килгән милли моңнарыбызны хәтерендә саклый. Шуңа да без килгәч алар бик сөенеп үзләренең талантларын, туган телгә, милләтебезгә мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Әле алар гына да түгел шәһәрдәге аз санлы башка милләтләр: немецлар эстоннар да алып үз сәнгатьләре белән таныштырдылар. Тиздән ил күләмендә узачак санисәп алдыннан үзеңнең миләтеңне барлау, кем икәнеңне белү һәркем өчен дә файдага гына булыр дип өметләнәбез. Җитмәсә, Себер татарларын аерым милләт итеп карарга тырышу да бар. бүлгәлә дә хакимлек ит кануны буенча эш итәргә теләүчеләр дә юк түгел, Тик без Себердән ерактагы милләттәшләребез белән бер халык бер тамыр булуыбызны аңлап кайттык.
Комментарийлар