16+

Татарстанның яңа вице-премьеры билгеле булды

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 35нче утырышында Ләйлә Фазлыева Татарстанның Премьер-министр урынбасары итеп билгеләнде.

Татарстанның яңа вице-премьеры билгеле булды

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 35нче утырышында Ләйлә Фазлыева Татарстанның Премьер-министр урынбасары итеп билгеләнде.

Шулай итеп, Ләйлә Фазлыева Татарстанның тугызынчы вице-премьеры булды. Ул моңа кадәр Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе вазифасын башкарды.

Ләйлә Фазлыева 1975 елның 25 маенда Кыргызстанның Кант районы Кант авылында туган.

1997 елда Казан дәүләт университетытның  рус филологиясе факультетын тәмамлаган. Казанның 126 мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булган.

Казанның Совет районындагы 15 мәктәпнең директоры вазифасын башкарган.

2007-2011 елларда Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары, 2011-2014 елларда Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, 2014 елның октябреннән Татарстан Президенты ярдәмчесе вазифасын башкарды.

Солтан Исхаков фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ОО, чын кунелдэн котлыйм сезне... унышлар .. куанычлар, файдалы эшлэрегез бихисап куп булсын...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Лэйлэ, давай татарны кутэр!!!

      Мөһим

      loading
      2
      X