16+

Татарстанның үз чәй фабрикасы бар?!

Без татарлар чәйне кара яндырып пешереп, аңа куе сөт салып эчәргә яратабыз. Чәй дигәндә иң элек Һиндстан, Кытай, Әзәрбайҗан илләре күз алдына килә. Әйе, чит илләрдән китерелгән тәмле чәйләрне барыбызның да эчкәне бар, ә чын татарча чәй белән сыйланганыгыз бармы?

Татарстанның үз чәй фабрикасы бар?!

Без татарлар чәйне кара яндырып пешереп, аңа куе сөт салып эчәргә яратабыз. Чәй дигәндә иң элек Һиндстан, Кытай, Әзәрбайҗан илләре күз алдына килә. Әйе, чит илләрдән китерелгән тәмле чәйләрне барыбызның да эчкәне бар, ә чын татарча чәй белән сыйланганыгыз бармы?

Лаеш районының Сокуры бистәсендә берсеннән-берсе матур исемле чәйләр чыгаралар: «Бәйрәм», «Хан», «Казан», «Тәмле»... Татарстанда чәй фабрикасы булу бер куандырса, икенчесе – аларның күбесенә татарча исемнәр бирелгән. Фабрика директоры Рамил Яруллин әйтүенчә, чәй ул тәнгә генә түгел, күңелгә дә рәхәтлек бирергә тиеш.

– Чәй атамаларын сайлаганда, аларның уңай энергия бирә торганнарына тукталабыз. «Хәерле иртә» һәм «Хәерле кич» дигәннәрен бик яратып алалар. Туристлар өчен махсус сувенир продукция чыгарабыз. Казан, Болгар, Зөя, Алабуга шәһәрләре сурәтләнгән чәй тартмаларын сувенир итеп төрәбез. Чәй тартмаларына тарихи шәһәрләр турында бераз мәгълүмат та язып куябыз, – ди ул.
Рамил әлеге предприятиене үләнле чәй эчәргә яратканга ачкан.

– Гаиләбездә чәйне үзебез әзерләгән үләннәрдән генә кайната идек. Белгечлегем буенча инженер-радиотехник булсам да, чәй бизнесын булдыру күпкә кызыклырак тоелды, – ди Рамил.

Беренче цехны алар Казанда ачкан булган, әмма экологик чиста продукт авыл җирендә җитештерелергә тиеш дигән уй белән, Лаеш районына күчергәннәр. Продуктларына хәләл сертификаты да алганнар. Якын киләчәктә гарәп илләренә дә үтеп керү идеясе бар икән.

 


Чәй турында кызыклы фактлар

Чәй – дөньяда иң билгеле эчемлек, икенче урында – сыра.

Яшел чәйдә, кара чәйгә караганда, С витамины 50 процентка күбрәк.

Пакетлы чәйнең тарихы 1904 елга барып тоташа. Нью-Йорк кешесе Томас Салливан чәйләрне кәгазь пакетта сата башлый. Бер клиенты чәйле пакетны суга ялгыш төшереп җибәрә, чәй кыяфәтенә кергәч, эчеп карый.

Җир шарында бер секундка ике миллион чынаяк чәй эчәләр.

Чәйнең ватаны булып Кытай саналса да, аны Төркия, Ирландия һәм Бөекбританиядә күбрәк эчәләр.
Чәйне Кытайда VII гасыр башында үстерә башлыйлар. Кытай теленнән ул «яшь яфракчык» дип тәрҗемә ителә. Европага исә әлеге эчемлек Португалия диңгезчеләре белән 1517 елда килеп керә. XIX гасырның уртасына кадәр чәй бары тик Кытайда гына үскән.

Беләсезме?

Чәй куагы – мәңге яшел күпьеллык куак. Ул -23°С га кадәрге кыска вакытлы салкыннарга чыдам, ләкин салкын районнарда уңышны аз бирә. Башка үсемлекләрдән аермалы буларак, чәй куагы көз көне чәчәк ата. Җимшәннәр куакларда кышлый, ә язын үсә башлыйлар; орлыклары октябрьдә өлгерә. Чәй куагының очындагы яфракларын җыялар.

Яшел чәй дә, кара чәй дә бер үк чималдан әзерләнә, ләкин эшкәртү ысулларында берникадәр аерма бар. Яшел чәйне әзерләгәндә, яфракларны ферментацияләмичә, шунда ук киптерәләр. Яфраклар яшел төсен югалтмый.

Киңәш

Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк. Аны пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкатыгыз. Аннары чәй бөртекләре салып өстенә кайнар су агызганнан соң, биш-алты минут каплап торыгыз.


 

Чәйне Кытай белән Һиндстаннан алалар, ә үләннәрне Кырым, Алтайдан, Россия төбәкләреннән кайтарталар. Үзебезнең Татарстан җирендә үстерелгәннәре дә бар.

– Үләннәрне фермерлардан да, кооперативлардан да, гади кешеләрдән дә алабыз. Үләнне эшкәртү эшенә нык-лап керешәсе бар. Бу үзебезнең халыкка акча эшләү мөмкинлеген дә бирәчәк. Аларны үлән әзерләргә өйрәтәсе килә. Чит илләрдән дүрт-биш төрле сорт чәй кайтартабыз. Аена 500 мең тартма чәй чыгарыла. Аларны кибет челтәрләренә таратабыз. Эре сәүдә челтәрләренә керү шактый вакыт һәм көч таләп итте. Анда үтеп керү – бик авыр, шулай да мөмкин булмаслык эш түгел. Синең товарың сыйфатлы булырга, аны вакытында алып барып тапшыру шартларын үтәргә тиешсең. Товарны халык яратып алса гына сатарга куялар, – ди ул.

Бүгенге көндә предприятиедә 60 төрле чәй, фитобал һәм тмин мае чыгарыла. Балны да үзебезнең умартачылардан алалар. Аңа төрле үләннәр кушып, тагын да файдалырак итәләр.

Лаеш районында урнашкан чәй фабрикасы Идел буе төбәкләрендә иң зурысы санала. Инде чит төбәкләргә барганда, күчтәнәчкә рәхәтләнеп үзебезнең чәйне алып бара алабыз. Чәйне иң яратып эчә торган халыкның үз чәй фабрикасы булу, миңа калса, менә дигән матур яңалык.

Оксана Фролова, Казан дәүләт медицина академиясенең гомуми гигиена кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы:
– Бер үк чәйне кат-кат пешерергә рөхсәт ителми. Яңа пешеп чыккан чәйне генә эчегез, суынгач, аның файдасы да калмый инде. Шунысы да бар: авызны пешерә-пешерә, кайнар чәй эчәргә ярамый. Ул авыз эчен, тамакның лайлалы тышчасын пешерә, шуның аркасында үзгәрешләр барлыкка килеп, яман чир китереп чыгарырга мөмкин. Кайнар чәй йоткылык һәм ашказанын да ярсыта. Шул рәвешле ашказаны-эчәк тракты авыруларына да китерергә мөмкин. Гомумән, чәйне яңа кайнап чыккан су белән пешермиләр. Аның температурасы 70 градус булырга тиеш, ягъни кайнап чыгып, ике-өч минут узгач кына пешерәсе. Болай иткәндә, чәй бөртекләренең файдалы үзлекләре саклана. Салкын чәй эчү дә дөрес түгел. Оптималь температура 56 градус булырга тиеш.


Яшел чәй пешерү серләре

Яшел чәйнең файдасын һәм тәмен сизү өчен аны дөрес итеп пешерә белергә кирәк.
Чәй пешерүнең классик ысулы
– җылы һәм коры чәйнек алырга (балчык, фарфор, пыяла чәйнек булырга тиеш);

– 200 мл суга 1,5-2 бал кашыгы чәй исәбеннән чәй, су салырга (тутырып бетерергә киңәш ителми, бер см булса да урын калырга тиеш);

– чәйгә кайнап торган су салмаска, суның температурасы 70-80 градустан да артырга тиеш түгел;

– чәйне пешергәндә, чәйнек борынын салфетка белән капларга. Бу чәйдәге эфир майларына очып бетәргә ирек бирми;

– 3-7 минут пешергәч, чәйне эчәргә була.

Яшел чәйне салкын көенчә дә, бик кайнар килеш тә эчәргә киңәш ителми.

 


Иң күп чәй эчә торган илләр

Төркия. Бер кешегә уртача 6,87 кг туры килә. Иң күп чәйне эчә торган ил буларак танылган әлеге ил. Үзләренең чәй плантацияләре булганга күрә, чәй монда арзан һәм ул каһвәне кысрыклап чыгарган.

Мароккода бер кеше якынча 4,34 кг чәй эчә. Монда чәй пешерүнең бик күп төре билгеле. Аеруча яшел чәйгә шикәр һәм бөтнек салып эчәргә яраталар. Аны пешерү өчен махсус металл чәйнек кулланалар.

Ирландия. Бер кешегә уртача 3,22 кг чәй. Ирландия халкы чәйне XIX гасырда гына эчә башласа да, аны куллану буенча Бөекбританияне узып китә. Бу илдә чәйне кайнар килеш сөт һәм шикәр белән эчәләр.

Мавритания – 3,22 кг. Монда чәйне каты итеп кечкенә стаканнардан эчәләр.

Бөекбритания – 2,74 кг. «Файф-о-клок» йоласы шушы илдә барлыкка килгән. Сәгать кичке биштә, бөтен эшләрен ташлап, печенье яки кекс белән чәй эчү гадәте яши бу илдә.


Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading