16+

Татлы бүләк алганда, нәрсәгә игътибар итәргә?

Яңа ел алдыннан Роспотребнадзор бәйрәмгә татлы бүләкләр сайлау буенча үз киңәшләрен бирде. Алар ведомство сайтында дөнья күргән.

Яңа ел алдыннан Роспотребнадзор бәйрәмгә татлы бүләкләр сайлау буенча үз киңәшләрен бирде. Алар ведомство сайтында дөнья күргән.

Белгечләр составында азык-төлек өстәмәләре, консервантлар булмаган кондитер эшләнмәләре сайларга киңәш итә. Алар шулай ук арахис һәм өрек төшенең аллергия үзлекләре хакында искәртә.
Моннан тыш, балаларга составында алкоголь күләме 0,5 проценттан артып киткән карамель һәм кондитер эшләнмәләре ашарга киңәш ителми.

Шуңа бәйле рәвештә, ведомствода печенье, конфет, зефир һәм как сатып алырга киңәш итәләр. Әгәр аларның эчендә уенчык бар икән, ул тиешенчә төрелгән булырга тиеш.
Шулай ук ата-аналарда тәм-томнар, балалар киемнәре һәм уенчыкларның сыйфатына карата шик туса, Роспотребнадзорның территориаль идарәләре «кайнар элемтә»ләренә мөрәҗәгать итәргә чакыралар.

Татарстанда яшәүчеләр 10-31 декабрьдә ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш көн саен 9.00-17.00 сәгатьләрдә 8(843) 221-90-16 телефоны буенча кулланучылар өчен Консультация үзәге «кайнар элемтә»сенә, шулай ук дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 10.00-17.00, җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьләрдә 8(843) 273-15-83 телефоны буенча Роспотребнадзор идарәсенә шалтырата ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading