16+

«ТАТМЕДИА» язылучылар арасында бүләкләр уйнатты

Бүләк отучылар арасында «Шәһри Казан»га язылучылар да бар.

«ТАТМЕДИА» язылучылар арасында бүләкләр уйнатты

Бүләк отучылар арасында «Шәһри Казан»га язылучылар да бар.

Ел саен «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте  газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнгәннән соң, абүнәчеләр арасында призлар уйната. Бу чара елына ике тапкыр – язгы-җәйге һәм көзге-кышкы язылу кампанияләре тәмамлангач үткәрелә.

Бу атнада 2021 елның беренче яртысына “ТАТМЕДИА” акционерлык агентлыгының кимендә ике басмасына язылган абунәчеләр арасында җиңүчеләр ачыкланды. “ТАТМЕДИА”ның киңәшмәләр залында призлар уйнату чарасы булды. Анда “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм җәмгыять җитәкчелеге катнашында лотерея уенында саллы бүләкләр ияләре ачыкланды.  Бүләкләр чыннан да шактый күркәм – электр чәйникләре, тостерлар, смартфоннар, планшетлар һәм төп бүләк – моторлы кар көрәгеч.

Әлеге чараларда соңгы елларда шактый гына игътибарга лаек  бер күренеш гадәткә кереп бара – озак еллар буена газета-журналларга язылып барган, тугры укучыны махсус бүләкләү. Быел бу чарага Арча районыннан Гөлсинә Хөснетдинованы чакырганнар. “Аның  безгә язган хаты  күңелләргә аеруча нык тәэсир итте, – диде “ТАТМЕДИА” җитәкчесе Шамил Садыйков. – Шактый еллар бу гаилә газета-журналларга күпләп язылып килә. Күптән түгел әлеге гаилә бер-бер артлы фаҗига кичергән, гомер иткән өйләре янып киткән, ул гына да түгел гаилә башлыгы мәңгелек дөньяга китеп барган. Шуңа да карамастан, бу гаилә матбугатка язылудан читтә калмаган, шактый гына газета-журналларга язылганнар. Гөлсинә апа хатында, төпчек улларына кесә телефоны бүләк итәсе килүен һәм әлеге лотереяга өмет баглавын белдергән иде. Уйлаштык та, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте исеменнән аңа смартфон бүләк итәргә булдык”.

Гөлсинә ханымның әлеге хәбәргә күңеле тулды, ул акционерлык җәмгыятенә әлеге игелекле адым өчен ихлас рәхмәтләрен ирештерде. Газета-журналларга киләчәктә даими язылып барачакбыз дип белдерде.
Аннан соң чараның кульминацион мизгелләре – бүләк уйнату бшланды. Быел лотерея уенына барлыгы 773 абүнәче катнашырга ризалык белдереп, язылу  квитанцияләрен тутырып җибәргән. Бүләкләр, әйткәнебезчә шактый саллы иде: өч электр чәйнеге, өч смартфон, өч тостер, ике планшет һәм төп бүләк – моторлы кар көрәгеч!

Шунысы куанычлы, бүләк отучылар арасында “Шәһри Казан”ны укучылар да юк түгел. Әйтик, Казаннан Нәфисә Сәйфетдинова тостер отты, Арчадан  Миләүшә Шәйхетдинова смартфон иясе булды. Төп бүләк иясе дә “безнеке” –Сабада яшәүче Кәримулла Гатауллин яздырып ала торган газета-журналлар арасында “Шәһри Казан”ның да булуы икеләтә күңелле. Укучыларбызны чын күңелдән саллы бүләкләргә ия булулары белән котлыйбыз!

Ә калган укучыларыбызга, “Шәһри Казан”га язылыгыз, язылсагыз – саллы бүләкләргә ия булырсыз дигән теләктә калабыз!

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading