16+

Тавышлансаң – 50 мең штраф 

Канун проектын Думага язгы сессиядә тәкъдим итәргә җыеналар

Тавышлансаң – 50 мең штраф 

Канун проектын Думага язгы сессиядә тәкъдим итәргә җыеналар

Шау-шулы күршеләрне тынычландыру максатыннан, Россиядә Торак кодексына төзәтмәләр кертергә уйлыйлар. Күршеләрдән зарланучылар очрый. Кемнеңдер өендә эте өрә, ремонт бара, төне буе кәеф-сафа корып утыручы гаиләләр дә җитәрлек.

Депутатлар тәкъдим иткән тынлык турындагы канунны кабул итсәләр, йортларда 23 сәгатьтән алып иртәнге 7гә кадәр тавышланырга рөхсәт ителмәячәк. Моның өчен җәзаны да катгыйландырырга телиләр, фатир хуҗасы аена ике тапкырдан да күбрәк тынычлыкны боза икән, 5 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф түләттермәгәйләре. 

Хәзер тынычлыкны йортта яшәүчеләр үзләре дә саклый анысы. Күп йортларның социаль челтәрләрдә төркемнәре бар. Берәрсе перфоратор белән эшли башлыймы, ир белән хатын талашамы, шунда язмый калмыйлар. Шикаять белдерәләр. Язып кына шау­-шулы күршеләрне туктатып булмый шул. Канун проекты нигезендә, гаугалы күршеләрдән идарәче компаниягә барып зарланырга да мөмкин булачак, имеш. Нигәдер идарәче компанияләр бу хәбәргә артык сөенми бугай. Тынычлыкның ни дәрәҗәдә бозылганын ничек билгеләсен алар? Махсус җайланмалары да юк лабаса. 

Торак йортта урнашкан кафеларга тавышланган өчен аерым җәза – 50 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф каралган. Моннан тыш, кафе эшчәнлеген вакытлыча туктатып та торырга мөмкиннәр. Канун проектын Думага язгы сессиядә тәкъдим итәргә җыеналар. 

Марсель Шаһидуллин, ­Дәү­ләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль орга­ны эчке базарны үстерү һәм коор­динация­ләү бүлеге җитәкчесе:
– «Кичке сәгатьләрдә гражданнарның тынычлыгын саклау турында»гы 3нче канун нигезендә (2010 елның 12 гыйнварыннан гамәлдә) эш көннәрендә – 22.00 сәгатьтән иртәнге 6га кадәр, бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә 22.00-9.00 сәгатьләрдә шауларга, тавышланырга ярамый. Тынлыкны боза торган чыганак­ларга телевизор карау, радио кычкыртып тыңлау, кинәт кычкыра башлаган сигнализация тавышы, пиротехник чаралар куллану, музыка уен коралларында уйнау, кычкыру, сызгыру, башка шуның ише тавышланулар керә. Тынлык турындагы канунны бозган өчен 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр бер кисәткәннән соң икенче кат тынлыкны бозалар икән, административ штраф 1,5 меңнән алып 2 мең сумга кадәр салына. Тавышланган күршеләрне тынычландыру өчен, башта үзләре белән сөйләшеп карарга кирәк. Күп очракта, уртак телгә килеп, проб­леманы хәл итәргә була. Әгәр сөйләшүдән дә файда юк икән, участок инспекторын чакыртырга була. Шау-шулы күршеләргә коллектив, ягъни йортта яшәүче берничә кеше шикаять белдерсә, нәтиҗәлерәк булачак. 
 

Шул ук вакытта төнлә шауларга рөхсәт ителгән сәбәпләр дә бар. Әйтик, һәлакәтне булдырмый калу, кемнедер коткарганда, гомергә куркыныч янаганда кычкырырга кирәк булганда, дини кануннар белән бәйле: азан әйтү, намаз уку, бәйрәм уңаеннан массакүләм мәдәни чаралар уздыр­ган вакытта тавышлану канун бозу булып саналмый. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading