16+

Төбәкләр арасында элемтәләр туктатыла. Бу дөресме?

Күптән түгел Россия төбәкләре арасында элемтәләрне туктатачаклар дигән сүз чыкты. Утсыз төтен булмый, диләр. Бу “төтен”генәме?

Төбәкләр арасында элемтәләр туктатыла. Бу дөресме?

Күптән түгел Россия төбәкләре арасында элемтәләрне туктатачаклар дигән сүз чыкты. Утсыз төтен булмый, диләр. Бу “төтен”генәме?

Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина туры эфирда шул сорауга җавап бирде.

- Күптән түгел Россия төбәкләре арасында элемтәләрне туктатачаклар дигән сүз чыкты. Утсыз төтен булмый, диләр. Бу “төтен”генәме?

- Яңа коронавирус инфекциясе белән 9 ай көрәшүне исәпкә алсаң, Россия төбәкләре арасында чикләрне ябуның нәтиҗәсе юк. Бу пандемия башында кирәкле иде. Шул рәвешле без бер субъект территориясендә авыручылар санын киметә алдык. Хәзер исә, массалы рәвештә инфекция таралганда, болай эшләү кирәкми. Төбәкләр ябылачак дип куркырга кирәкми.

Әмма хәзер Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан төрле чикләүләр кертелә. Шуңа да берәр кая кунакка барыр алдыннан ул региондагы чикләүләр хакында алдан белешергә кирәк, - диде Марина Патяшина. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading