16+

Әтәчнең читәннән егылган чагы

1-3 декабрь көннәрендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» повесте буенча спектакль премьерасы булды. Журналистлар исә аны премьерага кадәр бер көн алдан, прогон вакытында карады.

Әтәчнең читәннән егылган чагы

1-3 декабрь көннәрендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» повесте буенча спектакль премьерасы булды. Журналистлар исә аны премьерага кадәр бер көн алдан, прогон вакытында карады.

Бу пьесага Камал театры баш режиссеры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев берничә ел элек алынмакчы булган инде. Ходайның «Амин» дигән сәгате җиткән, күрәсең, Аяз Гыйләҗевнең 90 еллык юбилее алдыннан халык арасында танылган әсәрләренең берсе театр сәхнәсенә менде. Заманында татар прозасы һәм драматургиясе классигы «Әтәч менгән читәнгә» һәм «Җомга көн кич белән» әсәрләре өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Повесть үзе 1979-1980 елларда язылган.

Спектакль гап-гади вакыйга – әтәчнең читәнгә менүеннән башланып китә. Югыйсә кемнең генә әтәче читәнгә менми дә, канатларын җәеп, дөнья патшасы кебек кычкырмый инде. Гөнаһ шомлыгына каршы, бу әтәч читәнгә менеп кенә калмый,
аннан егылып төшеп, ике гаиләнең – ут күршеләрнең – үзара ызгышына китерә. Дөрес, бу әрләшү тамырлары ераккарак – озак еллар ике арада барган көнчелек, нәфеслеккә барып тоташа. Күршеләр бер-берсеннән шулкадәр көнләшеп яши ки, хәтта
бала саны буенча ярыша башлый.

Тамашачылар өчен бу премьера Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллинның театрга кайтканнан соң беренче роле буларак та истә калачак. Спектакльдә ул гармун тотып та чыкты әле. Монысын тамашачы аеруча да үз иткән. Актер төп
рольләрнең берсе – Бөек Ватан сугышы ветераны Сәләхетдин образында иде. Гаилә башлыгы буларак, ул үзсүзле, әйтсә, таш яра торган кеше. Күршесе Мирфатыйх (Татарстанның атказанган артисты Минвәли Габдулла) та нәкъ шундый ук холыклы. Татарстанның һәм Россиянең
халык артисты Равил Шәрәфиев Язкилде авылының аксакал карты – Хәйретдин агай. Шунысы игътибарга лаек: авылда бер генә кешене
дә «агай» дип йөртмиләр, «абый», «карт» диләр. «Агай» сүзе белән үк авылдашларының бу картка ихтирамы, хөрмәт белән каравы чагыла. Спектакльдә һәр авылның нәсел җепләрен, үткәнне истә торган үз Хәйретдин агасы бардыр дигән фикер сизелә. Равил Шәрәфиевнең роле зур булмаса да, олы, мәртәбәле артистның үзенә туры килгән образы, яңгыраткан төпле фикере белән спектакльнең төп персонажларының берсенә әйләнде дә куйды.

Элек Рамил Төхвәтуллин белән парлашып, Галиябану, Мәйсәрә рольләрен башкарган Илсөя Төхвәтуллина (Татарстанның халык артисты) бу юлы да аның хәләл җефете ролендә. Ләкин нечкә күңелле, сылу кыз түгел инде, ә тормыш күргән, юан билле авыл хатыны – Гөлбикә. Җиде бала анасы образын бик килешле башкарды ул. Күршесе, көндәше – Гөлмәрьям – Гүзәл Шакирова шулай ук авыл хатыннары роленә ышанычлы кергән. Аның башына матур-
лап япкан яулыгын, йон оекбашларын, көндәш гаиләсенә караганда йөзен чытуларын тамашачы озак истә калдырачак әле. Яшьләрдән шәфкать
туташы Вәзилә образында булган Гөлчәчәк Гайфетдинованы билгеләп үтәсем килә. Гөлчәчәк биредә кырыс, кайвакыт дорфа, горур, үз максатына
ирешү өчен кеше өстеннән йөрүне дә күп сорап тормый торган кияүгә чыкмаган кыз образында. Актерларның ара-тирә фотога төшкән кебек оеп
калулары характерлар кискенлегенә, геройлар арасында булган каршылыкка басым ясый кебек. Спектакль исә башыннан ахырына кадәр ике гаилә арасында барган эстафетаны хәтерләтте.

Спектакльнең инсценировкасын Камал театры актеры Илтөзәр Мөхәммәтгалиев (Татарстанның атказанган артисты) белән берлектә Фәрит Бикчәнтәев үзе төзегән. Режиссер татар театрында яңа алымнар, яңа юллар эзләвен дәвам итә. Бу юлы ул Аяз Гыйләҗевнең сүзен спектакльдә этюд ысулын кулланып саклап кала алган. Шуңа да кайвакыт үзеңне радиоспектакль тыңлап утырган кебек хис итәсең.

Театр белгече, тәнкыйтьче Нияз Игъламов та бу әсәр өчен этюд ысулын иң кулай алым, ди. 
– Гадәттә, пьесаларның структурасы шул ук кала, драматурглар яңа темалар гына алып килә. Әйтик, XVIII гасырда язылган пьесалар Россиядә
дә, Англиядә дә, Франциядә дә бер төрле классицизм стилендә язылган. Бик сирәк очракта драматург структураны үзгәртә. Менә монда да шул ук күренеш. Артист чыга да ремаркада язылган сүзләрне монолог иттереп сөйли башлый. «Әтәч менгән читәнгә» – чәчмә әсәр. Монда автор фикере, автор сүзе бик көчле. Спектакльне эшләгәндә, аның йөзе югалганын күрдек. Аны булдырмас өчен, режиссер геройларга автор монологларын бирде, – ди Нияз Игъламов.

Шулай ук әсәрдә персона белән персонаж аермасы да ярылып ята. Әйтик, скрипкачы Татьяна Ларина спектакльдә үзе булып уйный. Аккордеон, фортепиано, контрабаста уйнаучылар да шундый ук рольләрдә.
Спектакль барышында геройлар башкарган җырлар миңа антик спектакльдәге хорны хәтерләтте. Аның да максаты – геройларны, вакыйгаларны фаш итү, тамашачының күзен ачу. Җырның сүзләре дә (текст авторы – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев), көе дә (композитор – Эльмир Низамов) спектакльне тирәнрәк ачарга ярдәм итә.

Нияз Игъламов сүзләренчә, бу әсәре белән Аяз Гыйләҗев нинди дә булса проблеманы чишү өчен татар халкына берләшергә, күрше белән күршегә, туган белән туганга ызгышып яшәмәскә өнди. Режиссер да шушы фикерне алга сөргән.
– Татарларны берләшүгә өндәү – Аяз Гыйләҗев иҗатының төп темаларының берсе. Ул аның барлык әсәрләрендә дә кызыл җеп булып бара. Ул үзе үк: «Күп милләтле татар халкын күтәрәм мин», – дигән. Фәриткә дә бу тема якын. Бигрәк тә бүгенге
сәяси хәлләр вакытында. Спектакль ярты ел алдан эшләнә башлады. Ул вакытта фикерләр һавада гына йөри иде әле, ләкин үзгәрешләр сизелде. Режиссер шуларны тоемлап алды. Әле күрәселәр алда безнең. Бу вазгыятьтә ике генә юл бар: йә тыныч кына үз урыныңда утырасың, йә законлы юл белән халык күзен ачасың, – ди Нияз Игъламов.

Бер караганда, спектакльдә күтәрелгән проблема гадәти күренеш. 80нче елларда ике күрше ызгышса, авылда сөйләрлек гайбәт булыр иде. Ә хәзер күрше белән күрше, туган белән туган бөтенләй аралашмый, бер-берсен белмәгән заман өчен шаккатмалы хәл түгел бу. Ләкин автор да, режиссер да әсәрдә аерым кешеләргә генә тукталдымы икән? Монда татар халкы, Татарстан турында сүз бармыймы соң?

PS.: Актерлар сәхнәгә чыкканчы, Фәрит Бикчәнтәев: «Аңлыйсыздыр инде, бу спектакль түгел, бу – прогон. Ул әле өч көн сәхнәдә барганнан соң гына спектакль булып җитлегәчәк», – дип кисәтеп куйды. Димәк, премьераны карарга өлгермәгәннәр
иң бәхетле тамашачы – алар 27 декабрь көнне инде «өлгергән» спектакльне тамаша кыла алачак.

Риф ЯКУПОВ фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading