16+

Теге дөньядан кире кайткан

Сарманда яшәүче 30 яшьлек Иванны (исеме үзгәртелде) район үзәк хастаханәсе табиблары теге дөньядан кире кайтарган.

Сарманда яшәүче 30 яшьлек Иванны (исеме үзгәртелде) район үзәк хастаханәсе табиблары теге дөньядан кире кайтарган.

Иван бик озак вакыт дәвамында үпкә вентиляциясе системасына тоташтырылган булган. Ләкин Иванның трахеясында җөйләр барлыкка килгән. Сулыш алу юлына зыян килеп, ир-егетнең тыны кысыла, суларга һава җитми башлый. Иван аңын югалта башлагач, шундук “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Егеткә вакытында ярдәм күрсәтелмәгән очракта, аның трахеясы җөйле тукыма белән капланып, әлеге хәл фаҗигале тәмамланырга мөмкин булган.

Сарман районы үзәк хастаханәсенә егет үлем хәлендә китерелгән. Табиблар ничек ярдәм итәргә белмәгәч, видео аша Республика клиника хастаханәсендәге коллегаларына мөрәҗәгать иткән. 

Мөрәҗәгать 7:30 сәгатьтә кабул ителгән, Казан табибы 8:15 сәгатьтә вертолет белән районга юл тоткан. Табиб килгәндә, Иван аңсыз яткан. Трахеядагы яктылыкның диаметры нибары 2 миллиметр булган, һава кермәгән диярлек.

Республика клиника хастаханәсенең торакаль хирургия бүлеге (күкрәк читлеге органнары хирургиясе) мөдире Евгений Тришин трахеяны киңәйтү буенча операция ясаган. Гадәттә, мондый операцияне Россиянең алдынгы клиникаларында гына ясыйлар. 

Бу операция – Иванны коткару, яшәтү өчен бердәнбер чара булган. Шулай итеп, егет Казан һәм Сарман табиблары ярдәме белән исән калган. 

Фото: pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading