16+

Теләче сандугачы Рафис Гусамов: “Бездә җырламаган кеше баян тотмый”

Авылларда яшәүче моңлы башкаручыларны барлауны дәвам итәбез. Чираттагы сәяхәтебез – Теләче районына. Теләче сандугачы Рафис Гусамовка – 52 яшь, ул Урта Мишә авылыннан.

Теләче сандугачы Рафис Гусамов: “Бездә җырламаган кеше баян тотмый”

Авылларда яшәүче моңлы башкаручыларны барлауны дәвам итәбез. Чираттагы сәяхәтебез – Теләче районына. Теләче сандугачы Рафис Гусамовка – 52 яшь, ул Урта Мишә авылыннан.

Мәктәптән соң Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган. Югары белем алганнан соң авылга кайтып төпләнә. 

Авылның табигате үзенә тартты. Шәһәрдә яшәргә кызыкмадым, хәзер дә кызыкмыйм”, –  ди ул. – Әти-әнием – гади авыл кешеләре, терлекчеләр. Гаиләдә биш бала үстек, мин – төпчеге. Аллаһка шөкер, барыбыз да исән-сау, аралашып яшибез. Унике ел дәвамында юл идарәсендә мастер булып эшлим. Эшемне яратып башкарам.

– Үзе уйнап җырлаучылар сирәк бит, Рафис абый...

– Бездә җырламаган кеше баян тотмый, барысы да җырлый. Авылда 35ләп гармунчы бар иде. Берсе дә каядыр барып махсус белем алмаган, гармунда уйнарга үзләре өйрәнгән. Элек яшьләр көн саен гармуннар белән җырлашып урам әйләнә иде. Мин дә шул абыйлардан кызыгып гармунда уйнарга өйрәндем.

– Бу осталыгыгызны кайда күрсәтәсез?

– Район күләмендә үткәрелә торган үзешчәннәр конкурсларында катнашабыз. Призлы урыннар алып кайткан булды. 

– Сәхнәгә чыгарга оялмыйсызмы?

– Юк. Еллар буе тупланган тәҗрибә бит ул. Сүз дә юк, каушата. Сәхнәгә чыккач, өйдәге кебек батыраеп җырлап булмый. Әмма соңгы арада бик җырламыйм. 

– Ни өчен?

– Ике ел элек гаиләбезгә бик зур кайгы килде. 27 яшендә улым Булат яман чирдән вафат булды. Гаиләсе бар иде, улы калды. Онык белән аралашып торабыз, үзебез дә барабыз, алар да авылга кайта. Кызым Сөмбел бар. Ул гаиләсе белән Казанда яши. 

– Тормыш иптәшегез кайда эшли?

– Җәмәгатем Гөлүсә авылдагы башлангыч мәктәптә эшләде. Мәктәпне япкач хәзер өйдә, хуҗалык эше дә җитәрлек бит.

– Авылыгызда борчыган проблемалар бармы?

– Яшьләр авылда калмый, калага китә, йортлар бикләнә – иң борчыганы шул. Безнең авылда 40лап хуҗалык бар.

– Авылда калган халык ничек көн күрә?

– Күпләр җир белән шөгыльләнә, үзебезнең дә җирләр бар. Икмәк, печән үстерәбез, терлек асрыйбыз.

– Яраткан җырчыгыз бармы?

– Эльмира Сөләйманованың җырларын бик яратып тыңлый идем. Авылда яшәүче халык концертларны телевизордан карый бит инде ул. Әмма авыл кешесе карый алган вакытта телевизорда юньле концерт күрсәтмиләр. Төнге сәгать 10нан соң концерт карап утырып булмый. 

Рафис абый белән озаклап сөйләшеп булмады. Ул безгә әзерләп килгән җырын башкарды да: “Асфальт салабыз, кызу вакытка туры килдегез, мине эштә көтәләр, ачуланмагыз, яме”, - дип ашыга-ашыга эшенә чапты. 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading