16+

Телеңә һәм милләтеңә тугърылык сакла!

Милләттәшләребез дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән. Тырышлыклары белән кайда да матур яшиләр. Телне югалтучылары да шактый, ләкин алар барыбер – татарлар...

Телеңә һәм милләтеңә тугърылык сакла!

Милләттәшләребез дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән. Тырышлыклары белән кайда да матур яшиләр. Телне югалтучылары да шактый, ләкин алар барыбер – татарлар...

Укучыларыбыздан җанисәп вакытында кем булып язылачакларын сораштык.
Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты, профессор:
 – Кострома өлкәсе губернаторы бер очрашу вакытында: “Татарлар тырыш һәм максатчан халык”, – дип әйткән иде. Милләттәшләребез дөньяның төрле кыйтгаларына сибелгән. Тырышлыклары белән кайда да матур яшиләр. Телне югалтучылары да шактый, ләкин алар барыбер – татарлар. Үзләрен татар, дип яздырачакларына өметләнәм. Мин – татар, бу минем иманым. Татар – дөньяның матур киләчәге өчен кирәкле халык ул.

Нәҗибә Сафина, шагыйрь:
– Кызганыч, ни укымышлы татар халкы газета һәм журналларны күпләп яздырып алмый башлады. Вакытлы матбугатка язылучылар – каһарманнар алар. Татар өстән бирелгән күрсәтмәне үтәргә күнеккән, үлсә – үлә, ләкин үти. Республика җитәкчеләренең, урыннардагы җирле хакимият вәкилләренең телевидение-радио һәм социаль челтәрләр аша милләттәшләребезгә “татар” булып язылыгыз, дигән мөрәҗәгать-күрсәтмәләре кирәк.

Энҗе Даутова, пенсионер:
– Казахстанда туып-үстем. Гаиләбездә ана телебездә сөйләштек, казах телен дә белдек. Олыгайган көндә Татарстаныбызга күченеп кайту насыйп булды, Аллага шөкер. Ерак җирләрдә яшәгәндә милләтеңнең, татарның янәшәңдә юклыгы нык сиздерә. Муллыкта яшәсәң дә, хөрмәт күрсәтсәләр дә, синең җаның ятим. Милләтебезне, татар матбугатын саклыйк, татарлыгыбызны югалтсак, кире торгыза алмаячакбыз.

Шамил Якупов, хезмәткәр:
- “Россия Студентлар Отрядлары” иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеген җитәклим. Төзелеш отрядлары белән башка төбәкләргә барганда, татарларга хөрмәт белән караганлыкларын күрәбез. Кызганыч, мин ана телемдә авыррак сөйләшәм. Әмма бер вакытта да үземнең татар булганлыгыма кимсенмәдем. Җанисәптә дә татар булып язылам. Форсат чыккан чакларда татар телендә аралашырга тырышам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading