16+

“Телебез бик матур, бик бай. Ул дәүләтле тел. Ул тарихлы тел”: Парламент дәресенә нәтиҗә

Татарстанда 13 нче ел инде парламент дәресләре үткәрелә. Аның максаты — яшь буынны сәяси тормыш, илебезнең Конституциясе, законнар белән таныштыру.

“Телебез бик матур, бик бай. Ул дәүләтле тел. Ул тарихлы тел”: Парламент дәресенә нәтиҗә

Татарстанда 13 нче ел инде парламент дәресләре үткәрелә. Аның максаты — яшь буынны сәяси тормыш, илебезнең Конституциясе, законнар белән таныштыру.

Укучыларны бу дәресләргә тагын да җәлеп итәр өчен ел саен иҗади бәйге үткәрелә. Быел ул “Татарстан — уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге - республиканың төп байлыгы” темасына багышланган. Җиңүчеләр Дәүләт Советында бүләкләнде. Аларга дипломнар, китап кибетенә сертификатлар тапшырылды.

Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Россиядә 190 милләт булса, республикада шуларның 173енең вәкилләре бердәм һәм дус булып яши.

“Үз телен, буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләрен, йолаларын онытырга теләгән милләт юк. Безнең тормышыбыз шуңа корылган да”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул йолалар, гореф-гадәтләр һәм халыклар дуслыгы парламент дәресләре кысаларында үткәрелгән иҗади бәйгедә дә чагылыш тапкан һәм Фәрит Мөхәммәтшин балаларның иҗат җимешләрен югары бәяләде. Сүз уңаеннан, эссе, инша, рәсем, видеоролик һәм мәктәп проектларында быел барлыгы 373 укучы катнашкан.

“Сез элиталы, иҗади балалар. Безне алда көтә торган халык санын алуны да, Дәүләт Думасына сайлауларны да, Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга һәм илебезгә юлламасын да яхшы аңлыйсыз. Болар барысы да безгә җаваплылык өсти”, - диде Парламент Рәисе балалар алдында чыгыш ясап.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов парламент дәресләре укучыларны республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына якынрак итү, “бер-береңне ишетә һәм тыңлый белү өчен матур чара”, дип бәяли.

“Телебез бик матур, бик бай. Ул дәүләтле тел. Ул тарихлы тел. Әгәр дә без рухи байлыгыбыз дип кабул итәбез икән, әлбәттә телебезнең киләчәге матур булыр”, - дип өмет баглады Марат әфәнде.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да Парламент дәресләре кысаларында, күп чаралар үткәрелүен искәртте һәм җиңүчеләрне тәбрикләде.

“Парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә дә диярлек, депутатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашында үтте. Парламент дәресе — безнең бөтен илебез өчен үрнәк булырдай дәрес”, - дип ассызыклады министр.


Лилия Локманова

Фото: gossov.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading