16+

«Телебезне югалтсак, оныкларыбыз күзләренә ничек карарбыз?!»

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышында төп игътибар узып баручы елга нәтиҗәләр ясау һәм киләсе елга эш планын кабул итүгә багышланган булырга тиеш булса да, сүз, асылда, соңгы айларда татар җәмәгатьчелеген борчып торган тел мәсьәләсе тирәсендә барды. Башка тармакларда проблемалар күп булса да, игътибарны иң беренче чиратта телебезне саклауга юнәлтәсе иде, диделәр бертавыштан чыгыш ясаучылар.

«Телебезне югалтсак, оныкларыбыз күзләренә ничек карарбыз?!»

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышында төп игътибар узып баручы елга нәтиҗәләр ясау һәм киләсе елга эш планын кабул итүгә багышланган булырга тиеш булса да, сүз, асылда, соңгы айларда татар җәмәгатьчелеген борчып торган тел мәсьәләсе тирәсендә барды. Башка тармакларда проблемалар күп булса да, игътибарны иң беренче чиратта телебезне саклауга юнәлтәсе иде, диделәр бертавыштан чыгыш ясаучылар.

Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, тиздән Думада милли телләр турында тыңлаулар булачак.

– Туган телләрне саклау буенча комплекслы эш алып барырга кирәк. Әлеге мәсьәлә белән төбәкләр генә түгел, федераль үзәк тә шөгыльләнергә тиеш. Телләрне саклауга гарантияне дәүләт бирә бит. Аны тормышка ашыру өчен бик күп программалар булсын. Милли телләр буенча төбәкләрдән бик күп тәкъдимнәр алдык. Аларны Россия Мәгариф министрлыгына җибәрдек. Телләрне саклауны тынычлап кына хәл итеп бетерәбез дип утырырга ярамый. Болар турында бик күп сөйлибез, кызганычка каршы, очына чыга алганыбыз юк, – диде Илдар Гыйльметдинов.

22 тәкъдимнән торган мөрәҗәгатьнең иң мөһим пунктларына да тукталып үтте ул. Алар арасында Халыкара туган тел көне уңаеннан фәнни-гамәли конференцияләр уздыру, туган телләрне өйрәнүче галимнәр, белгечләр төркемнәренең санын киметмәү, авыл җирендә яшәүче балаларга, тел белгечләрен әзерләүгә игътибарны арттыру, халыклар телләрен саклау буенча фундаменталь хезмәтләр булдыру, ике телдә укыта торган укытучылар әзерләп чыгару, Мәгариф министрлыгы каршында милли мәктәпләр институын кайтару, дәүләт телләре буенче олимпиадалар үткәрү, милли телләр укыту буенча мәгариф үзәкләре булдыру кебек тәкъдимнәр бар.

Утырышта чыгыш ясаучылар сүзләренчә, туган телне өйрәнүне гаиләгә генә тапшырып калдырырга кирәк түгел. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мәчетләрдә татар телен укыту дәресләрен, курсларын ачарга тәкъдим итсә, Ульяновск өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин телне өйрәтүне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк дигән фикердә тора.

Тормышның ачысын-төчесен күргән әби-бабайларыбыз, барысына да түзәрбез, сугышлар гына булмасын, диләр иде. Ә безгә, 21 нче гасырда, телебезне генә алмасыннар, диясе кала. Телебезне югалтсак, оныкларыбыз күзләренә ничек карарбыз. Күп кенә әти-әни балаларын татарча укытасы килми. Дәреслекләр дә, мәктәпләр дә, укытучылар да бар укытырга, әти-әниләр генә битараф. Татар телен укытуны балалар бакчасыннан ук өйрәтә башларга кирәк. Якшәмбе мәктәпләрендә, мәчетләр каршында дәресләр оештырырга кирәк. Телне саклау өчен шул мөмкинлекләрне дә кулдан ычкындырмыйк. Бала белән өйдә татарча сөйләшеп, телне өйрәтеп була, ә мәдәниятебез, тарихыбыз, милләтебез каһарманнары турында аларга мәгълүматны гаиләдә биреп бетереп булмый. Боларны мәктәптә генә өйрәнәләр. Милли горурлыгыбызны югалтмыйк, горур булыйк. Россиядә кайчандыр дәүләт тоткан ике генә милләт бар. Аның берсе руслар булса, икенчесе руслар. Балаларыбыз менә шулар турында белеп, милләтләре белән горурлансыннар иде, – дип сөйләде ул.

Свердловск өлкәсе татар конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллина да чыгышы башында, Урал татарлары эшчәнлеге турында сөйлисе урынга, җаныбызны борчыган тел мәсьәләсенә тукталасым килә, диде. Аныңча, ата-аналар балаларын татар телендә укытудан курыкмаска тиеш.

– Татар мәктәбендә укыдым, 36 ел чит төбәктә руслар арасында яшәсәм дә, татарча уйлыйм, татарча фикерлим, татарча яшим. Татар мәктәбендә укуым миңа рус телендә ике югары белем алырга комачауламады. Рус телендәге текстларны төзәтәм, язам. Син ничек рус теле кагыйдәләрен шулай яхшы беләсең дип сорыйлар. Сез рус телен беләсез, ә без аны өйрәндек, дип җаваплыйм. Татарча укудан курыкмаска кирәк. Башта татар мәктәпләре бетсә, алар артыннан укучылары булмагач, татар телендәге газета-журналлар ябылса, телевидение эшләүдән туктаса, без кая барып җитәрбез. Тел ул безне милләт буларак саклаучы бердәнбер хәзинә. Телне онытмыйк, саклыйк, кадерен белик, – диде ул.


Фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading