16+

Телеңне «тешлә»-акчаң югалмас

Байларны тыңласаң, алар һәрвакыт: ”Акча юк”, - дип сөйләнә. Һәм бик тә дөрес эшлиләр.

Телеңне «тешлә»-акчаң югалмас

Байларны тыңласаң, алар һәрвакыт: ”Акча юк”, - дип сөйләнә. Һәм бик тә дөрес эшлиләр.

«Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең мошенниклыкка каршы көрәш бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Рәүф Низамов, кирәксә-кирәкмәсә дә, мактанып сөйләшмәскә киңәш итте.

- Бигрәк тә социаль челтәрләрдә машина яки башка кыйммәтле әйбер сатып алырга җыенабыз, дип язмагыз. Интернетка паспорт һәм башка шәхси мәгълүматларыгызны урнаштырмагыз. Моннан мошенниклар файдаланырга мөмкин, - диде полиция капитаны Рәүф Низамов.

Казанда быелның биш аенда мошенниклык эчтәлегендәге 1800 җинаять очрагы теркәлгән. Шуның 1301е кәрәзле телефон һәм Интернет челтәрен кулланып эшләнгән. Хәзергә әлеге төр җинаятьләрнең елына 11-15 проценты гына ачыклана. Рәүф Низамов сөйләгәнчә, элемтә бик нык яшертен рәвештә башкарыла, “чыбык очы” Кипрга һәм Европадагы башка илләргә китеп  югала.

Мошенниклар һәм алдакчылар корбаны булмас өчен гап-гади кагыйдәләрне исегездән чыгармагыз. Үзегезнең банктан “иминлек хезмәте” дип шалтыратсалар һәм, хәтта, банкның таныш телефоны экранда чыкса да, банк картагызның яшерен кодын әйтмәгез.

- Сөйләшә алмыйм, дип, элемтәне өзегез, бернинди мәгълүмат бирмәгез. Банкка үзегез белгән телефоннарга шалтыратып ачыклагыз. 99 процентта банктан андый шалтыратулар булмый, - дип кисәтте полиция капитаны.

Интернет аша әйбер сатырга белдерү куйган очракта да, сак булыгыз. “Бик ошаттым, нинди бәягә дә сатып алам, банк картагызның саннарын җибәрегез”,-дип “сайраган”, ул гына да түгел пин-кодны сораган кешегә ышанмагыз. Акча күчерү өчен банк картасындагы 16 саннан торган номер да җитә, бернинди пин-код та зарур түгел. Әгәр барлык яшертен саннарны да әйтсәгез, банк картагыздагы акча очачак.

Куен дәфтәренә:
- ”Бүләк оттыгыз”, дигән хәбәргә аванс күчермәгез;
- ”Туганыгыз юл һәлакәтенә очрады, акча кирәк”, - дигән сүзләргә ышанмагыз, акча җибәрмәгез;
-  Онытмагыз, социаль яклау органнары телефон аша дару сатмый, андый ялган хәбәргә акча күчермәгез;
- Тукталышларга яки баганаларга ябыштырылган кредит ярдәме белдерүләреннән файдаланмагыз.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading