16+

Телевизор Яшел Үзән районына китте

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте тугызынчы ел язылу кампаниясе төгәлләнү уңаеннан абуначеләр арасында акция уздыра. Быел да өч һәм аннан да күбрәк басмага алты айга язылучылар истәлекле бүләкләр отты.

Телевизор Яшел Үзән районына китте

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте тугызынчы ел язылу кампаниясе төгәлләнү уңаеннан абуначеләр арасында акция уздыра. Быел да өч һәм аннан да күбрәк басмага алты айга язылучылар истәлекле бүләкләр отты.

Акциядә Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Татарстанның 40 районыннан 120 кеше катнашты. 15 кеше җылы йон одеялга ия булды. Алар арасында иң өлкән газета укучыбыз Яшел Үзән районыннан Габбас Сираҗиев та бар. Аксубайдан Геннадий Горбуновка икеләтә бәхет елмайды. Ул одеял да отты, “Чаян” журналыннан махсус бүләк – чәйнек тә аныкы. Өч язылучы фотоаппаратлы булды. Ә иң төп бүләк – смарт телевизор Яшел Үзән районыннан Рамил Тимергалиевка чыкты.

Бүләкләр уйнатуны күзәтергә даими укучыларыбыз шагыйрь Шаһинур Мостафин белән Әнвәр Гыйниятуллин да килгәннәр иде. Әнвәр абый “Шәһри Казан”ны озак еллар яздыра. Газетабызга иң изге теләкләрен җиткерде ул. 70 яше тулса да, активлыгына күз тимәсен. Җәмгыять эшләрендә дә катнаша, биш тапкыр донор булган кеше, туган нигезе Питрәч районы Татар Тау Иле авылына кайтып йөри, гармунда уйный. Быел тугыз газета-журналга язылган. “Әнием укытучы иде минем. Матбугатка мәхәббәт каныма сеңгән, газета укырга ярату – геннар аша күчә торган гадәт, ана сөте белән кергән әйбер. Беренче класска укырга кергәнче үк “Яшь ленинчы” газетасын укый идек, китапханәдә укымаган китап калмый иде. Өч баламны да, оныкларымны да матбугатка тарта алдым, без гаиләдә бары татарча гына сөйләшәбез. Мәктәпләрдә атнасына унар сәгать татар телен өйрәтсәләр дә, гаиләдә телгә хөрмәт юк икән, туган телне саклап,күңелгә сеңдереп булмый, дип саныйм, –ди Әнвәр абый. Былтыр ул йон одеял откан булган. Быел исә аңа даими укучы буларак, “Татмедиа” җәмгыятеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

Җиңүчеләр исемлеге:

15 йон юрган:
1. Рәдисә Хайруллина, Арча районы
2. Ф.Фатыйхова, Менделеевск районы
3. Чулпан Кәримова, Балтач районы
4. Сания Мостафина, Яшел Үзән районы
5. Гөлназ Шиһабетдинова, Яшел Үзән районы
6. Габбас Сираҗиев, Яшел Үзән районы
7. Раушания Баһаветдинова, Әгерҗе районы
8. Сиринә Галиева, Азнакай районы
9. Эльмира Мортазина, Тукай районы
10. Рәзинә Мухиярова, Яр Чаллы
11. А. Миңнуллина, Буа районы
12. Гөлүзә Хәмитова, Тукай районы
13.  Анна Шурунова, Зәй районы
14. Геннадий Горбунов, Аксубай районы
15. Сиринә Хәмидуллина, Бөгелмә районы  

3 фотоаппарат:

1. Гүзәл Дәүләтшина, Апас районы
2. Сания Тимуршина Яшел Үзән районы
3. Нияз Мингалиев, Казан

Телевизор:

4.  Рамил Тимергалиев, Яшел Үзән районы

Эльвира Исмәгыйлева, “Татмедиа” җәмгыятенең генераль директоры урынбасары:

– “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте республикада иң эре медиа компанияләрнең берсе. Аны карамагында рус, татар, чуваш, удмурт телендә 98 газета, 14 журнал, ике дәүләт телендә 17 телеканал, 10 радиоканал, 72 сайт, “Татар информ” мәгълүмат агентлыгы, иң зурлардан саналган “Идел-пресс” нәшер итү комплексы. Моннан тыш “ Татмедиа” тарафыннан әзерләнгән татар телендә басыла торган “Без бергә” газетасы 78 меңнән артык тираж белән Россиянең 15 субъектында тарала. Басма матбугатның гомуми тиражы соңгы яртыеллык язылу нәтиҗәләре буенча 250 мең 970 экзепляр. Даими, тугры укучыларыбыз җитәрлек. Оператив яңалыкны аеруча яшьләр интернет сайтлардан укый. Шуңа да һәр басма матбугатның электрон версиясе дә бар. 2017 елгы нәтиҗәләр буенча, барлык электрон сайтларга керүчеләрнең саны 48 миллион 657 мең 300 кеше. Журналистлар социаль челтәрләрдә дә актив эшли. Безнең басмалар укучыларның күңеленә хуш килсен, барлык язылучыларга зур рәхмәт җиткерәм.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading