16+

Теләкләр чыршысы теләкләрне үтәрме? 

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе оештыра. Казандагы социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел бәйрәмендә үзләре сораган бүләкләр өләшенер дип ниятләнә.

Бу хакта кичә узган Президиум утырышында Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина хәбәр иткән.
– Хәйрия акцияләрен беренче тапкыр гына оештырмыйбыз, быел да Яңа ел бәйрәме алдыннан балаларны сөендерергә уйлыйбыз. Социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче балалар безгә үзләренең теләкләрен язып хат юллый. Чираттагы сессия утырышы тәнәфесендә депутатлар һәм рәсми затлар чыршыга эленгән хатларны укый алачак, – диде ул.

Лилия Маврина әйтүенчә, тагын бер акциягә старт бирелә. Аның нәтиҗәсендә социаль учреждениеләргә басма матбугат чараларына альтернатив подписка рәсмиләштерү күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading