16+

Терәк булганда гына хәмерне җиңеп була

Дөньяда төрле авырлыклар аркасында эчүгә сабышкан кешеләр бихисап. Аеруча ир-ат халкы сынауларга түзә алмыйча "сына". Һәм еш кына аларны бу бәладан хатын-кыз коткара.

Терәк булганда гына хәмерне җиңеп була

Дөньяда төрле авырлыклар аркасында эчүгә сабышкан кешеләр бихисап. Аеруча ир-ат халкы сынауларга түзә алмыйча "сына". Һәм еш кына аларны бу бәладан хатын-кыз коткара.

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

Халыкта: “Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын”, – дигән әйтем бар. Күп очракта ул чыннан да шулай. Тик күп нәрсә ир-атның үзеннән дә, аның ихтыяр көченнән дә тора. Ниндидер авырлык килеп, эчүгә сабышу – һәркем өчен дә бик җиңел. Ә бит проблеманы төптән уйлап хәл итәргә, сәбәпләрен табарга кирәк. 
Хатын-кызның гаиләдә, тормышта роле бик зур. Тик аңа да ярдәм кирәк. Ир-ат тарафыннан. 

Бу очракта киңәш итеп шуны әйтәсе килә: 

1. Кара-каршы утырып, ачыктан-ачык сөйләшергә. (Күп очракта кеше бер-берсе белән сөйләшми, бер-берсен аңларга теләми).
2. Психологка барырга. 
3. Бер-берең белән күбрәк уртак эшләр башкарырга. Әйтик, йорт эшләре, кино-фильмнар карау һәм башкалар. 

Әйтәсе килгән фикерем шул: бары тик бер-берегезгә терәк булганда гына хәмерне җиңеп була", - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading