Россия Президенты игълан иткән беренче “эшсез атна”га кадәр, ял көне, саф һава сулау нияте белән Казанның Юдино бистәсенә терәлеп торган урманга юнәлдем.
Әле ул вакытта парк-урманнарга керү чикләнмәгән иде. Ялгызым гына бит, дип уйладым һәм, инде бер ай булыр, җир катысын тоймаган “скандинав таяклары”н алып, наратлар янына юл тоттым. Юл дигәч тә, ул ерак түгел, җәяү 3-5 минут кына барасы. Юдиноның иң зур уңайлылыгы шул – урманның якын урнашуы. Әмма анда, гадәттә, аулак: кеше күп булмый, анда-санда коляска этүче әниләр, минем кебек “скандинав таягы” тоткан әбиләр очрый.
Бу юлы урман “ишек төбеннән” үк шаулап каршы алды: халыкның күплеге... Тегендә – учак, монда – учак, төркем-төркем җыелганнар. Кәеф-сафалы манзараны күрү табигый рәхәт тынычлык эзләп чыккан күңелгә бер дә ошамады, шуңа адымнарны эчкәрәк – урман ешлыгына тизләттем.
Эх, башта ук кире борылып кайтып киткән булсам, йөрәгем инде ничә көн сулкылдамас иде! Бәлки сезнең белән уртаклашкач, күңелгә тынычлык табармын.
Саф һава сулап атлаган бер мәлдә, яшелле-зәңгәрле тавышка хәтта биек наратларның ботаклары сискәнеп куйды сыман. Ул адәм тавышы иде. Шунда каршыма килүче ике хатынны күрдем. Алар 45-40 (!) яшьтә булыр. Берсе бала арбасы белән. Тагын 4-5 яшьләрдәге малай, 2-3 яшьлек кыз бала ияргән. Хатыннарның берсе сабый кызга туктаусыз акыра, ара-тирә суга һәм даими рәвештә тупас итеп фәрман бирә: «Закрой рот», «Закрой рот», «Закрой рот» ! Икенчесе дә калышмый, кызны, урманда калдырабыз, дип, янап куркыта. Күз алдына китерәсезме, ике дәү гәүдәле хатын орчык кадәрле генә баланы изепме изә! Яннарындагы малай да куркып беткән. Ә кызчык елый, куырылган, нәрсәдер тели, сөйләнә. Әмма чарасыз халәте бер дә ачу чыгара торган түгел. Тавышы да ишетелер-ишетелмәс кенә чыга. Әмма хатыннар инде гаярьләнгән, алар — көчлерәк, акыллырак, укымышлырак бит...
Раббымнан бу хатыннарның күңелләренә рәхим-шәфкать салуын сорап, көч-хәл белән узам.
Сул якта бер төркем үсмер, тавышланып кәеф-сафа кора, сүгенә, акыра. Колаклар түзәрлек түгел, әмма тегеләргә бик күңелле.
Тагын бераз киткәч, ике бәләкәй бала иярткән ике пар игътибарны җәлеп итә. Алар учак янында сыра эчә. Балалар басып, карап тора, борыннары астында дүрт кешенең тәмәкесе болгана. Алда язганымча, мондый “учаклар” урманда адым саен иде.
Бераз киткәч, хаҗәтләрен үтәп торучы ир белән хатын каршы алды, куак артына посу түгел, чит кешеләр күрергә ярамый торган әгъзаларын да капламыйлар. Икесе дә исерек.
Инде бетте генә дигәч, выҗылдап узып киткән җиңел машина барган җиреннән, юл уртасында шып итеп туктады да, аннан 10-11 яшьләрдәге кыз бала төште. Машина килгән якка таба йөгерде, берничә минуттан машина йөртүче хатын да төште. Кыз артыннан чаба башлады, үзе: «Дура, остановись, кому говорю, дура», — дип кычкыра. Тауга таба йөгерәләр. Шуңа күрә арт саны авырайган хатын, кыз баланы куып җитә алмый. Әниле-кызлы, ахрысы. Бала аңлатырга теләп туктап карый, нидер әйтә. Мине узып киткәндә ярсыган, гаҗизләнгән тавыш белән әйтелгән: «Я хочу к папе», - дигән сүзләрен ишеттем.
...Менә сиңа карантин. Гаилә белән өйдә торыгыз, аралашыгыз, файдасын күрегез, янәсе. Ә ул безне чишендерә, хәтта бер гаилә эчендә үзара аралаша, җәмгыятьтә үз-үзебезне тота белмәвебезне күрсәтә. Урмандагысын әйтеп тә тормыйм. Күрә генә бел дә, гыйбрәт ал. Бу каникул ахырына үзебезне аңлый алсак иде инде.
Шушыларны язып чыккач, йөрәк авыртуы кимеде төсле. Ә күршеләрдәге ир белән хатының үз сабый кызларын, акырып кына «тәрбияләүләренә» ияләшкән инде, ичмасам, аларны күз күрми...
Үз күзләрем белән күргән һәр очракка үз фикерем, бәям бар. Әмма аларны махсус язмыйм. Чөнки кемгәдер укытучы булырга кирәкми. Яшь чагында хәзергедәй акылым булса, мин дә иң әйбәт бала, иң әйбәт хатын, иң әйбәт әни булыр идем... Беркемне дә гаепләмим. Чөнки күпчелек үзен ничек тәрбияләгән, баласын да шул рәвешле үстерә. Әмма бүген безнең укырга, өйрәнергә мөмкинлекләр, шартлар бихисап. Төзәлергә мөмкинлек бар.
Ызгышларсыз һәм үзара килешеп яши торган матур тормыш бар. Аны ирләр, хатыннар, әниләр, әтиләр һәм башкалар – үзебез төзи алабыз.
Тик нигәдер инде ничәмә гасыр дәвамында үзен үзе таба алмаган, рәнҗеш кичереп, бәхетсез яшәгән буыннар тәрбияли бирәбез...
Л.Зарипова.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар