16+

Әтием флешканы да агачтан ясый

Әтием турында барысы да «алтын куллы» ди. Кечкенәрәк чакта бу сүзләргә бик гаҗәпләнә идем, мине күтәреп йөрткән куллары әтинең җылы, йомшак, зур, әмма алтын түгел ләбаса. Баксаң, барысын да булдырганга, агачтан төрле могҗизалар тудырганга, әтиемне «алтын куллы» дип йөртәләр икән.

Әтием флешканы да агачтан ясый

Әтием турында барысы да «алтын куллы» ди. Кечкенәрәк чакта бу сүзләргә бик гаҗәпләнә идем, мине күтәреп йөрткән куллары әтинең җылы, йомшак, зур, әмма алтын түгел ләбаса. Баксаң, барысын да булдырганга, агачтан төрле могҗизалар тудырганга, әтиемне «алтын куллы» дип йөртәләр икән.

Әтием Рамил Мозаффаров һөнәре буенча укытучы. Казанның 180нче гимназиясендә татар теле укыта. Кулыннан килмәгән эше юк аның: әниебез эштә чакта безне тәмле ризыклар белән дә сыйлый, матур итеп рәсем ясый, обоен да ябыштыра, плитәсен дә җәя, агачтан төрле сыннар ясый. Әниемә 8 мартка бүләк иткән агач чәчәкләр, энемә ясап биргән агач уенчык машиналар, миңа бүләк иткән агач флешка, әбиемә дип әмәлләгән агач сандык, агач карандаш, тәрәзә яңаклары – барысы да аның иҗат җимеше. Еш кына аның әйберләр ясаганын читтән генә күзәтәм, тәмен белеп, ләззәт алып, рәхәтләнеп ясый әтием. Бер өлешенә бизәк сала да ераккарак китеп карап тора, агачны кулында уйнатканда, йөзендә елмаю, борчылу, соклану, горурлану – барысы да чагыла. Үзе белгәннәрен энекәшемә дә өйрәтә. Алты яшьлек энем эшкә ярый башлады. Әтием агачны эшкәрткәндә, такта башын тотып тора, йомычкаларны җыярга булыша.

Һәр яз саен без сыерчыкларга оя ясыйбыз. Ел саен әти үзенчәлекле кош оясы уйлап чыгара. Бер елны ул, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, сыерчык оясы ясады. берсендә, бизәкләп-челтәрләп, кошларга җәйге бакчаны хәтерләткән оя булдырды, былтыр овал формасында иде кош оясы. Хәтта сыерчыклар сайрасын өчен, агач каеннарга кадәр бар иде. Быел, бүрәнәнең эчен чистартып, натураль оя ясарга уйлыйбыз. Әтием: «Кош оясы өчен фанера кулланырга ярамый, шулай ук сыерчыклар буяу исен дә яратмый», – ди. Тактаны эчке яктан шомартмыйбыз, кошларга шулай уңайлырак икән.

Әтиемнең агач эшенә осталыгы нәселдән килә. Аның карт дәү әтисе Мөхәммәтҗан бабай оста итеп агач эшкәртүче булган. Кама Тамагы районында яшәгән бабамның осталыгын хәтта Казанда да белгәннәр. Ул һөнәре аркасында исән дә калган, дип сөйли иде мәрхүмә карт әбиебез.
Ачлык еллары. Бәхет эзләп, Мөхәммәтҗан бабай хатыны, балалары белән Себер якларына юл тота. Поездда барганда, хатыны бишенче баласын таба. Күкрәк сөте имезүче хатынының бик ашыйсы килә, бер сынык икмәк тә юк. Поезд туктап торган арада, бабай якындагы авылга чыгып йөгерә. Бер ызбага килеп керә. Кычкырып сәлам бирсә дә, аңа җавап кайтаручы булмый, ә сәке өстендәге мендәрдә өч ак күмәч тора. Шуның берсен бабай ипләп кенә сындыра да, рәхмәтен әйтеп, кире поездга йөгерә. «Гомере буе шул сорамыйча алган ярты күмәч өчен Ходайдан ярлыкауны сорады», – дип искә ала иде карт әбием әтисе турында. Кызганыч, хатыны да, яңа туган баласы да тиф чиреннән вафат булалар. Себердә бик озак яшәми бабай, балаларын җыеп, туган ягына кире кайта. Юлда кайтканда, үзенең дә тиф йоктырганлыгы ачыклана. Казанга җиткәч, аны хастаханәгә җибәрәләр. Дүрт баласы мөстәкыйль төстә үзләре авылга кайтып җитә. Бабай үлемнән көчкә исән калган. Аның хәле начарлангач, табиблар, гомере беткән дип уйлап, моргка озата. Ә бабам исән була. «Күзләремне ачсам, салкын, әйләнә-тирәмдә мәетләр. Шулчак ак халатлы бер табиб килеп керде, миңа ике бармак күрсәтә, «два» дидем. Шундук мине хастаханәгә кире илттеләр», – дип сөйләгән ул үзе исән чагында карт әбиемә. Хастаханәдән бабам бик хәлсез чыккан. Казанда кайчандыр үзе йорт эшләгән кешеләрне көч-хәл белән эзләп тапкан. Аны танып алып, йорт хуҗалары кунак итеп, тернәкләнгәнче, үзләрендә яшәткәннәр. Балта осталарына хөрмәт зурдан булган ул чакларда. Авылга кире әйләнеп кайткач та, һөнәре аркасында, ач утырмаган бабабыз. Иң мөһиме: аның осталыгы буыннан буынга күчкән. Хәзер менә әтием дә, бабам кебек, балта остасы. Мин үземнең балта осталары нәселе белән горурланам. Бу осталык безнең Мозаффаровлар нәселендә тагын күп еллар дәвам итсен иде әле.

Язилә Мозаффарова, Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия укучысы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading