16+

Әтиемә – Тукай киңәше

Авылыбыз, нәселебез тарихы да бик кызыклы, дип сөйли торган иде әтием. Ул гомер буе тарих, география укытучысы булып эшләде, соңгы көннәренә кадәр истәлекләр язды.

Әтиемә – Тукай киңәше

Авылыбыз, нәселебез тарихы да бик кызыклы, дип сөйли торган иде әтием. Ул гомер буе тарих, география укытучысы булып эшләде, соңгы көннәренә кадәр истәлекләр язды.

Авылыбыз тарихын иң беренче язучы да минем әтием – Зөфәр Мортазин (рәсемдә сулда) булды.

Ул 1895 елда хәзерге Азнакай районы, Чалпы авылында туып-үскән. Бик күп тарихи вакыйгаларны хәтерли, үзе дә тере тарих кебек иде. Әтием әдәбиятны да бик ярата иде. Аның гомер буе шигъри юлдашы Г.Тукай булды. Ул үзенең мәдрәсәдә укыган вакытта шәкертләрнең Тукай шигырьләрен яттан өйрәнеп, җырларын җырлап, аңа багышланган төрле кичәләр уздыруларын сөйли иде. Ә үзе өчен иң кызыклы, дулкынландыргыч вакыйга – Тукай белән танышу, күрешү була. Мәдрәсәгә килеп йөрүче Зыя Тәрҗемәни исемле мөхәррир үзенең Казанга Тукай белән очрашырга баруы турында сөйләгәч, әтием дә үзе белән алуын үтенә. 1911 елның сентябрендә алар Чаллы аша, пароход белән Казанга юнәләләр. Анда Тукай белән очрашып сөйләшү бәхетенә ирешәләр һәм шагыйрьнең киңәше белән, әтием укытучы һөнәрен сайлый.

1912 елда Уфада имтихан биреп, мөгаллимлек итәргә рөхсәт алып кайта һәм Тымытык мәдрәсәсендә башлангыч сыйныфларны укыта башлый. Җәй көне казах далаларына барып, аларның балаларын укырга-язарга өйрәтергә дә өлгерә ул.


Озак та үтми, Беренче Бөтендөнья сугышы башланып китә һәм әтигә дә анда катнашырга туры килә. Ике ел ач-ялангач көе окопларда ятканда, аларга «Патшаны төшергәннәр» дигән хәбәр килә. Сугыш еллары революция елларына тоташа. Соңрак аны хәрби хезмәттән азат итәләр, чөнки әти кулында «халык укытучысы» дигән документ була.

1918 елда Чалпы авылында укыта башлый ул. Әти безнең Совет мәктәбенең беренче укытучысы була. «Ярлы кешеләрнең балаларын җыеп, укыту эшенә чумдык, – дип искә ала ул истәлекләрендә. Язарга дәфтәр, кәгазь юк, укучылар иске китап битләренә язалар. Бу кыенлыкларга карамастан, балалар бик тырышып укый. Көндез балаларга белем бирәм, кичләрен надан яшьләрне һәм олырак кешеләрне укытам».


Соңрак әти Камышлы, Татшуган авылларында мәктәп директоры булып та эшли. Ләкин калган гомерен ул Чалпы авылында балаларга белем бирүгә багышлый. Аның күп санлы укучылары арасында республикабызның танылган артистлары Әзһәр Шакиров белән Нәҗибә Ихсанова да бар.


Яше шактый өлкән булуга карамастан, әтигә Бөек Ватан сугышында да катнашырга туры килә. 1942 елда каты яралана һәм хәрби хезмәттән азат ителә. Мин аның бик озак аксап, таяк белән йөргәнен хәтерлим.

Әтиебез хисчән, шигырьләр, җырлар яратты, үзе дә матур итеп җырлый иде. Коръәнне дә яттан белүче, гарәп, латин, рус, татар телендә укый-яза белә торган әтиебез үз заманы өчен бик укымышлы кеше булган. Әтиебез үзенең гомерен балаларга аң-белем бирүгә багышлаган икән, бу инде иң изге эшләрнең берсе дип уйлыйм.

Альбина Мортазина, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading