Илназ Галәвиевнең үз-үзен тотышы быелның февралендә кисәк үзгәрә. 19 яшьлек үтерүченең Туганлык урамындагы күршеләре аны наркотиклар кабул итә башлаган дип тә шикләнә. Аңа кадәр гел тыныч, ачык йөзле булган егет күршеләре белән исәнләшми башлаган, кайвакыт үзен дорфа тоткан.
Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев турында беркем дә ниндидер истә калырлык сүз әйтмәде. Начарны да, яхшыны да. Күпчелек кеше аны күзгә бәрелеп тормаган кеше дип искә алды, дип яза Московский комсомолец сайты.
Илназ Галәвиев Туганлык урамындагы фатирында үзе генә яшәгән. Әти-әнисе — Ринат Нурхәммәт улы һәм Наилә Хатыйп кызы олы уллары Инсаф белән (Инсаф һәм Илназның яшь аермасы ике ел) яңа өйгә күченгән. Ә кече уллары иске фатирда яшәп калган. «Ул адекват түгел, шуңа күрә туганнары аннан читтә яшәргә теләгән дигән уй калды бездә», — дип сөйләде күршеләре.
Гаилә башлыгын шул тирәдә яшәүчеләр яхшы сүз белән искә алды. Бәйрәмнәрдә ул баянда уйнаган. Салыштырып та алган, әмма артыгын кыланмаган. Чүп ташу белән шөгыльләнгән. Хатыны банкта эшләгән. Кичләрен машинада хатынын эштән алып кайта торган булган.
Инсаф та, Илназ да — шактый йомык кешеләр. Төрле маркалы кораллар турында языша, сөйләшә торган махсус форумнарда олы абыйсының «эзләрен» табарга була. Мондый форумнарда, мәсәлән, Калашников яки М-16 автоматлары турында фикер алышалар. Өстәвенә, аралашу яшерен, читтән карап торышка әңгәмәдәшләр страйкбол кораллары турында сөйләшкән кебек.
Тикшерүчеләр әлеге атышта Инсафның нинди роль уйнавын ачыкларга тели. Ул корал сатып алдыннан энесенә киңәшләр биргән булырга мөмкин.
Илназ мәктәпне 2017 елда тәмамлаган, анда ул әллә ни истә калырлык берни дә эшләмәгән. Мәктәптән соң ТИСБИ идарә университеты колледжында айтишник булырга укырга кергән. Әмма ул гыйнвардан дәресләргә йөрми башлый һәм апрель ахырында аны укудан куалар.
Илназ Галәвиев 2001 елның 11 сентябрендә — Америкада террористлар һөҗүме булган көнне туган. Ул моның белән әллә ни масаймаган, кайвакыт сөйләшкәндә өстән-өстән генә телгә алып киткән. Әмма аның сүзләрендә «шутингка» бернинди дә ишарәләр булмаган.
Илназ Галәвиевнең үз-үзен тотышы быелның февралендә кисәк үзгәрә. 19 яшьлек үтерүченең Туганлык урамындагы күршеләре аны наркотиклар кабул итә башлаган дип тә шикләнә. Аңа кадәр гел тыныч, ачык йөзле булган егет күршеләре белән исәнләшми башлаган, кайвакыт үзен дорфа тоткан. Һәм бик еш кына ишекләрен дөбердәткән. Хәтта шуның арасында күршеләренең берсе Илназның әтисе Ринатка да зарланган. Шуннан соң әтисе килеп, Илназны кыйнап та киткән булган, дип сөйли күршеләре.
Илназ Галәвиевне судта закон тарафыннан билгеләнгән адвокат яклый. «Татар-информ» журналистының «мондый кешене ничек яклыйсыз» дигән соравына ул: «Мин аның теләсә нинди фикерен яклаячакмын. Мин аны судка кадәр кулга алу-алмау буенча гына яклыйм. Аның фикерен якларга миңа закон куша», — дип җавап бирде.
Чыганак: Интертат
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Адвокатларга шундый төрдәге сораулар бирү урынсыз. Алар журналистлар кебек ук үз эшләрен башкара. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән кеше ул. Ничәма кеше гомерен өзгән Чикатилоны дә кемдер яклаган бит.
0
0