16+

Тиздән татарларның үз Каппадокиясе булачак!

Global Mediа компаниясе генераль директоры, пилот Андрей Ермолаев әйтүенчә, аэростат – иң куркынычсыз һава транспорты санала. Бәяләре белән дә таныштырды: ике кешегә – 35 мең сум, дүрт кешегә – 45 мең, алты кешегә – 60 мең. 

Тиздән үзебезнең Каппадокия булачак. Татарстан туристларны җәлеп итү өчен яңа юнәлешне үстермәкче. Республиканың Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренә караганда, аэростатларда очу Татарстан өчен яңа һәм перспективалы юнәлеш булып тора. Мисал өчен ул Төркиянең Каппадокия төбәген китерде. 
–    Каппадокиядә һәр көнне диярлек, һава торышы уңай булганда, 250 шар күтәрелә. Аларны 12 кешелек дип кенә алсак та, шул санны 250гә һәм уртача 300 көнгә тапкырлап карагыз. Төркиянең шушы зур булмаган төбәге туристлар исәбенә үсә. Безнең өчен дә уңышлы булырга тиеш ул. Һәр кешенең диярлек һава шарында очып карау хыялы бар. Шул хыялны тормышка ашыру өчен республикада матур урыннар бик күп. Шул ук Зөя һәм Болгар шәһәрчекләре, Алабуга, Кама Тамагы. Без аларны җирдән күрергә күнеккән. Ә инде күктән карасак, ул бөтенләй башка картина. Кунакка килгән туристлар өчен дә хыялларын чынга ашыру өчен бер мөмкинлек булачак ул, – дип сөйләде Сергей Иванов матбугат очрашуында. 

Global Mediа компаниясе генераль директоры, пилот Андрей Ермолаев әйтүенчә, аэростат – иң куркынычсыз һава транспорты санала. Бәяләре белән дә таныштырды: ике кешегә – 35 мең сум, дүрт кешегә – 45 мең, алты кешегә – 60 мең. 

Һава шарларының пилотлары ярышларда да катнаша.  Андрей Ермолаев командасы февраль аенда яңа дөнья рекордын куярга җыена икән. Алар АХ-11 классында 70 сәгатьтән артык очарга уйлый. Шәхсән үзе дә 10 сәгатьтән артык очып, үз рекордын яңартырга ниятли. Казанда узачак халыкара фиестага Казахстан, Белорусия, Бразилия Әрмәнстан пилотлары чакырулы.

Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading