16+

Әтнә балалары телефонда түгел, театрда уйный

76 артисттан торган музыкаль феерия Казанга килә

Әтнә балалары телефонда түгел, театрда уйный

76 артисттан торган музыкаль феерия Казанга килә

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Казан тамашачысына Морис Метерлинк әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Бәхет кошы» («Синяя птица») феериясен тәкъдим итәчәк. Спектакль «Әкият» курчак театрының зур сәхнәсендә 27 февраль һәм 26 мартта 18.30 сәгатьтә куелачак.

Казан, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә балалар өчен аерым театрлар булуы гаҗәп хәл түгел. Ләкин район җирендә яшәүче сабыйларга мондый бәхет еш тәтеми. Бу өлкәдә Әлмәт, Минзәлә һәм Әтнә районнары театрлары аерылып тора. Сезон саен алар балаларны яңа куелышлары белән сөендерә.
«Бәхет кошы» музыкаль спектаклендә вакыйгалар Яңа ел төнендә бара. Абыйлы-сеңелле Тилтил белән Митил янына Тылсымчы Бөрелинә килә. Тылсымчының оныгы авырый һәм аны бары тик Күк кош кына терелтә ала икән. Бөрелинә балаларга һәрнәрсәнең яшерен асылын ачып бирә алырдай могҗизалы бүләк ясый. Сәгать, Ут, Су, Икмәк кебек җансыз әйберләр үзләренә генә хас холык-фигыле булган тереклек ияләренә әвереләләр һәм балалар белән Күк кошны эзләп юлга кузгалалар...

Ни кызык, 100 еллык тарихы булган Әтнә театры сәхнәгә беренче тапкыр нәкъ менә «Бәхет кошы» дигән спектакль белән чыга. Бер гасырдан соң кабат шундый ук спектакль кую символик мәгънәгә ия, ди театр әһелләре.

– Мин 2015 елда театрга директор булып эшкә урнаштым. Шунда Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Хәбибуллин,яныма килеп, Морис Метерлинкның «Бәхет кошы» әкиятен сәхнәләштерәсе килүен әйтте. Бүгенге көнгә кадәр әлеге идея белән яшәдек. Бу – озак һәм җентекләп әзерләнгән спектакль, – диде Ленар Зәйнуллин.

Сүз уңаеннан, Марат Хәбибуллин пьесаны татар теленә үзе тәрҗемә иткән.
Спектакльнең төп геройлары балалар булуы белән дә үзенчәлекле. Биредә 60ка якын Әтнә балалары катнаша. Араларында «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә Гран-при алган «Алчәчәк» һәм «Конфетки» ансамбле, Әтнә сәнгать мәктәбенең театр сыйныфы укучылары да бар. Ә театрның профессиональ актерлары аларга сәхнәдә үз-үзен ачарга ярдәм генә итә.
– Замана балалары көн-төн телефонда утыра дип зарланалар. Бездә балалар кичке 9га кадәр репетициядә, телефоннарны кулларына тотканнары да юк. Хәтта авырган вакытта да репетицияләрне калдырмыйлар. Күмәк эштән күзләре янып тора, – ди театрның директоры Ленар Зәйнуллин.
«Бәхет кошы» музыкаль спектаклен Әтнә театры «Бердәм Россия» партиясенең «Кече шәһәрләр театры» проекты ярдәме белән сәхнәләштерә. Проект 300 меңгә кадәр халкы булган торак пунктларында урнашкан театрларның иҗади эшчәнлегенә һәм материаль-техник базасын ныгытуга ярдәм итә. Буа, Минзәлә, Чаллы театрлары, әлеге мөмкинлектән файдаланып, көчле генә спектакльләр куйды инде.

Театр җитәкчеләре спектакльнең бюджетын яшерә. Шулай да биредә зур суммалар йөрүенә басым ясый.
– Спектакль өчен 113 костюм тегелде. Бер костюм якынча 10 мең сум тора дип алсак, костюмнар өчен генә күпме акча киткәнен чамалый аласыз, – ди Ленар Зәйнуллин.
Санап чыгарсак, костюмнар өчен генә дә миллион сумнан артык акча тотылган. Әле бит заманча экраннар белән бизәлгән сәхнә (бу – рәссам Геннадий Скоморохов эше), ут, спектакльдә катнашкан 76 актерга хезмәт хакы түлисе бар. Спектакльгә музыканы композитор Юрий Фёдоров язган. Хореография авторлары – Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар (сәнгать дөньясына алар «Дорога из города» бию театры аша таныш). Бер сүз белән әйткәндә, «Бердәм Россия»гә әлеге спектакльне кую өчен шактый гына акча сарыф итәргә туры килгән. «Кече шәһәрләр театры» проекты кысаларында спектакль куярга, гадәттә, читтән килгән режиссерларны чакыралар. Ләкин Әтнә театры бу җаваплы эшне үз режиссерлары — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рамил Фазлыевка тапшырган. Морис Метерлинкның алты-җиде сәгать буе барган әсәрен режиссер сәхнә өчен яраклаштырган.
– Бу спектакльне балалар өчен генә димәгез. Аны гаилә белән карарга кирәк. Ул күзләрдән яшьләр китерә, – ди Рамил Фазлыев.

Үз эшенең осталары гына берләшеп эшләгән кыйммәтле спектакль булганы өчен генә дә аны карамый калырга ярамый.
Нибары 3 мең генә халкы булган Әтнә театры әлеге спектакльгә киткән чыгымнарын каплармы соң? Театр директоры сүзләренчә, биредә спектакльләр алты-җиде тапкыр гына күрсәтелә. Театр җитәкчеләре сүзләренчә, «Бәхет кошы»н гастрольләр һәм фестиваль тормышы көтә. Спектакльне шәһәр һәм районнар буйлап күрсәтү мөмкинлеге бар икән. Ләкин яңа төзелгән авыл мәдәният йортлары аны үзенә кабул итә алмаячак. Режиссер Рамил Фазлыев сүзләренчә, яңа биналар спектакль кую өчен җайлашмаган, дөрес ут, техника юк. Әлеге биналар күбрәк – концерт кую өчен генә. Директорлары да бу фикер белән килешә.

– Авылларда яңа мәдәният йортлары төзегән вакытта җитәкчелек театрлар турында да онытмаса иде. Бәлки киләчәк мәдәният биналары безнең өчен дә яраклаштырып салыныр, – ди Ленар Зәйнуллин.
Россиядә Театр елы уңаеннан авылларга да югары сәнгатьне җиткерү җае табылыр дигән теләктә генә каласы була. Ә хәзергә Казанга премьера карарга рәхим итегез! Әле кайчан безгә тагын йөзьеллык театр кунакка килер?!

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading