16+

"Төнгегә дип бәйләп калдырган сыерны урлап, полосага алып китеп суйганнар..."

"Авылдашлар! Бүген төнлә Күшәр авылында, юл кырыенда арканланган сыерны алып китеп, полосада суйганнар. Хужалары төнгә арканлаган, иртән чыксалар бүген - сыер юк. Бавы гына калган. Полосада эчәгеләрен тапканнар. Бездә дә юл кырыенда сыер, бозаулар күп кала төнгә. Берүк игьтибарлы булыгыз яме. Үкенерлек була күрмәсен. Кем икәнен дә белмиләр, тикшерү бара".

Бүген ватсап төркемнәрендә менә шундый хәбәрне тараттылар. Бу язмадан соң, башка районнардагы кешеләр дә пошаманга төшкән, ир-ат тавышы яздырган аудиоязма да халыкны игътибарлы булырга чакыра. 

Күшәр авылы Әтнә районына карый. Район газетасында да бу турыда хәбәр бар: "Күшәр авылында төнгегә дип бәйләп калдырган сыерны урлап, полосага алып китеп суйганнар. Шунда ук эшкәрткәннәр. Итен алып киткәннәр, ә эчәкләре калган. Әлеге эш буенча тикшерү бара", - дип хәбәр итте эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова".

Әллә ниләр бар тормышта...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кем хэзерге вакытта тонгэ малны калдыра инде шулай. Гел башсыз икэнсез. Аны тонгэ алып кайтып , иртэн чыгарып бэйлэргэ ирендегез мени? Урыслар эйтмешли вот вам урок.

    Мөһим

    loading