16+

«Тәнкыйтьне яратам мин, ә күпләр яратмаган була»

Яшерен-батырын түгел, тәнкыйтьне күпләр яратмый. Тәнкыйть – конфет түгел шул ул. Ә мин менә нинди кешедер инде, үзем дә аптырыйм, конфетны яратмыйм, ә тәнкыйтькә үлеп китәм.

Яшерен-батырын түгел, тәнкыйтьне күпләр яратмый. Тәнкыйть – конфет түгел шул ул. Ә мин менә нинди кешедер инде, үзем дә аптырыйм, конфетны яратмыйм, ә тәнкыйтькә үлеп китәм.

Җитәкче мине тәнкыйтьләп авызын ябарга өлгерми, мин инде төзәлгән. Тәнкыйтьләсәләр ярар иде, дип, һәрвакыт әзер булып көтеп торам мин аны. Бервакыт шеф келәмгә чакырды. Беләм инде, мактарга түгел, шуңа теләсә нинди дәрәҗәдәге шелтәгә әзер булып, тәнкыйтьләнәчәгемә сөенеп кердем аның янына. Ул да минем тәнкыйть яратканымны, ансыз тора алмаганымны белеп бетергән инде. Бу юлы да, йөзенә кырыслык чалымнары чыгарырга тырышып, мине тәнкыйтьләргә тотынды. Сүзне уратып, ерактан башлады. Аның унбиш минутка сузылган нотыгыннан шул аңлашылды: безнең оешманың эшләре таудан түбән тәгәри башлап, хөртиләнеп киткән икән. «Карале, син «алай» эшләмә әле. Синең «алай» эшләвеңнең файдасыннан зыяны күбрәк. Әгәр тагын «алай» эшләсәң, чара күрергә туры килер», – ди бу.

«Ярар!» мәйтәм. Есть алай эшләмәскә! Минем «алай» эшләвемнән зыян килә икән, коллективны җәфалап булмый бит инде. Дөресен генә әйткәндә, аннары ул «алай» эшләүдән үзем дә туя башлаган идем инде. Ләкин безнең эш өчен яратылган буын эшләмичә тик тора алмый шул. «Алай» эшләмәгәч, «болай» эшли башладым. Баштарак минем «алай»дан «болай»га күчкәнне сизмәгәннәр иде, белеп алгач, анысы да ошамый башлады. Шеф тагын келәмгә чакырды.
«Карале, – ди бу, күзлеген тирләгән маңгаена элеп, – син әле кемнән сорап «болай» эшли башладың. Туктат бүгеннән бу мөгез чыгаруыңны. Хәзер сиңа карап, бүтәннәр дә «болай» эшли башлады. Коллективның тынычлыгын боздың. Әгәр дә «болай» эшләвеңне туктатмасаң...» Шефның сүзләрен тыңлап бетерер-бетермәс май кояшы кебек елмаеп: «Ярар!» – дидем. Күңеле булсын дип, чак кына башны да идем әле. Иелгән башны кылыч кисми. Шеф бүлмәсенең ишеген ябып чыгып киткән мизгелдән яңача – «алай» да, «болай» да түгел – «тегеләй» эшли башладым. «Тегеләй» үземә дә ансатрак. Җүләр булынган инде, баш ватып уйлап торасы да юк, «болай»га караганда тизрәк тә.

Әйтәм ич тәнкыйть яратам дип. Үзгәрергә, җитәкче әйткәнчә төзәлергә, нәкъ кызыл галстуклы пионерлар шикелле, һәрвакыт әзермен. Җайлы гына, «тегеләй» итеп кенә эшләп ята идем, шеф тагын келәмгә чакырды. Сөенә-сөенә кердем күн кәнәфиле кабинетка. Яратам да инде шушы шеф бүлмәсен. Тагын кайчан керер, мондый затлы җиһазны кайчан күрер идем әле?! Шефка рәхмәт, ярый, шулай ара-тирә чакыргалап тора. Менә тагын минсез тора алмый башлаган. Бу юлы секретаре аша чакыртты. Кердем. Тәнкыйтен кабул итәргә әзер торуымны да яшермәдем. Ул да минем хәлемне тиз аңлады. Бу юлы сүзне алай ерактан урап башламады. Мәсьәләне кабыргасы белән куйды. «Карале, син әйткәнне аңлый торган кеше булмадың бугай. Нишләп әле бөтен кеше «алай» эшләгәндә, син берүзең «тегеләй» эшләп ятасың. Паровоздан алда чабуыңны туктатмасаң...» Бу юлы да, шефның сүзләрен тыңлап бетермәс борын ук тәнкыйтенә нык шатланганымны белгертеп, баш селкедем. Күзлексез начар күргәнен белгәнгә, «Ярар ярар!» – дип хәтта ике тапкыр кабатладым аннары. Минемчә «тегеләй» түгел, аларча «алай» эшләргә икән. Димәк, мин дә «алай» эшләячәкмен. Алланың кашка тәкәсе түгел ич мин. Кешегә ни – миңа шул. «Алай» эшләгән бар ла ул. Өйрәнеп торасы юк.

Әйтәм бит тәнкыйтьне яратам дип. Ә күпләр яратмаган була. Курка. Кот очарлык ние булсын инде аның? Тәнкыйтьне кабул итү, ярату – җитәкчегә ярауның менә дигән кулай ысулы. Белмәгәннәр генә белми. Ә миндәй белгәннәр, йөзен чытмый гына, тәнкыйтьне кабул итеп... менә утызынчы ел инде бер урында эшләп ята абзагыз. Җитәкчеләр китә. Алышына тора. Чөнки алар тәнкыйтьне яратмыйлар. Ә мин яратам. Шуңа да мин һаман шунда. Үзем яраткан эштә. Тәнкыйтьнең кирәкле шәй икәнен төшенгәнсездер, шәт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading