16+

“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында бер гаиләгә бушлай икешәр бүлмәле 2 фатир бирелде

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада яшәүче күп балалы гаиләне өй туйлары белән котлаган.

“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында бер гаиләгә бушлай икешәр бүлмәле 2 фатир бирелде

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада яшәүче күп балалы гаиләне өй туйлары белән котлаган.

Бу хакта "Хезмәт даны" хәбәр итте.

 “Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү турында” программасы буенча Шәфиковлар гаиләсенә бушлай икешәр бүлмәле ике фатир бирелде

Бүген Кукмарага эшлекле сәфәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгы шәһәрнең Гафиатуллин урамында “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында “Социаль ипотека” программасы буенча төзелгән йорттан фатир алган Гөлнур һәм Наил Шәфиковлар гаиләсендә булды һәм аларны өй туйлары белән котлады. “Күп балалы гаилә – башкаларга үрнәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Без ирем белән алты бала – дүрт малай һәм ике кызга гомер бирдек. Олы улыбыз Нәҗип бүгенге көндә – Казанда, кызыбыз Гөлзия Яр Чаллыда эшлиләр. Ләйсән, Шахрияр, Шәүкәт, Камил - студентлар һәм мәктәп укучылары. Кукмарадагы йортыбыз бик кечкенә иде. Әлеге фатирны ун ел көттек. Ниһаять, безгә бәхет елмайды: биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә бирелүче сертифкатка ия булдык.  
Фатирларда яшәү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Сөнечебезнең чиге юк”, - ди Гөлнур ханым Шәфикова.

21 фатирлы йорт Татарстан Дәүләт торак фонды акчасына сафка баскан. Аны Азат Нәбиев җитәкчелегендәге “Домострой” оешмасы хезмәткәрләре төзегән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading