16+

Тормыш тукталмады

Дөньяда нинди генә зәхмәт вируслар таралса да, кризис дип борчылсак та, Татарстанда мөмкинлеге булган барлык өлкәләрдә эш гадәти режимда бара.

Тормыш тукталмады

Дөньяда нинди генә зәхмәт вируслар таралса да, кризис дип борчылсак та, Татарстанда мөмкинлеге булган барлык өлкәләрдә эш гадәти режимда бара.

 

 

Авылларда әнә чәчүгә төштеләр. Төзүчеләр яңа йортлар сала. Урам җыештыручылар (кешеләр дә, транспорт та) башкалабызны гүзәлләндерү, кышкы кардан калган тузанны чистарту белән мәшгуль. Кыскасы, тормыш тукталып калды дип әйтү бөтенләй үк дөрес булмас иде.

Казанда Миллениум күпере астындагы мәйданда «Урам» дип аталган экстрим-паркта да эшләр дәвам итә әнә. 2 гектарга якын мәйданда башкарыла торган эшләрнең яртысыннан артыгы инде тәмам. Әлеге парк Казансу яр буен төзекләндерү проекты кысаларында башкарыла. Шунысы кызык, «Урам»ны төзүдә экстремал спортчылар үзләре дә катнаша – мәйданчыкларны проектлаштырудан башлап, чокырлар казуга кадәр.

Сер түгел, соңгы елларда спортның экстремаль төрләре яшьләр арасында популярлашып китте. Казанның кайсы гына почмагына барып чыксаң да, анда велосипедларда төрлечә трюклар ясарга омтылучыларны да, самокатларда, скейтбордларда әллә ниләр эшләүчеләрне дә, стритбол, футбол уйнаучыларны да күрергә мөмкин. Казанда парклар һәм скверлар елында булдырылган мәйданчыкларда алар үз ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала инде.

«Урам» экстрим-паркы исә яшь буынны берләштерү, бер мәйданда җыю бурычын да үтәргә сәләтле. Аның күпчелек өлешенә эләгү түләүсез булачак. Бары тик махсус әзерлек таләп ителгән зоналарга керү өчен генә түләргә туры киләчәк.

Тормыш дәвам итә...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading