16+

Традицияләргә тугрылык саклап

«Казаноргсинтез»ның спорт тормышы узган гасырның 60нчы елларында башланып китә. Әүвәл һәвәскәр спорт җәмгыяте ярдәме белән ярышлар завод эчендә генә уздырылса, тора-бара аңа тартылучылар арта бара, «оргсинтезчылар» завод беренчелекләре кысаларында гына бикләнеп калмый – район, шәһәр, республика күләмендә уза торган ярышларда призлы урыннарга дәгъва белдерә. Шул чордан бирле «Казаноргсинтез» оешмасында спорт учагы сүрелми, ул бүген тагын да киңәя, үсә бара.

Традицияләргә тугрылык саклап

«Казаноргсинтез»ның спорт тормышы узган гасырның 60нчы елларында башланып китә. Әүвәл һәвәскәр спорт җәмгыяте ярдәме белән ярышлар завод эчендә генә уздырылса, тора-бара аңа тартылучылар арта бара, «оргсинтезчылар» завод беренчелекләре кысаларында гына бикләнеп калмый – район, шәһәр, республика күләмендә уза торган ярышларда призлы урыннарга дәгъва белдерә. Шул чордан бирле «Казаноргсинтез» оешмасында спорт учагы сүрелми, ул бүген тагын да киңәя, үсә бара.

Мәмдәлдән башланган спорт юлы
Заводта спорт «кайный» башлаган бер чорда, Биектау районының Мәмдәл авылында Айдар Миндубаев, мәктәп данын яклап, чаңгыда җилдерә. Спортка булган мәхәббәт аны башкалага алып киләчәген, «Казаноргсинтез»да эшләп, әлеге завод данын яклап төрле зур ярышларда катнашачагын, исем-дәрәҗәләр аласын ул чакта әле уйлап та карамый. Аның әле тирә-күрше авылларга, Биектауга ярышларга йөргән чагы бу.
– Башлангыч сыйныфларда укыганда ук чаңгы спорты белән кызыксына башлаган идем. Авылда шәһәрдәге кебек секцияләр юк бит инде, барысы да үз тырышлыгың белән эшләнә, – дип искә ала Айдар Нурислам улы. – Биектау, Дөбъязга ярышларга йөри идек. Биектау ераграк, анда машина белән йөрдек, якынрак авылларга бару өчен, безгә ат бирәләр иде. Ат чанасына төялешеп чыгып китәбез, юлда туңып барабыз, баргач әле ярышасы бар, аннан соң кабат туңа-туңа кайтабыз. Бу 60нчы еллар иде. Ул заманнарда чаңгы мае дигән нәрсәне дә белмибез, плитә өстендә тотып сумала белән каралтып бетерә идек – шул майлау була иде. Газ плитәләре юк, керосинкада җылыта идек. Махсус майлар бераз соңрак чыга башлады.
Район ярышларында беренче урыннарны гына алган егет армия­гә барганда ук зур өметләр баглый, анда чаңгыда йөрермен, яхшылап өйрәнермен дип уйлый. Әмма ашыйсы ризыгы аны Чехословакия­гә чакырып китерә, ә анда бездәге кебек кышлар юк, ике елга нибары ике тапкыр гына кар ява.
– Беренче елны хезмәт иткәндә кар яугач, чаңгыда үтәсе дистанцияне күрсәтергә алып чыктылар. Икенче көнне без барган җиргә кар эреп беткән иде, – дип армия хатирәләрен яңарта Мәмдәл спортчысы. – Икенче елны, кар эрегәнче дип, яуган көнне үк 10 чакрым арага узыштык. Мин финишка иң беренче булып килеп җиттем, ә командирның сәяси эшләр буенча урынбасары: «Бишне генә чаптың, болай тиз булмый», – дип, мине дистанциягә кабат җибәрде. Мин тагын бер тапкыр әйләнеп, беренче булып килдем.
Спорт белән бер «җенләнгән» кеше аңардан арына алмый инде ул. Армиядән кайткач, Айдар абый спортка игътибар зур булган җиргә эшкә урнашырга карар кыла, күрше егете аны: «Казаноргсинтез»да спорт «кайный», әйдә шунда», – дип чакыра. Шулай итеп, хезмәт биографиясе әлеге завод белән бәйләнә.
– Ул чакта ук биредә спорт бик югары дәрәҗәдә иде. Әле дә хәтерлим, декабрьдә эшкә чыктым, 5 гыйн­варда беренче хезмәт хакыннан «Рубин» кибетеннән 56 сумга чаңгы сатып алдым. Авылга да чаңгы белән генә кайтып йөри идем – турыга гына 30 чакрым җыела, – дип искә ала Айдар абый. Алда әйтелгәнчә, бу чорда заводта спорт учагының инде дөрләп янган чагы. – Ярышлар күп, төрле командалар бар иде ул чакта: чаңгы, волейбол, көрәш, йөзү, футбол бик нык үсеш алды. Футболчылар кыш көне туплы хоккей уйнадылар. Завод беренчелегенә, цехлар арасында төрле ярыш­лар күп булды. Хәтеремдә, бер чаңгы эстафетасына ир-атлардан – 45, хатын-кызлардан 25 команда җыелган иде. Үзгәртеп корулар чоры спорт хәрәкәтенә дә тәэсир итте.

Яңа чорның яңа чакырулары
Үзгәртеп корулар җиле бөтен өлкәгә, халыкның бөтен катламнарына кагылып, тормышны бөтенләй башка якка борып куйгач, спортка да игътибар кими шул. Айдар Нурислам улы сөйләвенчә, элек Аккош күле буена халык күпләп йөгерер­гә чыкса, 90нчы елларда андыйлар бик аз гына кала. Хәзер менә, заманалар үзгәргәч, халык спортка кабат тартыла.
– «Казаноргсинтез»га килгәндә исә, башка җирдә халык бөтенләй йөрмәгәндә дә, без ярышлар уздыруны туктатмадык: катнашучылар саны бик күп булмаганда да ярыш­лар барыбер оештырылып килде. Шулай итеп, акрынлап-акрынлап күтәрелде, тормыш дәрәҗәсе яхшыра бару белән бергә, халык спортка яңадан кайтты, – дип сөйли әңгәмәдәшем, заводның бүгенге хәле белән таныштырганда. – Бүген исә заводта спортның бик күп төрләре белән шөгыльләнә халык, ирешелгән нәтиҗәләр шактый. Футбол командасы – Казан беренчелегендә, волейболчылар Һәвәскәрләр лигасында чыгыш ясый. Хатын-кызлар командалары химия предприятие­­лә­ре арасында уздырыла торган спартакиадаларда уңышлы катнашып килә.
Быел беренче тапкыр хоккей командасы оешкан, алар инде иптәшләрчә уен да үткәреп өлгергән. Командада яшь буенча чикләүләр юк, кызыксынып, көчен сынап карарга теләүчеләр 50дән артып киткән. Бу әле башы гына, теләк булганда, нәтиҗәләр, һичшиксез, булачак. Ә теләк юк түгел, әлегә төрлесе төрле җирдә өйрәнүләр үткәреп, хоккейчы формаларын үзләре юнәтеп, 50дән артык спортчы завод данын яклар иде микән? Шулай ук пейнтбол төре дә «Казаноргсинтез» оешмасы өчен әлегә яңалык, команда быел гына оешуга карамастан, аның белән шөгыльләнергә теләүчеләр бик күп. Кышын  чаңгы-тимераякта йөрсә, җәй айларында завод халкы велосипедларда йөреп, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Быел сатып алынган велосипедларны эшчеләр ял көннәренә өйләренә алып тора, эштән шуның белән кайтып китә. Кышын исә алар чаңгыга күчә – ел әйләнәсенә спорт хәрәкәте тукталмый.
Спорт өлкәсендәге нәтиҗәләр, әлбәттә, завод җитәкчелеге тарафыннан булган игътибарга бәйле. Ә «Казаноргсинтез»да ул – зур. Ярышларга йөрү өчен транспорт белән дә, инвентарь-формалар, башка яклап та ярдәм күрсәтелә. Быел кыш чаңгы ярышларын Урман арты бистәсендәге «Кояшлы» ял итү базасында уздырырга җыеналар, аңа хәтле ул һәр елны янәшәдә генә булган урманда уздырылып килгән. Анда чаңгы трассасы өчен полоса булдырылган. Җәй көне дә карап, ауган агачлардан чис­тартып торалар.
– Хәзер завод янәшәсендә генә өч катлы спорт залы төзелә башлады, ул язга сафка басачак. Әлеге комплекста волейбол, футбол мәйданчыклары, теннис, тренажер, көрәш заллары булачак. «Кояшлы»да исә футбол кыры, волейбол мәйданчык­лары төзелде. Җәй көне лагерьда балаларның яллары тәмамлангач, көз айларында шунда завод командалары шөгыльләнә. Анда да яңарту, төзекләндерү эшләре булачак, – ди Айдар абый.
Эшчеләр командалары дигәч тә, аларның бөтенесе дә һә вәскәрләр генә дип уйларга кирәкми. Айдар Миндубаев үзе күптән инде спорт остасына кандидат нормасын үтәгән. Татарстанда биатлон киң тарала башлагач, ул җыелма командага эләгә, РСФСР күләмендә уздырылган төрле ярышларда катнаша. Чаңгы узышлары буенча Казан, республика беренчелекләре җиңүчесе. «Казаноргсинтез»да төрле елларда спортның бик күп төрләре буенча спорт осталары, төрле разрядларга ия булучылар бихисап, ирешелгән нәтиҗәләр дә шактый. Чаңгычы Галина Суслова «Казан марафоны»нда 3нче урынны алган, ул шулай ук Ханты-Мансийскида узган халыкара ярышларда да көчен сынаган. Футболчылар исә быел Төркия­дә узган турнирда катнашып, беренче урынны алуга ирешкән. Заводның шахматчылары Казан, республика күләмендә уңышлы чыгыш ясый. Химия предприятиеләре арасында уздырыла торган спартакиадаларда да «оргсинтез»лылар сынатмый.
Заводта 40 ел эшләп, атказанган хезмәткәр, Россиянең мактаулы химигы булган, соңгы алты елда профсоюз оешмасында спорт бүлеген җитәкләгән Айдар Миндубаев әле бүген дә яңа планнар, спорт өлкәсендә яңа үрләр яулау хыялы белән янып яши. Җаваплылык та зур – «Казаноргсинтез» җәмгыятенең алты дистә еллык спорт традицияләрен саклап, аны тагын да үстерү, эстафетаны киләсе буыннарга тапшыру бурычы тора. Без әле «оргсинтез»лыларның бик күп яңа җиңүләренең шаһиты булырбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading