16+

Тәрбиягә дүрт бала алган Рәфидә Абдуллина: “Табын артында 21 булабыз”

Балаларны көненә кимендә 10 тапкыр кочарга, 10 тапкыр үбәргә, һәрчак үсендереп торырга кирәк, ди Әлки районы Татар Суксуы авылында яшәүче Рәфидә Абдуллина.

Тәрбиягә дүрт бала алган Рәфидә Абдуллина: “Табын артында 21 булабыз”

Балаларны көненә кимендә 10 тапкыр кочарга, 10 тапкыр үбәргә, һәрчак үсендереп торырга кирәк, ди Әлки районы Татар Суксуы авылында яшәүче Рәфидә Абдуллина.

Спас районында туып-үскән Рәфидә Әлки егете Таһир Абдуллинга кияүгә чыга да, яшьләр авылда төпләнеп яши башлый.
– Кем булып кенә эшләмәдем, куркып тормадым. Беләктә көч, егәрлек булган вакытта сарыклар фермасында да, кибеттә дә хезмәт куйдым, шул ук вакытта хат ташучы, сөт җыючы эшләрен дә алып бардым, – дип сөйли безгә Рәфидә апа үзе.

Бер-бер артлы балалары туа. Таһир абый җирле хуҗалыкта агроном булып хезмәт куя. Инде балалары Гомәр, Лилия, Гөлинә үсеп-буйга җиткәч тә, Рәфидә апа өйнең балалар чыр-чуыннан тынып калуына эче пошып иренә балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларны опекага алу турында сүз ката. Сүзеннән чыкмаган, күндәм, тырыш ир аның бу теләген хуплый. Өлкән балалары да әти-әнисенең сүзенә каршы ләм-мим бер ни әйтми. Абдуллиннар район үзәгендәге опека һәм попечительлек бүлегенә барып, тиешле документларны барлап кайта. Шуннан соң махсус укулар аша узалар.

– 2008 елда булды бу хәлиткеч адым. Опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре биргән адрес буенча Чаллы шәһәренә юл тоттым.  Балалар йортында тәрбияләнүче ятим балалар, бусаганы атлап керүгә каршыга йөгереп килгән нәни кыз һәм малайлар... Алар күзләрен тутырып сиңа карый, синнән нидер өмет итә. «Әни!» – ди алар килгән бер ят кешегә. Әни эзли алар, күңелләре китек. Һәркайсына җылылык кирәк. Шундагы балалар йортыннан ике бала күңелемә кереп калды. Опека рәсмиләштергәндә кызым Аринага 1 яшь тә 8 ай, ә улым Эдуардка (анысының мөмкинлекләре чикле – Ред.) 2 яшь иде. Икесе дә тома ятим. Дөресен әйткәндә, кайчак үзең тапкан балаң белән дә уртак тел табуы авыр. Ә биредә... сиңа куркып, шикләнеп күзләрен төбәгән, үзен бу гаиләдә чит тойган, язмыш кыерсыткан бәхетсез балалар. Аларны яратуыңа ничек ышандырырга менә?! Ә ярата алмасаң?  – дип сөйли Рәфидә апа.

Сәламәтлеге ягыннан проблемалары булган малай белән шактый хастаханә юлын таптарга, яңа тормышка ияләштерергә, саулыгын ныгытырга кирәк була бу гаиләгә.

– Эдуардның инвалид булуы да куркытмады безне. “Физик мөмкинлекләре чикле, дигәч тә, бер кулы гына зәгыйфь аның, аяклары, башы эшли, үзенә нәрсә кирәген яхшы белә. Без аны инвалидка санамыйбыз, – ди гаилә башлыгы Таһир абый.
Сабыйлар бу йортта әти-әниле дә була, яшәргә дә өйрәнә. Әти-әниләре вакытында табибларга күрсәтеп, авырлыкларны җиңеп чыгалар.

Ә 2009 елда аларга Ходай тагын бер бүләк ясый. Абдуллиннар гаиләсендә бишенчегә төпчек малайлары Нәсим дөньяга килә. Өй эче янәдән балалар чыр-чуыннан ду килеп тора. Биш елдан соң, инде балалар ныклап аягына баса төшкәч, Рәфидә белән Таһир янә ике кыз баланы үз канатлары астына ала.

–  Хәзер Аринага 15 яшь, Түбән Әлки урта мәктәбендә белем ала, хатын-кызлар көрәше белән шөгыльләнә. Районда беренче урыннар алгач, тренеры белән Пермьгә хәтле барып беренче урынны яулап кайтты. Улым Эдуард Болгар коррекция мәктәбен тәмамлады. Без улым белән бергәләп укыдык: тапкырлау таблицасын, кагыйдәләр өйрәндек, мәсьәләләр чиштек. Һәр текстны унышар мәртәбә укып чыга торган идек. Ник дигәндә, баланың хәтере начар, ул тиз оныта иде. Хәтерне яхшырту өчен нинди генә күнекмәләр кулланып карамадык. Һәр уңышны гаиләдә зур бәйрәм буларак кабул иттек. Мәктәптә аны яраталар. Укытучылар аннан канәгать. Ул хәзер пешекчелеккә укый. Ял һәм каникулларга өйгә кайта, Таһир абыең илтә, каршы ала. Суфия 2006 елгы, ул Лаешта Лаеш техник-икътисад техникумында юридик факультетта белем ала, рәсемнәр ясый, чигә, маникюрга укып йөри. Аделинам да Түбән Әлки урта мәктәбендә белем ала, көрәш белән шөгыльләнә. Балаларымның һәрберсе белән горурланам: алар һәрьяктан җитлеккән көчле шәхескә әверелде.

Абдуллинар гаиләсе спортта да, үзешчәнлектә дә иң активлардан. Рәфидә апа белән Таһир абый үзе Түбән Әлки авыл җирлеге үзешчәннәре составында авылдан-авылга йөреп концертларда катнаша.

 2019 елда Рәфидә ханым “Ел хатын-кызы” бәйгесенең зона турында “Хатын-кыз – ана” номинациясендә беренче урын алган.
– Бер-ике бала үстерү кыендыр ул, ә менә күп булсалар рәхәт. Миннән ничек аларны карарга өлгерәсең, дип сорыйлар. Ничек җитешмисең инде, гаиләңдә буй җиткән егет-кызлар булганда. Алар бит бер-берсен карап, ярдәмләшеп, миңа булышып үсә. Опекага алынган булсалар да, безгә әти-әни дип кенә торалар. 18 тулгач, китәрсез инде, дим үзләренә, алар киләләр дә, юк, сез безнең әти-әниебез, әле безнең балаларыбызны да үстерешерсез, диләр. Шул вакытта елап җибәрәм. Исән-сау, бәхетләре булсын иде, – дип сөйли Рәфидә ханым.

Гаилә башлыгы Таһир абый менә дигән оста гармунчы, баянчы-аккомпаниаторга да укыган, Рафидә ханым җырчы, нәфис сүз остасы. Уллары һәм кызлары да әти-әниләреннән калышмый, барысы да җырчылар да, биючеләр дә.

– Балалар үстергәндә сабыр булыгыз. Барысын да берьюлы һәм шунда ук тормышка ашыру мөмкин түгел. Сабыегызга мөмкинлекләреннән чыгып үзе күтәрә алырдай эшләрне генә кушыгыз. Аңарда һәрчак уңай якны гына күрегез. Беркемнең дә булдыра алмаган эшне эшлисе килми. Балагыз кечкенә генә уңышка да куана белсен, - дип уртаклаша тәрбия серләре белән Рәфидә ханым.

Абдуллиннар ишле гаилә булганга, йорт тулы мал-туар асрыйлар – ихаталарында 20 баш мөгезле эре терлек. Кош-корт үстерәләр, 20 елдан артык инде умарта үрчетәләр, бакча тулы җиләк-җимеш, матур гөлләр, чәчкәләр үстерәләр. Тәмле-татлы ризыклары, көләч йөзләре белән белән балаларын каршы алалар. Ә моңа күпме хезмәт, сабырлык, тырышлык кирәк.

– Балаларым өлгерләр, һәрберсенең эше бүленгән. Беркайчан авыр сүз әйтеп, йөрәгемне яралаганнары юк. Әти-әни дип өзелеп торалар. Бергә кияү-киленнәр, оныклар да җыелгач, табын артында 21 булабыз. Һәрберсен якты чырай, тәмле аш, эссе мунча белән каршылыйбыз, – ди Рәфидә апа.  
Олы улы Гомәр – теш табибы, гаиләсе белән Казанда гомер итә, коттедж салып ята, икенчесе Лилия Базарлы Матакта яши, үзе эше бар, шулай ук өй салу белән мәшгульләр икән. Гөлинәсе Татар Суыксуы авылында яши, бәби үстерә. Илфаты Казанда, полициядә хезмәт итә. Ә кечеләре Нәсим әлегә үз яннарында.
Таһир абый белән Рәфидә апаның йөрәкләре әле һаман яшь. Бер-берсенә искиткеч ихтирамлы караш белән, терәк-таяныч булып яшәүләрен дәвам итәләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading