16+

Тәҗрибә – кыйммәт нәрсә, чөнки аңа яшьлегең белән түлисең

Бар комаклар качып беткәч, кораб батмый башлады.

Бар комаклар качып беткәч, кораб батмый башлады.

Ул гел акыллы сүзләр сөйләп ахмакларча яши.
* * *
Син теләгән нәрсәләрнең барысы да куркуның теге ягында.
* * *
Ир-егет чәй сыман булырга тиеш – кайнар, каты һәм сусаган саен.
* * *
Стакан яртылаш бушмы-тулымы – мөһим түгел. Стакан эчендә нәрсә – шул мөһим.
* * *
Гаделлек һәм тугрылык – кыйм­мәтле бүләк һәм аны арзан бәндәләрдән көтәргә ярамый.
* * *
Яхшы кешеләр башкаларның начарлыгын күрә белми һәм киресенчә.
* * *
Күңелеңдә юшкын калуын теләмәсәң, бер дә юкка кайнама.
* * *
Җаваплылык өстәмә эш белән бүләкләнә.
* * *
Үзенең кол икәнен белмәгән колдан да яхшырак кол юк.
* * *
Тормышыңны катлауландырырга телисең икән, кешеләргә ышан.
* * *
Сине үтермәгән нәрсә минем ачуны чыгара.
* * *
Тәҗрибә – кыйммәт нәрсә, чөнки аңа яшьлегең белән түлисең.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading