16+

Төркия белән Казан арасында сәнгать күпере салынды

Күңел җәүһәрләре булган әдәбият-сәнгатьнең халыклар, илләр арасында дуслык урнаштыруга ярдәменең әледән-әле матур мисалларын күрәбез.

Төркия белән Казан арасында сәнгать күпере салынды

Күңел җәүһәрләре булган әдәбият-сәнгатьнең халыклар, илләр арасында дуслык урнаштыруга ярдәменең әледән-әле матур мисалларын күрәбез.

Күптән түгел генә Республика балалар китапханәсендә Кытай балалар китабы  күргәзмәсе ачылган иде. Инде менә Казанда Төркия  республикасы генерал консуллыгы бинасында  төрек рәссамы Зәки Сербеста һәм Татарстан рәссамы Раиф Төхфәтуллинның  берләштерелгән күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең исеме юкка гына “Сәнгать күперләре” дип аталмый - -  ике халык, ике илнең ике рәссамы  дуслык күперен төсләр-төсмерләр һәм хисләр ярәмендә салырга уйлаганнар.  Әлеге күргәзмәнең ике ил өчен дә әһәмиятле булуын аның ачылышында Измир мэриясе   делегациясе  катнашуы да дәлилли. Хәтта шәхсән мэр Тунч Сойер үзе кырык эшен кырык якка куеп, Казанга килгән.

Зәки Сербест Төркиянең танылган рәссамы. Анкарада Гази университетының  сынлы сәнгать бүлеген тәмамлаган, хезмәт юлын башлангыч мәктәптә рәсем укытучысы  булып  башлаган. Хәзер дә Измир шәһәрендә яши, кулыннан  кылкаләмен төшерми. Актив иҗат итә. Аның төрле илләрдә 90нан артык шәхси күргәзмәсе оештырылган, 155тән артык төрле конкурсларда катнашкан. Казанга да бик теләп һәм дулкынланып килгән.

Раиф Төхфәтуллинга бу күргәзмә 85 яшьлек юбилеена матур бүләк кебек.  Рәсем сәнгате белән балачактан кызыксынган, танылган педагоглар шәкерте төсләр телен белеп  аңлап, яратып иҗат итә. Картиналарыннан Казан шәһәрен яратуын да аңларга була. 1981 елда Домбайда Халыкара шәхси күргәзмә оештырган. Аның картиналарын Германия, Голландия, АКШ һәм Япониядә шәхси тупланмаларда саклана.

Аның “Күл” дигән картинасыннан менә-менә Су анасы чыгар кебек. Бу хакта үзеннән дә сорадым.
-  Әйе,  балачакта әбием миңа Тукай әкиятләрен: “Су анасы”,“Шүрәле”не укый иде. Иҗатка рухландыручы  шулар булгандыр дип әйтә  алам.

Әлеге күргәзмә 25 декабрьгә кадәр ачык була. Барып күреп килегез.


 
Оештыручылар  мондый берләштерелгән күргәзмәләрнең беренчесе генә булса да, соңгысы булмаячагын әйтеп, күргәзмә ачылышына килгәннәрне  шатландырырга ашыктылар.

Фото: Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading