Шәһри Казан

Төркиядә аппартамент тотучы татар егете Салават Сәлим: «Минем уңышларымның сере – Аллага ышану»

Сәяхәтләргә җыенганда, бигрәк тә чит илләргә үк барырга уйласаң, юл биштәренә коену костюмнары, сарафан-итәкләр янына шик-борчулар да салына. Ничек урнашырбыз? Шартлар нинди булыр?

Юллама белән барганда бер хәл әле ул, ә менә Казаннан Анталиядәге Сабантуйга тәвәккәлләп чыгып киткәндә, ул сораулар бихисап күп иде. Ләкин оештыручыларга рәхмәт, алар безне менә дигән аппартаментка урнаштырдылар. Хуҗасы үзебезнең татар егете – Салават. Ул кунакчыл хуҗа гына түгел, кызыклы әңгәмәдәш тә булып чыкты. Минем ише журналист халкы өчен менә дигән табыш.

«Тагын килсеннәр!»

Туристларның үзләре булган урынга кабат килергә теләүләре аңлашыла инде. Кемнәрдер моның өчен диңгезгә тиеннәр ыргыта, әйберләрен онытып калдыра. Баксаң, хуҗалар үзләре дә туристларның кабат килүләрен көтәләр икән. Салаватның шушы сүзләре мине гаҗәпләндереп, сөендерде. Хуҗа кешедә андый теләк булганда, юлчы-сәяхәтче кабат килсен өчен, бөтен тырышлыгын куячак ул, иң кадерле кешесе кебек каршы алачак, озатып калачак. Шуңадыр инде, бер генә төнгә дип Салават аппартаментына кергән Чиләбе кызы ялы беткәнче – ике атна торган. Аңа биредәге иркенлек, мөстәкыйльлек ошаган.

Әйе, бу отельдә, төгәлрәге, аппартаментта сине ашъяулык җәеп, кашык шакылдатып ашарга чакырып тормыйлар, теләгәнеңне үзең пешереп ашыйсың. Ә моның өчен бөтен шартлар да бар: суыткыч та, микродулкынлы мич тә эшләп тора, электр плитәсе дә дүрт камфоркалы. Эсседә иң шатландырганы – кондиционер. Урамда плюс кырык икәнне дә оныттыра ул. Янәшәдә яңа сауган сөт шикелле җылы бассейн. Күләгә кирәк ди­сәң, олы яфраклы пальмалар.

– Хәзер күп кенә кешеләр биш йолдызлы кунакханәләрдән качып, менә безнеке шикелле аппартаментларны сайлый башлады. Юк, арзанрак булган өчен генә түгел, «барысы да кергән» кунакханәләр сиңа уңга-сулга борылырга да ирек бирми. Төшке ашны көтеп утырырга туры килә. Акчасы түләнгән, калдырсаң, кызганыч. Ә безнең кунакханәдә барысы да өйдәге шикелле. Әйтерсең син беркая да китмәгәнсең. Аннары бездә шундый шартларда яшәп караганнан соң кайберәүләр Анталиядән йә Төркиянең башка шәһәрләреннән йорт та ала. Кеше бит ул гел эзләнүдә. Аңа шушы эзләнүендә табарга булыша алсам, мин үземне бәхетле сизәм.

Болар тел тик тормасын өчен генә әйтелгән сүзләре түгел Салаватның. Үзе үк шулай эзләнүләр, табышлар-­югалтулар белән яши ул. Ватаны Башкортстан аның. Әти-­әнисе шунда гомер итә. Тик эчәсе сулары дөнья буйлап чәчелгән булган егетнең, шуларны тамчылап җыеп йөри торгач, шактый гомер йомгагы сүтелгән, шактый юллар үтелгән. Дөньяның төньягында да, Нижневартовскийда торган, Үзбәкстанда, Мәскәүдә дә яшәгән юридик белемле бу егет. Армия хезмәтен СССР флотында узган. Инде менә Урта диңгез ярындагы Төркиянең Анталия каласында гаиләсе белән төпләнгән.

Яшәү мәгънәсе

Һәркем бәхетне үзенчә аңлый бит. Авыруга терелүе – бәхет, ялгызга – кунаклар килү. Бөтен кеше өчен уртак бәхет тә бар, ул – яшәүнең мәгънәсен табу.

 Салават әфәнде бу бәхетне Хаҗ кылырга баргач, бөтен тирәнлеге белән аңлап кайта. Әлхарам мәчетенә кергәч, үзенең ни эзләгәнен, бу дөньяга нигә килгәненә төшенә. Тормыш мәгънәсе гаилә, балалар, яраткан эше... һәм кешеләргә яхшылык кылу икән ич! Соңгысы, бәлки, барысыннан да мөһимрәктер әле. «Шунда уйларым тәртипләп киштәгә тезелгәндәй булды. Алдымда офыклар киңәеп китте, – ди ул, Хаҗ сәфәрен искә алып. – Иман ул биш вакыт намаз уку гына түгел, мәгънәсе тирәндәрәк».

Реклама

Төркиягә килгәндә, төрекчә бер ләммим сүз белми ул. Һәр көнне ике-өч кенә сүз өйрәнә торып, сөйләм байлыгын үстергән. Татар телен белүе нык ярдәм иткән. Аны Төркиянең җылы климаты түгел, ә халкының ярдәмчел, игелекле булуы җәлеп иткән. «Алар яхшы күңелле, – ди ул. – Европада моны сизмәдем. Мин аларны йөрәгем белән кабул иттем». Бәлки, борынгы бабайларның тамырларының уртак булуы үз эшен эшләгәндер.
Телне белми килсә дә, Анталиядә бик тиз үз кеше булып китә Салават. Себердә эшләп мал туплаган егет торак сатып ала. Аннары гаиләсен дә алып килә.

«Өебез каршында – биш каен»

Кунакханәдә без күбрәк Салаватның үзе белән түгел, хатыны – Үзбәкстанда туган кыз – Әсма белән аралаштык. Әтисе вафат булганнан соң, әнисенең туган җире – Татарстанга кайтканннар. Әсмага әле бу вакытта ун яшь кенә булган. Арча районы Апаз авылында үскән, мәктәпне тәмамлаган ул. Әнисе белән үги әтисе һаман шунда. «Өебез каршында биш каен үсә», – ди Әсма, балачагын искә төшереп. Сизеп торам, бик белгертәсе килмәсә дә, сагына ул туган җирен, якыннарын. Юкса, каеннарны бик юксынганда, алар үсә торган Истанбул, Искешәһәргә барып күреп йөрмәс иде.

Үзе дә ике бала әнисе Әсма. Улы – Мөхәммәд, кызы – Сафия. Бик тыйнак, бик тыныч хатын. Әгәр дә барлык хатыннар да шундый холыклы булса, бер генә гаиләдә дә тавыш чыкмас иде. Салават белән Казанда танышканнар. Баштарак кушылуларына беркем дә ризалык бирмәгән. Ләкин мәхәббәт җиңгән. Салават тормыш иптәшенең шундый яхшы хатын һәм ягымлы әни булуына сөенеп туя алмыйдыр. Йөргәндә аяк тавышы да ишетелми, чын мөселман хатыны. Бу аның яулык бәйләвендә, озын итәк киюендә генә түгел, бөтен эш-гамәлләрендә дә чагыла. Балаларын да үзе шикелле итагатьле, әдәпле итеп үстерергә тырыша. Балалары тәртипле генә түгел, талантлы да. Мөхәммәд белән Сафия – кагыйдәләре булмаган көрәш буенча Төркия чемпионнары. Сафиянең тагын бер гаҗәеп сәләте бар. Ул төсләрне күзен йомып та таный. «Аларның һәрберсенең үз дулкыны, тавышы бар», – ди кыз, шуларны тоеп.

Моны хәтта Мәскәүгә шаккатыручылар җыелган шоуга барып та исбатлаган. Әтисенең телефонында ул язма саклана. Безгә дә күрсәтте. Әйе, мондый балаң белән горурланырга да, мактанырга да була. Ниндидер зур спортчылар ясарга теләми алар балаларыннан, бары тик максатчан, җиңәргә өйрәтеп үстерү генә уйлары. Моның өчен Салават вакытын кызганмый. Кырык эше кырык җирдә кырылып ятса да, балаларын рухландырыр өчен һәрбер ярышларына бара. «Балаларга күңел җылыңны бирсәң, киләчәктә артып кайта бит ул, – ди әти кеше. – Баланы «алай итмә, болай ит» – дип, кыса эчендә тәрбияләп булмый. Аның үзендә булган эчке контролен уятырга кирәк. Тәҗрибәң белән уртаклашу да мөһим. Балаларны татарча өйрәтергә дә тырышам. Киләчәктә кирәге чыгар. Татарстан елдан-ел үсә.

Бәлки, кайтып яши башларлар. Аннары тел белүнең беркайчан да беркемгә дә артык булганы юк». Дөрес сөйли. Бигрәк тә, әти-әниең телен белү борынгы тамырларга тоташтырган кебек була. Үзеңне бу дөньяда ялгыз хис итмәс өчен бик кирәк бу.

– Бернәрсәдә эшләмәүне булдыра алмыйм, – диде Салават. Шулайдыр, алайса әле иллегә җитәргә дә ике ел булган бу ир уртасы егет тормышта шуның кадәр күп ирешә алмас иде. – Минем уңышларымның сере – Аллага ышану, һәрвакыт хәрәкәттә булу.»

Монысы да уйдырма түгел, Төркиянең иң биек тавы Такталыкка җәяү менгән. Ә бит бу тау диңгез өстеннән ике чакырым биеклектә.

Салават – әйбәт әңгәмәдәш, яхшы психолог та ул, гыйлеме дә бар. Шуңа аның белән сөйләшеп утырырга рәхәт. Милләтебезнең тарихын да белә ул. Балаларында милли горурлыкны шул тарих аша уятырга тели. Замана проблемалары, яңалыклары да чит түгел. «Хәзер чикләр югала бит. Кеше өен, яшәү урынын үзе сайлый. Кайбер кешеләр өчен торыр урын бөтен дөньяда булырга мөмкин. Мондыйларның саны көннән-көн арта», – дип, тагын бер тапкыр гаҗәпләндерде ул мине. Бакча башыннан ерак китмәгәннәр аңламас моны, билгеле. Тик нәкъ менә шундыйлар, бар дөньяны өй итәргә теләүчеләр өчен йортлар сала да инде Салават.

Аны тыңлаганда, бер хикәят искә төште. Бер карт үләр алдыннан, улына васыять итеп: «Һәр авылда өең булсын!» – дип әйтеп калдырган. Әтисенең тел төбен аңламаган улы, тырыша-тырыша, һәр авылда өй салган да, аптырагач, акыл иясенә барган. «Ничек кенә тырышсам да, әтинең васыятен үти алмыйм», – дип уфтанган. «И, улым, – дигән аксакал, – әтиең бит сиңа һәр авылда дустың– танышың, кереп кунар өең булсын, дип әйтеп калдырган». Сорарга онытсам да, яңа танышым, тырыш милләттәшем Салават Сәлим дә шушы хикәятне ишеткән булгандыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: