16+

Төркиядәге җир тетрәү турында: "Санаулы секундлар эчендә йортлары белән җир астында калганнар..."

Бүген Төркиядә соңгы йөз елдагы иң көчле җир тетрәүләрнең берсе булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, 1014 кеше җимереклекләр астында калып һәлак булган. 5000нән артык кеше яраланган.

Бүген Төркиядә соңгы йөз елдагы иң көчле җир тетрәүләрнең берсе булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, 1014 кеше җимереклекләр астында калып һәлак булган. 5000нән артык кеше яраланган.

Җир асты тирбәнешләре күрше Сириядә дә күзәтелгән. Анда һәлак булучыларның саны 400дән арта. Төркия чиге белән янәшә урнашкан 30 мең кешелек Харим шәһәре җир йөзеннән бөтенләй юкка чыккан диләр. 

Интернеттагы видеоларны карарга да куркыныч. Йортлар бер мизгел эчендә хәрабәгә әверелә. 

Әнкара шәһәрендә яшәүче Ләвәнт Булут безгә хәбәр иткәнчә, Төркиядә җир тетрәү көн дәвамында ике тапкыр булган. 

- Беренчесе иртәнге сәгать бишенчедә Кахраманмараш шәһәренең Пазарҗык районында булды. Аны Төркиянең башка шәһәрләрендә генә түгел, Ирак, Әзәрбәйҗан, Ливан, Мисырда да сизгәннәр. Җир тетрәү магнитудасы 7,7гә җиткән диләр. Бу вакытта күп кеше өйдә була. Санаулы секундлар эчендә йортлары белән җир астында калганнар. Икенче җир тетрәү шул ук шәһәрнең Әлбистан районында сәгать 13.24тә булды. Аның да магнитудасы 7,6гә җиткән, - ди ул. 
Ләвәнт Төркиядә соңгы тапкыр 1999 елда булган җир тетрәүне дә искә алды. Ул вакытта 17 меңнән артык кеше һәлак булды, диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading