16+

Төркиягә ялга бару куркыныч түгелме? Бәяләр артмадымы?

Төркиядә булган фаҗигадән соң ялга җыенган халык якын араларда анда барырга буламы, җир тетрәүләр кабатланмасмы дип шикләнеп куйды. Тур алырга җыенганнар исә бәяләре артмадымы икән дип кызыксына. 

Экспертлар фикеренчә, туристлык районнарында барысы да тыныч. Җир тетрәү Сирия белән чиктәш булган зонада гына булды, дип тынычландыра алар. 
Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтяхов ялга җыенучыларның берсе дә сатып алган турларыннан баш тартмады, ди. 
Сезон вакыты булмагач, Казаннан атнасына иң күбе 200-300 кеше генә бара икән. 
–    Кире уйлап, турдан баш тартучылар юк. Туристлар гадәттә Анатолия яр буе төбәкләренә баралар. Люстралар селкенүдән кала, анда җир тетрәүләр сизелмәде диярлек. Юллама алучылар да бар. Тур бәяләре артмады, шулай ук калды, – диде безгә Рамил Мифтяхов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading