16+

Тролль белән бәйләнешмә, исе чыкмасын

Социаль челтәрләрдә яки интернет-форумнарда еш кына темага кагылышлы булмаган, башкаларның ачуын чыгара торган комментарийларны очратырга туры килә.

Социаль челтәрләрдә яки интернет-форумнарда еш кына темага кагылышлы булмаган, башкаларның ачуын чыгара торган комментарийларны очратырга туры килә.

Кайбер очракта алар ачыктан-ачык провокацион, агрессив төсмердә була. Бу алым – троллинг, ә аны кулланучы тролль дип йөртелә. Болай утыруның мәгънәсе, максаты нәрсәдә һәм аны нәрсә өчен кулланалар?

Инглизчәдән «ялтыравыкка балык каптыру» дип тәрҗемә ителгән троллингның максаты, алда әйтелгәнчә, фикер алышуда катнашучылар арасында бәхәс тудыру. Билгеле, һәрбер тролльнең үз максаты, берәүләр моны махсус заказ белән эшләргә мөмкин, бу очракта алар провокацион белдерүләр, язмалар урнаштыра. Икенчеләре өчен бу бары тик күңел ачу, башкаларны үртәп, кимсетеп, аларның ачуын чыгаруга ирешү – тролль өчен татлы ризык. Тролльләрнең барысы да акыл ягыннан җитлегеп бетмәгән яки белем дәрәҗәсе бик түбән дип уйларга кирәкми, киресенчә, алар арасында бик акыллылар күп, андыйлар үзләре белмәгән темага бик үк кысылмый.

Заказ белән эшләнгән эш икән, ул бу теманы өйрәнә, алдан ук «шпаргалкалар» әзерләп куя һәм, шулар ярдәмендә, һөҗүм итә башлый. Мондыйларны «чиста суга» тартып чыгаруның бер ысулы – теманы башка тарафка (ул белмәгәненә) борып, шунда кертеп батыру. Чөнки аның кул астындагы шпаргалкалары бары бер генә тема буенча әзерләнгән, ә кирәкле материалны эзләп табу өчен вакыт кирәк. Әгәр ул ык-мык килә һәм һаман әүвәлге темага кайтырга тырыша, мөмкинлек чыгу белән кимсетергә, шәхескә керешергә тотына икән – ул үзенең тролль икәнен ачып сала. Иң яхшы саклану чарасы – һөҗүм дигән гыйбарә бар, шул рәвешле, тролльне үз алымы белән бирелдерергә була, әгәр ул кимсетергә маташа икән, димәк, бу аның җиңелүе дигән сүз. Әлбәттә, троллинг өчен баштан сыйпамыйлар, шуңа күрә дә аларның күбесе чит исем астында, чыраен күрсәтмичә утыра.

Троллингның төрлесе бар. «Калын» дигәне – дорфа рәвештә тирә-юньдәгеләрне кимсетү, сүгенү, ачыктан-ачык җәнҗал чыгару белән мәшгуль. Андыйлар озак тоткарланмый, йә кара исемлеккә эләгә, йә аларны модераторлар бикләп куя. Ә «нечкә» троллинг – битлек кигән хулиганны хәтерләтә. Ул сүгенми, ачыктан-ачык рәнҗетми, әмма ул бик нечкә иттереп, сарказм белән көлә ала – бу исә кешегә бик нык психологик тәэсир ясый. Аның тролль икәнен ачыклау да җиңел түгел һәм һәрчакта да үзен алай тотмаска да мөмкин, әмма, мөмкинлек чыгу белән, кабат «чагып» ала. Гадәттә, тролльнең корбаннары – форум-чатларда аралашу тәҗрибәсе булмаганнар һәм сүз көрәшендә үзенең хаклы булуын исбатларга тырышучылар. Мондыйлар провокациягә тиз бирелә, ә тролль шуны гына көтә – утка май сибеп, мониторның теге ягында көлеп утыра. Ул шулай үзенә рәхәтлек ала.

Тролльләрнең социаль челтәрләрдә бите бер генә булмый, кара исемлеккә эләккәндә яки модераторлар тарафыннан куылган очрак өчен аның һәрчак запаста икенче аккаунты әзер тора. Аларның кайберсе, иренмичә, үз битен ашыкмыйча, дуслар өстәп, җыр-видеолар куеп, шикләнмәслек итеп ясап куя. Троллинг форумнардагыларны бәхәсләштерү, бер файдасыз сүз боткасы куерту өчен генә түгел, ә аерым бер кешегә юнәлергә дә мөмкин. Әлбәттә, ул үзенең корбанын әүвәл яхшылап өйрәнә, аның турында мәгълүмат туплый. Күпчелек социаль челтәрдәге битенә кирәгеннән артык шәхси мәгълүматын чыгарып сала, кайберәүләрнең ул көндәлекне хәтерләтә. Бәлки ул аларның комплексыдыр, башкалар алдында мактанасы килү теләгедер, әмма бүгенге көндә диңгез суына аягыңны тыгып төшкән фото белән берәүнең дә исен китерә алмыйсың. Ике көннең берендә балаңның фотосын тезеп утыру да килешеп бетми, чит кеше сүзләрен статуска язу да кирәк түгел, ә болар бөтенесе – тролль өчен азык. Һөҗүмен башлаганчы ул әүвәл корбанының портретын ясап, авырткан нокталарын барлап чыгачак, аннан соң тактик алымнарын кулланачак. «Мин шундый гына, башка төрле булмам» дип баналь сүзләр язган 40 яшьлек хатын-кыздан оста тролль бик зәһәр итеп көләчәк.

Фотографияләр арасында кыйммәтле машиналар, бизәнү әйберләре, акча икән, димәк, бу кеше бай түгел һәм тролль аңа бу хакта исенә төшерәчәк. Бу гына да түгел, тролль әле корбанының нинди рәсемнәргә яки язмаларга лайк куйганын да өйрәнәчәк һәм шулар ярдәмендә, аның психологик картинасын тулыландырачак. Аңлашылганча, социаль челтәрдәге биткә мәгълүмат куеп, һәркем үзенең авырткан нокталарын ачып сала.

Тролльдән ничек котылырга? Аны «туендырырга» кирәкми, яки бер белмәгән кешенең кимсетүләренә җавап биреп торудан мәгънә юк. Аңа игътибар итсәң, ул сиңа бише белән җавап бирергә әзер тора. Һәркемгә үзеңнең хаклы икәнеңне исбатларга да кирәкми. Тролль мондыйларны гына күргән инде, ул бу өлкәдә тәҗрибәле. Әгәр дә вакытыгызны һәм энергиягезне кызганмыйча урынына утыртасыгыз килә икән, аның тактик алымнарына каршы стратегик алымнар уйлап табасы була. Тактик – эшләү мөмкинлеге булганда, нәрсә эшләргә икәнен белүче, ә стратег – эшләү мөмкинлеге булмаганда да нәрсәдер уйлап табып эшләүче. Менә шундый осталыкка ия булсагыз, сезгә тролль куркыныч түгел, андый сәләтегез юк икән, бәлки сезгә аларны читләтеп үтәргәдер? Бер кирәкмәгән нәрсәгә кагылып китсәң, исе чыга торган гадәт бар бит.

фото: biz360.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading