Бусагада юаш кына басып торган улын Маһирә кочаклап ук алды. Шелтәләргә теләде, булдыра алмады. Муенына тамган кайнар тамчылардан сискәнеп китте малай.
Дәвамы. Башы.
– Җылама, әни! Моннан болай ватмам шуларның тәрәзәләрен, – диде ул.
– Әй, улым, улым! Бигрәк тар шул уйнар урыннарыгыз...
Маһирәнең күзе улының аягы янында яткан унлыкка төште.
– Бу нәрсә тагын?
– Теге абый бирде.
Таный аны Маһирә, таный... Шул унлык икән шул... Ананың күңеле тагын да нечкәрә төште, ул Һадины тагын да кысыбрак кочаклады:
– Алай шукланырга ярамый бит, улым... Ярамый. Әтиең дә яратмас! Кояшның чыгуын да, баюын да ишегалдында бер чагында да күреп булмый. Әмма караңгылык бер ашыкса, бик тиз иңеп, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, утлар алдыра. Кемнәрдер эштән кайталар, кемнәрдер эшкә бара, ишегалдында зурлар хәрәкәте.
Кич җитүгә, Маһирәнең тынычсызлыгы арта төшә: баланың өстеннән бикләп, төнге сменага эшкә барырга кирәк. Ул шыпырт кына аңа ашарга-эчәргә әзерли, саран гына сүзләр белән аны үгетләргә керешә:
– Ары-бире сугылма, тамагыңа аша да ятып йокла!
Әнисенең аяк тавышлары тынуга, Һади ипи белән сөтне ялт иттерде дә салкын су белән генә чынаяк чокырын юып куйды. Шуның белән эш, мавыгулар бетеп тә китте. Ул әрле-бирле йөренде, карават астыннан тычкан тәбесе тартып чыгарды, кире куйды һәм урынга менеп ятты.
Кайдадыр еракта зыңгылдап трамвайлар узды. Күкне шаулатып, самолет үтте. Әмма ул арыган иде, авызын тәмләп чәпелдәтә-чәпелдәтә җәйрәп, рәхәтләнеп йокыга да китте.
Шәһәр уртасына утырган ишле кешеле бу йортның башка тәрәзәләрендә дә берәм-берәм утлар сүнде. Доминочылар китүгә, ишегалдына парлылар кайтты. Алар караңгырак почмакларга, аулаграк урыннарга басып үбешәләр. Ап-ак пәрдәләр эленгән тәрәзәләр аларга кул болгый. Белеп кенә булмый, хуплыйлармы алар парлыларны, әллә ашыкмаска өндәп кисәтәләрме? Егет кызны ныграк кочаклый һәм тәрәзәләр ишетмәслек итеп кенә:
– Бүлмә тапкач та өйләнешәбез, җаным! – дип пышылдый...
2
Һади кызган май исенә уянып китте. Яп-якты! Әнисе, эштән кайтып, майлы таба тирәсендә булаша. Малай, сикереп торган уңайга бер-ике коймакны элдерде дә, томырылып, баскычтан төшә башлады. Күрше карчыгы су алып менә икән, җан-фәрманга атылып төшкән Һади бүксәсе белән чиләккә барып та бәрелде. Карчык сукранып тормады, ябык йодрыгы белән малайның җилкәсенә генә кундырды. Һади шул шәпкә ишегалдына атылып чыкты.
Тик юеш чалбар белән кеше күзенә күренергә ярамый... Ул тиз генә Сәйфуллиннар тәрәзәсен карап килергә һәм өйгә керергә ниятләде. Ишегалды уртасына җитүгә, аның күзе кичтән доминочылардан калган таякка төште. Юан, шоп-шома, әйбәт таяк... Тукта әле. Бу таяктан уенчык тәрәзә рамы ясап җибәрсәң!.. Пыяла да тапсаң...
Ул як-ягына каранды да, таякны элдереп, һәрвакыт ачык авызлы ишеккә чумды. Коймак тирәсендә әвәрә булып йөрүче Маһирә күрми дә калды, малай таякны ялт итеп карават астына шудырды. Күрмәве хәерлерәк, йә ачулана башлар...
Тәрәзәне Һади әнисе югында ясап куяр... Соңыннан, әзер булгач кына күрсәтер. Менә мактар инде әнисе!
Ашап-эчеп алгач, Маһирә йокларга ятты. Шуны гына көтеп торган Һади таякка ябышты, тырышып-тырмашып аны дүрткә ярды һәм эшкә кереште.
Дөп-дөп йөргән аяк тавышлары Маһирәне тәмле йокысыннан уяттылар. Күзен ачса, бусага янында дүрт-биш кеше басып тора. Идәндә йомычкаларга, чыраларга күмелеп, киселгән чәнчә бармагын кысып, улы Һади утыра.
– Менә күр инде!
– Шул малай актыгы алгандыр, дип әйтемме мин сезгә?
– Нәрсә булды тагын? – дип сорады Маһирә, карават башындагы яулыкка үрелеп.
– Нәрсә булсын! Менә Сәмигулла абзый таягын ишегалдында калдырган. Синең малаең шуны урлаган.
Юаш, басынкы Сәмигулла карт бер читтәрәк тора һәм бу шау-шуны кузгатуына үкенгән сыман, сакалын тарткалый иде.
– Син, Өммегөлсем килен, алай димә әле... Сабый кызыккандыр да алгандыр, диген.
– Мин тәрәзә ясыйм, – диде малай, зур күзләрен мөлдерәтеп.
Өммегөлсем дәррәү чәрелдәп кычкырды:
– Ясый, һе, кара әле берәүләрне!
– Син тәрәзәләрне вата гына беләсең!
– Синең ишеләрдән гомергә игелек буласы юк!
Ачык тәрәзә турысына бөтен ишегалды җыелды. Сәмигулла акрын гына Маһирәләрдән чыгып китсә дә, ярсыган хатыннар тиз генә тыела алмадылар. Малай, әнисенең яшь белән чыланган яңакларына карап, калтыравыклы тавыш белән:
– Мин чыннан да тәрәзә ясыйм, әни. Менә рамнары. Менә... – диде.
Ниһаять, бүлмә тын кала. Маһирә улының киселгән бармагын ак чүпрәк белән бәйли, аның яшь тулы күзләрен күреп кочаклап үзе дә елап җибәрә:
– Алай ярамый бит инде, улым! Ярамый...
Кич белән Маһирә тагын эшкә китә. Малай аның җыенуын сүзсез генә күзәтеп торды да:
– Әни, бүген ишекне бикләмә инде. Мин ишегалдында аз гына уйныйм да керәм, – диде.
– Ярамый, улым.
Маһирә бер шешә сөт белән бер кисәк ипине сумкасына салды.
– Әни...
– Ярамый, улым...
– Печтик кенә, нәни генә уйныйм.
– Азга гына түз инде. Менә ике көннән көндезге сменага күчәм. Үзеңне Ботан бакчасына алып барырмын. Арысланнар китергәннәр, ди.
– Арысланнар? Әй, читлектә бит алар!– Малай өметсезләнеп ишеккә карый, нәни йодрыкларын йомарлап күз тирәләрен уа. Менә теге якта йозак чылтырый һәм Маһирә апа соңгы кат улына эндәшә:
– Улым, әйбәт кенә бул.
Менә ул почмактагы ярыкка ачкычны яшерә, баскыч араталары ямьсез шыгырдыйлар.
Ишегалдына чыккач, Маһирә тәрәзәгә күтәрелеп карады. Юк, Һади үпкәләгән, күренми...
Күңелсез кич җитә. Һади әйләнә, тулгана, мендәрен изеп бетерә, тик йокы һаман килми. Урамда чыр-чу, чыңгылдап трамвайлар үтеп китә. Менә күрше карчыгы да кереп килә. Малай атылып ишек янына бара.
– Апа-у!
– Нәрсә бар? – дип сорый кырыс тавыш.
– Почмакта, примус астындагы ярыкта ачкыч бар. Ишекне генә ач инде, апа.
– Кая барасың?
– Монда гына, монда гына, апа!
Аяк тавышлары ерагая:
– Өеңдә генә утыр!
Малай, кеше үткәнен көтеп колагын ишек ярыгына куеп, бик озак бусагада утыра. Тырнаклары белән ишекне тырнап чиртеп карый.
Тәрәзәдән айлы төн бүлмәгә карый. Тамчылы гөлнең хисапсыз күп алкалары көмештән коелгандай ялтырыйлар. Шундый көмеш алкаларың булсын икән дә шуларны әниеңә бүләк итсәң икән!.. Малай бер тамчыны өзеп алып, учында уып карый. Аннары гөл чүлмәкләрен бер кырыйга этеп, түше белән тәрәзә төбенә ята.
Тәрәзәләрдә бер-бер артлы утлар сүнәләр. Почмакларда егетләр, кызлар торалар. Малайның дәрте, теләкләре күкрәгенә сыймый, аның бу тәрәзәләр белән чуарланган ишегалдыннан читкә, еракка китәсе, теләгәнчә уйныйсы, чабасы, йөгерәсе килә. Ашыгып, ишеккә килә, ябык иңнәре белән этеп карый. Аннары, ачуы кабарып, мич алдыннан ярты кирпеч табып ала, тәрәзә каршысына килә. Каршыдагы сары тәрәзәдә кемнәрнеңдер шәүләләре уйный. Малай тешләрен кыса да бар көченә кирпеч кисәген тәрәзәгә тондыра... Шәүләләр куркышып сикерәләр...
«Челтер-р!» иттереп пыяла коелган тавыш яңгырый. Кемнәрдер тап-топ чаба башлыйлар. Ярты сәгать үтәр-үтмәстән, ишегалдында милиция сыбызгысы яңгырый.
Малай карават астында бөгәрләнеп ята. Ишек бикле шул, ача алмыйсыз!.. Ә ачкычның кайда икәнен ул сезгә гомердә дә әйтмәс!..
3
Маһирә икенче көнне улын урамга бөтенләй чыгармады. Ана баласы өчен чын-чынлап куркуга төште. Әллә ишегалдындагыларның сүзе раска чыгамы, хулиган, башкисәр булып үсәме әллә аның улы? Өй эчендә ифрат тыңлаулы, хәленнән килгәнчә әнисенә булышып, ярдәмләшеп йөрүче бала, ишегалдына чыккач, нигә үзгәрә?..
Балалар бакчасына урнаштыра алмады шул ул аны!
Яңа квартира да кайчан бирерләр әле. Ни дисәң дә, кысан булса да, торыр куышыгыз бар, диләр...
Ә тол калып, мең хәсрәт белән күз текәп үстергән бердәнберең юньсез булып чыкса нишләрсең? Нинди чараларын күрергә, нишләргә инде ялгыз анага?..
Һади, әнисе алдында гаебен сизенеп, тын гына юнышып утыра. Утыра торгач, аның түземе бетеп китте, малай киерелгәләде, сузылгалады, тәрәзә яныннан әйләнеп килде. Каршыдагы квартирага пыялачының килүен көтә иде ул. Әллә аның оста кулы, әллә аталарча ягымлы карашы малайның йөрәгенә кереп калган иде.
Пыялачы төш вакытында гына килде. Каршы квартирада хәрәкәт башлануыннан сизде моны малай. Әнисе ял итәргә яткан иде. Ул, аңа сиздермәскә тырышып, тәрәзә янына килде һәм пәрдә почмагын ачып күзәтә башлады. Менә тәрәзә ачылды, менә ике кул сузылды. Менә пыялачының башы күренде. Ул түгел лә бу!
Малайга кинәт кенә күңелсез булып китте. Кичәге абый нигә килмәгән инде? Ай-яй, оста эшли иде! Монысы аның кебек үк булдыра алмый торгандыр әле, мөгаен. Берәр почмакта ярык калдырыр да китәр әле менә. Монысының да алмазы шулай ялтырый микән? Юк, кичәге абый кебек керт итеп кенә кисеп төшерә алмас бу, тотынуы ук башка бит тегенең. Их, шул абыйга ияреп, йорттан йортка пыяла куеп йөрисе иде!
Үз башына килгән бу дуамал фикердән малай тынычлыгын җуйды. Гөл сабакларын сындыра-сындыра, тәрәзә төбенә үк менеп, пыялачының ялтыр-йолтыр маташканын карап тора башлады. Теге абый ник килмәде, дип кычкырыргамы әллә? Әнисе уяныр инде...
Пыялачы, эшен бетереп, тәрәзәне ябып куйды. Һадига кызык та бетте. Ул яңадан чыралары, йомычкалары янына килеп утырды. Аның эче поша, кулы кычыта, аяк табаннары кымырҗып тора иде. Ул, нәүмизләнеп, ишеккә карап алды. Әнисе иртән: «Ишетсен колагың, бусаганы атлап чыгасы булма!» – дип кисәткән иде.
Ялт итеп кенә чыгып, теге абый турында сорашып керсә? Әнисе сизми дә кала ич!
Һоп лә! Баскыч араталары шыгырдарга да өлгерми калдылар. Һади, бала-чага өерен ерып, уртагарак чыкты да күрше кызыннан:
– Пыялачы абый сездә чәй эчеп утырамы әллә? – дип сорады.
– Белдең, – диде кыз.– Ул әллә кайчан китте инде.
Малай, бер секунд уйланып тормастан, капкага йөгерде. Пыялачы урамда да күренмәде. Сорап кала алмавына әрнегән малай кичәге абый киткән якка карап чаба башлады.
Сулуы кабынды, урам ташлары ялан тәпине чагып авырттырдылар. Һади әллә никадәр абыйларны, апаларны куып узды, тик җилкәсенә агач тартма утырткан кеше күренмәде.
Бер бакча янындагы су сатучы янына җиткәч, малай тукталды. Кипшергән иреннәрен ялаштырып карап торды да кеше юграк вакытта су сатучы янына килде.
– Апа, пыялачылар кайда эшли, белмисезме?
– Нинди пыялачылар?
– Тәрәзә пыяласы куючылар.
– Каян белим ди мин? Әнә тегендә йортлар салалар, шунда эшлиләрдер.
Малай, башын иеп, борынын тартты:
– Апа, буямыйча гына бер стакан су эчерт әле.
– Акчаң бармы?
– Юк.
Хатын, сыек кына кызартып, малайга бер стакан су сузды:
– Әтиеңнән алгач, килеп түләрсең.
Малай, йотлыгып, суны эчеп бетерде:
– Озакламый үзем эшли башлыйм мин!
– Әллә?
– Рәхмәт!
Һади, чаба-чаба, тукталышка килеп җитте.
Иң кирәген – йортлар сала торган җиргә трамвай белән барып булуын ул белеп алган иде инде.
Шактый бардылар. Вагондагы кешеләр әллә ничә кат алышындылар. Ахыргы тукталышта Һади төшеп калды. Зур-зур күтәрү краннарын, дәү-дәү йортларны, әллә нинди машиналарны күргәч, малай авызын ачып катты да калды.
Йортларның инде салынып бетеп килгәннәре дә, ярты юлдашлары да бар иде. Машинага төялгән кызлар Һадига кул болгап кычкырып уздылар. Йортлардагы йөзләрчә тәрәзәләрне күргәч, ул бөтенләй югалып калды. Тәрәзәләрдә кешеләр, өстә кешеләр, аста кешеләр... Исемен дә белмәгән килеш пыялачыны каян эзләп табарсың монда? Былтыр Ботан бакчасында әнисеннән аерылып калып та аһ иткән иде. Халык та күпме генә иде әле анда...
Кая барып керергә белмичә, ул ары-бире сугылды, экскаваторның эшен карап торды. Якында гына үз исемен ишеткәч, малай сискәнеп китте.
– Һади, нишлисең монда?
Караса, Сәйфуллин икән. Малай, шүрләп, артка чигенә башлады.
– Тукта, тукта! Нигә килдең монда?
Һади ычкынып чаба башлады, абынып егылды. Сәйфуллин көлеп җибәрде:
– Кая качасың, жүләр?! Мондарак кил. Ни эзлисең, әйт?
Дәвамы бар
Аяз Гыйләҗев
Фото: pixabay.com
Комментарийлар
0
0
кайчан дәвамы басыла?
0
0
gulnara-79
0
0
Хикәянең ахыры 4 май санында газетада, 5 майда сайтта чыга.
0
0