Ә без үскән заманда сугыш яралары әле бик яңа иде, классташларның бик күбесенең әтисе сугыштан кайткан кешеләр иде. Сугыш турында бик сөйләргә яратмасалар да, барыбер үзара аралашып утырганда, берәр истәлек калкып чыга. Әбүбәкер абыйның (Рәшит Габбасовның әтисе) сөйләгәне истә калган. «Эссе көн, сугыша-сугыша, бер авылдан фашистларны куып чыгардык та, авыл башындагы кое янында туктап су эчмәкче булып, капкачын ачсак... кое авызына кадәр мәет тутырып качкан фашист». Менә шуларны онытып кара инде син! Төшләрендә дә гомер буе сугыш белән саташканнардыр инде ул ветераннар.
Без караган кинолар да гел сугыш турында иде диярлек. Балалар киносын, 5 тиен акча таба алсак, калдырмадык инде бер дә. Куркыныч җирләрендә күзне йомсак та, йә читкә борылсак та, икенче көнне тагын кинога төшәбез. Без кызлар карыйбыз, елашабыз да бетә инде. Ә малайлар икенче көнне, ул кино турында энәсеннән җебенә кадәр фикер алышып, дискуссия үткәрәләр әле.
Комментарийлар
0
0
Кызганычка каршы әлеге буынга да сугыш әфатен татырга туры килде шул. Кайдадыр сабыйлар, кайдадыр тумаганнары да инде ятим калырга өлгерде. Кемнәрдер сөйгәннәрен, малайларын югалтты. Тагы күпме булыр югалтулар.
0
0