16+

Циркка хайваннар кирәкме?

Әгерҗе шәһәр Советы депутаты Марсель Шахмин хайваннар катнашында циркларны тыярга тәкъдим иткән. Бу мәсьәләне Россия күләмендә дә күтәргән булганнар. Татарстан исә бу өлкәдә беренче булыр, дип фикерен белдергән депутат. Ә сез ничек уйлыйсыз, циркларга хайваннар кирәкме?

Әгерҗе шәһәр Советы депутаты Марсель Шахмин хайваннар катнашында циркларны тыярга тәкъдим иткән. Бу мәсьәләне Россия күләмендә дә күтәргән булганнар. Татарстан исә бу өлкәдә беренче булыр, дип фикерен белдергән депутат. Ә сез ничек уйлыйсыз, циркларга хайваннар кирәкме?

Раяз Фасыйхов, Татарстанның атказанган артисты:

– Бу хакта үзем дә күптән уйланып йөри идем. Хайваннарны өйрәткән вакытта җәберләгән язмаларны интернетка да еш куялар. Нык кызганам аларны, борынчык­лар киертеп, аларга сугып нидер эшләргә мәҗбүр итүләре күңелгә бик тия. Аеруча ерткыч хайваннарны жәллим. Алар бит инде хайваннар арасында хуҗа булырга тиеш. Ә монда кешенең таяк белән селтәнгәненә сикереп йөрер­гә мәҗбүрләр. Циркка хайваннар кирәк түгел. Кечкенә вакытта Юрий Куклачевны мәчеләре белән көтеп ала идек. Хәзер инде күптән цирк­ка барганым юк. Хайваннарны күрергә зоопаркка барырга кирәк. Анда да аларга уңайлы шартлар тудырылсын иде.

Таһир Һадиев, Дәүләт Советы депутаты:

– Язучы Джек Лондонның бик әйбәт сүзләре бар: «Кем малларны өйрәткәнне күрә, ул кеше беркайчан да циркка бармый», – дигән. Хайваннардан башка циркны күз алдына китерү авыр анысы. Иң мөһиме – аларны кыерсытмасыннар иде.

Рамил Шәрифуллин, Казан циркы директоры:

– Тигез җирдә проблема ясыйлар. Күрәсең, бу депутат мәсьәләнең асылын аңлап бетерми. Россия күләмендәге үзгәрешләр контактлы зоопаркларга кагыла. Аннары зур циркларны күчмә, шапито цирклар белән бутарга ярамый. Безнең Казан циркында хайваннар бик аз. Башлыча этләр, мәчеләр. Әгәр цирк­та шартлар начар булса, алар үрчемәс, озак яшәмәс иде. Хайваннардан башка циркны күз алдына китереп булмый. Балалар өчен бу аеруча күңелсез булыр иде. Безнең цирклар гаилә өчен. Иң мөһиме  – хайваннар өчен барлык шартлар да тудырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading