Диварларны нинди генә яхшы сыйфатлы штукатурка белән сылама, иртәме-соңмы анда барыбер “Цой исән!” дигән язу пәйда булачак. Утыз ел инде шулай, “Кино” төркеменең лидеры Виктор Цой 1990 елның августында бакыйлыкка күчкәннән бирле.
Кеше халык арасына чыгып, бераз танылу алса, сәясиләнә башлый. Ток-шоуларда акыл сата ул, теге яки бу кандидат өчен тавыш бирергә өнди, кайберсе әле үзе дә кәнәфигә үрмәли. Яратышу өчен генә яратышуның әллә ни ләззәте булмаганы кебек, хакимият өчен генә хакимиятнең дә әллә ниниди нәтиҗәлелеге булмаячак. Ул бары тик шәхси амбицияңне канәгатьләндерү генә, дермантин кәнәфилек чире. Югыйсә, һәркем үзе булдыра алган нәрсә белән генә шөгыльләнергә тиеш тә бит. Югарыдан сиңа җырлау сәләте бирелгән икән – рәхәтләндер халыкны үзеңнең моңың белән.
Виктор Цой бүген дә яшәсә, ул кай тарафны сайлар иде икән? Аның исеме, бакыйлыкка китүе турында шулхәтле фикерләр күп, һәркем аны төрлечә фаразлап, кумирын күңеленә хуш килгән баррикадада күрергә тели. Хәтта СССРның бердәнбер президенты Михаил Горбачев та аның җыр сүзләрен ишетеп, дәртләнеп китеп үзгәртеп коруларны башлаган диючеләр бар. Кеше фантазиясенә чикләр юк, ул әллә нинди мифлар тудырырга сәләтле. Үзгәртеп корулар 1985 елда башланды, Цойның “үзгәрешләр тавышы” бер елдан соң гына яңгырый. Автор-башкаручы үзе дә, иҗатташ дуслары да җырларның бернинди сәяси яссылыкта язылмаганын әллә ничә тапкыр исбатлап карый. Әмма халык башкача кабул итә һәм һәркем үзенчә хаклы: җырда ул үзе ишетергә теләгәнне ишетә. Ләкин сәясәтчеләр моны үз кулларындагы корал итеп файдалана башлый икән, иҗат мәйданы сәяси көрәш мәйданына әверелеп кала.
Бүгенге көн каланчасыннан туксанынчы еллар өчен легендар җырчының кем булуын аңлап карау җиңел түгел, без бөтенләй бүтән заманда яшибез. “Кино” төременең лидеры СССР таркалуга бер ел кала бакыйлыкка күчте. Ә башкалар яңа заман таләпләренә яраклашып, ноталарны үзгәртеп, сырда-майда яши. Ләкин берсенең дә Виктор Цой кебек меңнәрне үзе артыннан ияртә алганы да, үзеннән соң төрле буын вәкилләре дистә еллар тыңлаячак җырлар калдырганы юк әле. Чөнки аларда андый омтылыш юк: ул ипи кисәгенең өстендәге уылдык шуып төшмәсен дип кайгыра, яратышу өчен генә яратыша, хакимлек өчен генә кәнәфиенә ябыша.
Ә гади халык нишли? Ул “Кино” төркеме җырларының сүзләрен лозунг итеп күтәреп (күп очракта бу читтән генә май сибеп торучылар ярдәменнән башка булмый, билгеле), нидер үзгәртергә, ватарга, җимерергә омтыла. Ләкин үзгәртү – ул вату-җимерү генә түгел. СССР таралып, аның нигез ташлары өстендә утырып уйлап, яңасын әмәлләгәнче дистә еллар узды. “Үзгәрешләр телим” дип җырлап, Цой вату-җимерү, баррикадаларны күзалдында тотмавын, һәркемнең үзендәге үзгәрешләргә чакырганын уйланып караучылар күмпе икән? Акыл сатабыз, башкаларны гаеплибез, үз өең кырыйда гына булганына сөенәбез дә, күктән манный боткасын көтәбез. Югыйсә бер акыл иясе: “Дөньяны үзгәртүне үзеңнән башла”, – дип, күптән әйтеп калдырган. Шуны ук Цой аша да җиткерергә омтылганнар, ахры, әмма без әле моны аңларлык дәрәҗәдә түгел... “Яп ишекне, китәм мин”, дип үз дөньясын үзгәртергә китүчеләр чираты сыек.
Фото: http://pixabay.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар