16+

«Туберкулезның сәбәбе стресс та була ала»

Дөньяда көн саен 4500 кеше туберкулез авыруыннан үлә. Ул үлемгә китерә торган ун төп авыруның берсе булып санала.

«Туберкулезның сәбәбе стресс та була ала»

Дөньяда көн саен 4500 кеше туберкулез авыруыннан үлә. Ул үлемгә китерә торган ун төп авыруның берсе булып санала.

Ел саен әлеге авыру белән 10 млн нан артык кеше авырый. Татарстанда исә авыручылар саны 2000 елдан бирле уртача 6-7 процентка кимеп барган. Әлеге мәгълүматларны Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашу вакытында җиткерде.

Ун районда (Аксубай, Әлмәт, Әгерҗе, Баулы, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Лаеш) авыручылар саны республикадагы уртача күрсәткечләрдән артып киткән. Хәзерге вакытта Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны 2000нән артык. 

Матбугат очрашуында балалар арасындагы туберкулез очраклары ачыклануга аерым басым ясалды. Любовь Авдонина әйтүенчә, 2018 елда Татарстанда ике яшькә кадәрге балаларның туберкулез белән авыру күрсәткечләре, 2017 ел белән чагыштырганда, 27 процентка арткан. 

– Республикада туберкулез авыруы кимүенә карамастан, 2015 елдан нәни балалар арасында күрсәткечләр югары булып кала. 2018 елда ике яшькә кадәрге 11 бала авырган. Бер яше тулмаган балаларда да туберкулез очраклары табылган. Моның сәбәбе – олылар арасында инфекция вакытында ачыкланмавы. Олылар флюорографияне вакытында узуга ваемсыз карый һәм үз балаларын куркыныч астына куя, – диде ул.

Туберкулез белән авыру очраклары балалар бакчасына йөрүче балалар арасында да ачыкланган. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова сүзләренчә, кечкенә балаларның туберкулез йоктыру очракларын тикшерү барышында, 45 процентында әниләрнең флюорография узмаганы ачыкланган. Казан һәм Түбән Камада – икешәр кеше, Питрәчтә шундый бер ана табылган. Шуңа күрә яңа туган бала белән тыгыз элемтәдә торучы барлык туганнарның флюорография узуы бик мөһим.
Рәмзия Фатыйхова туберкулез ачыкланган ун баланың авырулар белән контактта булганын билгеләп узды. Ике очракта (18 процент) балалар ата-анасының вакцинациядән (БЦЖ) баш тарту сәбәбе белән авырган. 

Табиб әйтүенчә, иммунодиагностика ел саен кечкенә балаларга һәм яшүсмерләргә уздырыла. Баш тартучылар аеруча Алабуга, Кукмара, Түбән Кама, Яшел Үзән, Азнакай районнарында һәм Казанда күп. 

– Кызганыч, фтизиатрия законында проблемалар бар – табиб, хокуклары булмый торып, бала сәламәтлеге өчен җаваплы, ә гаиләнең хокуклары була торып, аңа җаваплылык йөкләнми. Дөрес, ата-аналар күзәтүдән, профилактик дәваланудан, проба куюдан баш тартуы һәм җаваплылыкны үзенә алуы турында расписка яза. Ә аннары бала авырса, чынлыкта исә аларга бер җаваплылык та каралмый, – диде.

Мәктәп яшендәге балалар арасында авыру күрсәткечләре – 3,6 тапкыр, яшүсмерләр мохитендә 5,2 мәртәбә кимегән. Туберкулез белән авыруның кимүе, нигездә, мәктәп һәм яшүсмерләр арасында күзәтелә, бу – Диаскинтест нигезендә иммунодиагностика уза торган балалар категориясе. 
Шулай ук табиб балаларда туберкулезның катлаулы формалары кими баруын да әйтте. Җиде яшьлек балаларга – манту, ә сигез яшьтән Диаскинтест нигезендә тикшерү үткәрелүен белдерде. 

Любовь Авдонина фикеренчә, туберкулез белән теләсә кем авырырга мөмкин. 
– Кызганыч, әле дә булса күпләр туберкулезны яшәр урыннары булмаган, эчкелек һәм ВИЧ-инфекция йоктырган кешеләрдә генә очрый торган авыру дип уйлый. Ләкин хәзерге заманда беренче урынга башка сәбәпләр дә чыга. Туберкулезның сәбәпләре стресслар, эштәге йөкләмәләрнең күп булуы, укучыларның мәктәптәге укуларындагы авырлыклар да була ала. Хәзерге вакытта без әлеге сәбәпләрне беренче урынга куябыз. Әлеге авыру белән теләсә кем авырырга мөмкин, – диде белгеч. 

Республика туберкулезга каршы клиник диспансер баш табибы Алексей Алексеев республикага фтизиатрлар җитмәвен әйтте. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading