25 август татар халкына Туфан Миңнуллинны бүләк иткән көн. Аны белмәгән, ишетмәгән татар юктыр да. Бүген әлеге легендар шәхесне каләмдәшләре, хезмәттәшләре, дуслары, якыннары искә алып, каберенә чәчәкләр салды.
Тантана иртәнге 10 га билгеләнгән иде. Бүген бәйрәм чаралары, шул исәптән, җәлилчеләрне искә алу да узачак. Шуңадырмы, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чәчәкләр салды да, тиз генә китте. Рәсми чыгыш исә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка йөкләнелгән булып чыкты.
Шунысы сөенечле, Марат әфәнде бик тә күңелле яңалык җиткерде.
- Татар телен саклау буенча Апас ягында киңәшмәдә булганда, Туфан абыйның туган авылына да барып чыгарга туры килде. Республика районнарында һәм авылларында бихисап йөрүемә карамастан, Туфан абыйның туган йорт нигезендә беренче тапкыр баруым иде. Аның нигезен башкачарак эшләргә кирәк булган. Аңа игътибар җитмәгән дигән күңелдә бер үкенү дә калды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшүдән соң, Туфан абыйның музей йортында төзекләндерү эшләре үткәрергә уйладык, - диде Марат әфәнде.
Шул рәвешле, быел әлеге йортка илтә торган юл салыначак. Йортның эчендә һәм тышында төзекләндерү эшләре, Туфан Миңнуллин ярата торган күлне торгызу буенча эшләр башкарылачак. Президент бу эшләргә хәер-фатыйхасын инде биргән.
Әйе, үлгәннәр кызганычка тиз онытыла башлый. Әле исәннәргә дә игътибар җиткереп булмый бит. Туфан Миңнуллинны үзен дә язучылар, әдәбият әһелләренең онытылу мәсьәләсе борчыган. Бу хакта халык шагыйре Разил Вәлиев та искә алды.
- Без аның белән соңгы тапкыр 26 августта очраштык. Шунда чәй эчеп утырганда, бер кызыклы әңгәмә булган иде. Менә Разил, уйлап-уйлап торам да, безнең халыкның хәтере бик саега башлады бит. Мирсәй Әмир, Ибраһим Газилар бар иде. Шул хәтле популяр иделәр. Балалар аларның әсәрләрен яттан сөйләде. Ә хәзер аларны искә алган кеше дә юк. Әле Гариф Ахунов күптән түгел генә вафат булды. Китапларын да бастырмыйлар бит. Нишләргә икән, ди. Белмим шул, нишләргә икән, мин әйтәм. Мәкаләләр язаргадыр, бәлки? Туфан абый уйлады-уйлады да: “Үлмәскә кирәк икән”, дип куйды, - ди Разил әфәнде.
“Ислам дине кабул ителүгә мең ел” мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Туфан аганы бөтенләй дә безгә билгеле булмаган яктан ачты. “Шәһри Казан”га биргән шәрехләвендә ул Туфан Миңнуллинның кылган гамәлләре хакында сөйләде.
Туфан Миңнуллин язучы, драматург кына түгел, ә дин әһелләре белән дә тыгыз элемтәдә булды. Безнең “Ислам дине кабул ителүгә мең ел” мәдрәсәсенә килеп, шәкертләребез белән аралаша иде. Үзенә бер ләззәтләнеп, канәгатьләнү ала иде. Аның белән берничә проектны тормышка ашырырга туры килде. Аллаһның рәхмәте белән 2009 елда Тәтеш районында “Әтрәч укулары” оештырганда, борынгы каберлекләрне торгызуда да үзенең матди өлешен дә кертте. Безнең татар халкы тарихында тирән эз калдырган шәхесләребезне без беркайчан да онытырга тиеш түгел, - ди Ильяс хәзрәт.
Искә алу чарасы Коръән уку белән тәмамланды. Дога кылырга “Ислам дине кабул ителүгә мең ел” мәдрәсәсе шәкертләре дә килгән иде.
Лилия ЛОКМАНОВА
VIDEO
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар