16+

«Туган тел»ләр арасында безгә урын булырмы?

Берәүләр – ураза беткәнен, икенчеләре футбол башланганын йә булмаса Сабан туйларын көтә – киләсе атна вакыйгаларга бай булачак.

«Туган тел»ләр арасында безгә урын булырмы?

Берәүләр – ураза беткәнен, икенчеләре футбол башланганын йә булмаса Сабан туйларын көтә – киләсе атна вакыйгаларга бай булачак.

Календарьдан карасак, 19 июньдә җенси көчләүгә каршы көрәш, АКШның бәйсезлеге билгеләнеп үтелә. Шулай ук бу көнне Авраам Линкольн тарафыннан коллыкны бетерү турындагы закон кабул ителгән, Мэрилин Монро кияүгә чыккан, Блез Паскаль туган, Пушкинга һәйкәл ачылган. Ә бездә исә бу көн бик мөһим һәм күпләрне борчыган тел мәсьәләсенә ниндидер ачыклык кертәчәк вакыйга белән истә калачак – Дәүләт Думасы телләрне ихтыяри укыту буенча закон проектын караячак. Ни сәбәпледер, ул көзге сессиядән нәкъ менә 19 июньгә күчерелгән. Мондый тәкъдим белән чыгучылар, тизрәк хәл итик тә, иркенләп Криштиан Роналдуның туп типкәнен карарбыз, димәгәннәрдер инде, әмма әлеге шау-шулы вакыйга, шуңа өстәп, мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары, Сабан туйлары, халыкның бер өлеше чемоданнарын күтәреп диңгез буйларына очкан бер мәлгә күчерелүе очраклы да түгел кебек. Депутат та адәм баласы, аның да ял итәсе киләдер, күңеле белән пальма төбендә ятканда, барысы да тел мәсьәләсен җентекләп тикшереп утырырмы икән? Туган телләрне ихтыяри нигездә генә калдыруга каршы чыккан регионнарда ыгы-зыгы күтәрелмәсен, халык ризасызлык белдермәсен өчен, башка вакыйгалар шәүләсендә параллель рәвештә шыпырт кына уздырып җибәрү түгелме бу проектның беренче укылышы? Монысын Аллаһы Тәгалә белән Думадагылар гына беләдер. Депутатлар икенче укылышта закон проектын үзгәртергә вәгъдә итә итүен, әмма аңа тәкъдимнәр һәм кисәтүләр кабул итү вакыты да кыскарган – 15 июньгә хәтле биреп өлгерергә кирәк.

Телләр буенча законның яңа вариантында тәкъдим ителгәнчә, кем туган телне сайлап ала – шуның өчен ул мәҗбүри. Шул исәптән рус теле дә әлеге кысаларга кертелә һәм туган тел булып саналачак. Әмма бу очракта ул культурология белән катышкан булачак һәм башка телләрне сайлаучылар белән чагыштырганда, рус телен өйрәнүдә өстенлек булмасын өчен эшләнелә. Депутатлар фикеренчә, бу вариант тел белән бәйле булган бөтен аңлашылмаучанлыкларны бетерәчәк, имеш. Әмма кәгазьгә язу – бер, гамәлдә – икенче. Туган телне сайларга һәм аны мәҗбүри укытырга мөмкинлек бирү – ул әле һәркем үзенекен сайлаячак дигән сүз түгел. ЕГЭ (БДИ) дигән нәрсә бар, менә шул бөтен нәрсәне ега да сала инде. Рус теленнән имтихан бирәсе булгач, аңа яхшылап әзерләнү өчен, күпләр «туган тел» дип шуны күрсәтәчәк. Бу очракта кемгәдер Россиянең күп милләтле дәүләт булуын, һәрбер халыкның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре барлыгын һәм аларны бары тик тел аша гына өйрәнеп, белеп, шул очракта гына бердәм һәм куәтле дәүләт буласын аңлатып тору урынсыз. Боларның бөтенесенә бер генә җавап: «БДИ бирәсе бар!» Алай диючеләрне дә аңлап була, шул тел ярдәмендә аралашып, белем алып та имтихан бирерлек дәрәҗәгә җитә алмыйсың икән, әлбәттә, өстәмә дәресләрсез булмый. Әмма әти-әниләр өстә торып кына, репетиторларга сөйрәп йөреп кенә телне су урынына эчәрлек дәрәҗәгә җиткереп булмый барыбер, ул БДИ бирерлек кенә була. Элек: «Татар телең белән кая барасың, дуракмы әллә син?!» – диләр иде, хәзер, күргәнебезчә, имтихан бирү бәхет тавының түбәсе булып тора. Әйтерсең лә имтиханнан соң тормыш юк, ул шунда тукталып кала. Әгәр туган телен белгән һәркем «дурак» дип аталса, безнең «күпдураклы» ил дип аталмыйча, «акыллы»лар гына булып каласыбыз килү теләгеме әллә?

Башка телләрне факультатив буларак укып була булуын, әмма бу закон проекты асылда шуңа гына кайтып кала түгелме соң инде? Факультативка йөреп кенә телләрне өйрәнгәннәр белән аралашкан бар, әмма анда өйрәнелгән телдә түгел. «Дурак» булып күренергә теләмәгәннәрдер инде.
19 июнь – Иларион, Виссарион һәм Рафаилның туган көне дә икән әле. «Кечкенә Рафик әнисенә охшаган, холкы – әтисенеке. Ул үзсүзле, таләпчән, үскәч тә шундый булачак» диелгән бу көнне туучылар турында. Тел белән бәйле мөһим вакыйганы ни сәбәпле шул көнгә билгеләделәр икән, шуны һаман аңлый алмадым әле. Бу мәсьәлә уңай хәл ителсә, мин Мэрилин Монроның кияүгә чыкканын да, Виссарионның туган көнен дә билгеләп үтәр идем, кечкенә Рафикка да бәхет теләп.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    19.06.2018 ел, Бу көнне булуын мин "уңышлы" дип уйлыйм, чөнки көзгә калган булса, финанслау яклары, 1 нче сентябрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш бит. Анда инде боргаланырга урын калмый, ә июньдә ТЕЛне тураклап аткач, "мани-манины" бүлү дә ышанычлырак була. Һәр татар - БДИ татарча булуын теләсә, ә урысчаны өйрәтәсе юк, аңа һәр җирдә "яшел ут! 3-4 буын үз теленнән "ваз кичү" чорында бакчаларда, мәктәпләрдә тәрбияләнде. Менә хәзер татар - ЕГЭ бирә, ә әти-әниләребез "минем балам җитәкче" була, дип шатланып җаннарын сата. Телен саткан җитәкчеләребез болай да күп, алардан менә - "ФАЙДА"!!! Филиппова К.М.

    Мөһим

    loading
    2
    X