16+

Тугыз егет китте сугышка

22 июнь Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Бу сугыш башланган көнне күпләрнең күңелендә хатирәләр яңарадыр, мөгаен.

Тугыз егет китте сугышка

22 июнь Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Бу сугыш башланган көнне күпләрнең күңелендә хатирәләр яңарадыр, мөгаен.

Бөек Ватан сугышында Кузнечиха районына кергән Төгәлбай авылыннан да 189 кеше катнашкан. Аларның 130ы яу кырында ятып калган. 59ы гына туган якларына әйләнеп кайта. Башта төрле сугышларда катнашып тәҗрибә туплаган 50 яшькә кадәр булганнарны алып китәләр. Аннары чират 18 яшьлекләргә җитә. Яши генә башлаган бер төркем тугыз егет 1942 елның май аенда районга медицина тикшерүе узарга бара. Аларның тугызын да сугышка алалар. Башта аларны Ульян өлкәсендә сугышка әзерлиләр. Күршем Гайнетдин Шиһапов пулеметчыга укый. Төньяк фронка җибәрелә. Хөсәен Кәримуллин, Гаптерәүф Сәлахов, Харис Шакиров Сталинград сугышына эләгәләр. Кызганыч, хәбәрсез югалды дигән хәбәрләре генә кайта. Хәзер дә кайда икәнлекләрен белмибез. Гайнетдин абый сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан тугыз егетнең алтысы гына исән кайта. Хәлсез авылны торгызу өчен, алар күп көч куя. Авыр сугыш елларын кичерсәләр дә, дүртесе 80 яшенә кадәр яшәде, хәзер бакыйлыкка күчте, икесе 90 яшькә кадәр гомер итте. Бу тугыз егетнең, башка сугыш ветераннарының да батырлыклары мәңгелек. Имин күгебез, тыныч тормышыбыз өчен зур рәхмәт аларга.

Сөләйман Шакиров, Казан.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading