16+

Туй бүләге

Дөя йоныннан сырып ясалган калын юрганның бакча уртасында чытырдап янганын Ирина зур канәгатьлек алып, озак карап торды. Кызыллы-сарылы ялкынның соңгы теле, бераз өскәрәк калкып алды да, кап-кара төтен чыгарып сүнеп юк булды. Юрган урынына бер кушуч күмер калды.

Туй бүләге

Дөя йоныннан сырып ясалган калын юрганның бакча уртасында чытырдап янганын Ирина зур канәгатьлек алып, озак карап торды. Кызыллы-сарылы ялкынның соңгы теле, бераз өскәрәк калкып алды да, кап-кара төтен чыгарып сүнеп юк булды. Юрган урынына бер кушуч күмер калды.

Ирина, зур һәм кирәкле эше тәмам булган кешедәй, ниндидер үзе дә аңлый алмаган рәхәт хисләргә чумып, өй ишеген ачып килеп керде. Чынлап та, рәхәт иде аңа бу мизгелдә. Кулларын, битен сабын белән тиз генә юып алды да, ире эштән кайтканчы дип, чәй куеп җибәрде. Тәрәзә төбендә чәчәккә бөреләнгән гөлгә карап уйга калды. Күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма дигән сүзләрне яхшы белсә дә, күрәзәче дип даны таралган күрше авыл хатынына барды ул бүген.

– Туегыз белән котлап, бик каты авыру кеше ябынып яткан юрган яки япма бүләк иткәннәр, шуңа тормышыгыз алга китә алмый. Шул бүләктән котылмый торып, мантый алмаячаксыз,– диде күрәзәче хатын, аңардан күзләрен алмыйча гына. Үзе әллә Иринага карый, әллә аның аша артындагы диварга карый, аңламассың. Аның әлеге сүзләреннән яшь хатынның башы әйләнеп киткән кебек булды. – Синең ирең яхшы кеше. Акыллы. Бәхетеңә ул очраган. Башка кеше белән син тормыш корсаң да, яши алмас идең. Әнисе яхшы кеше. Тик туганнары бик көнче кешеләр. Туегызга юрган китерүчеләр дә шуларның берсе булырга тиеш. Бу юрган хакында бер мәгълүмат булган бит инде үзеңә, шул көнне үк юк итәргә иде, ләкин син аңламадың. Бетте, башка бер сүз дә әйтмим. Шул юрганнан котыл, өеңнән ерак куй. Балаңа да начар тәэсире бар.

Нинди мәгълүмат булды соң әле ул юрган турында? Ирина тагын хатирәләргә чумды.

Бала тудыру йортыннан чыгып ике-өч көн уздымы-юкмы, бәби күрергә күрше-күлән, туган-тумачалар килә башлады. Кунакка килүчеләр арасында туйга юрган бүләк итүчеләр дә бар иде. 

– Ни хәлләрегез бар? Һаман өегезне төзеп бетерә алмыйсызмы? «Теге» эш таптымы соң әле? Ку да чыгар, нишләтеп тотасың аны ашатып, – дигән сорауларны яудыра-яудыра канәгать кыяфәт белән килендәш тиешле Розалия дә килеп керде. 

– Ярый, төзелеп бетәр әле, безгә пенсиягә иртәрәк бит әле, – диде Ирина, ярымшаяртып. Ә иренең инде эш таба алмыйча интегеп йөрүе турындагы сорауны ачык калдырды. Иренең туганнарын күптән түгел генә белсә дә, бу килендәше аңа беренче күрүдә үк ошамаган иде. Ул үзе дә никтер Иринага гел сынап караган кебек тоела. Җае туры килгәндә, Ирина яклы булып сөйләп, иренә каршы котыртырга маташыр иде.

– Әни, кара әле, Ирина апаларда да безнең әбинеке кебек юрган бар икән, – диде алты яшьлек Эльза, кып-кызыл булган әнисенең җиңеннән тарткалап. – Әбине генә фәрештәләр алып китте. Әни, ә әбинең ул юрганын да фәрештәләр алдымы?

Әйе, менә хәзер генә Ирина аңлады. Менә бит аңа кайчан ук ул юрган хакында мәгълүмат килгән булган. Ә ник ул авыру кешедән калган юрганны туйга бүләк итәргә кирәк булды икән? Буш кул белән килсәләр дә була иде бит. Бүгенге кебек үк күңелгә авыр булмас, хәзер онытылган булыр иде. Салкын булмасын дип, кечкенә баласын да шуның белән төреп куя иде бит ул! Менә ни өчен бала да тынычсыз булган, йоклап китеп һәрвакыт елап уянуы да шуннан булды микәнни? Ирина шуларны уйлаган арада беләген, бөтен тәнен чымырдатып «каз тәне» таралганын тоя. Гадәттә, ул курыкса, шикләнсә, шулай була бит. Аллага шөкер, киләчәккә матур өметләр өстәп, ике улы да үсеп килә. Уллары турында матур уйларга чумам дигәндә генә ире эштән кайтып керде.

– Булды, матурым, кочаклап үпсәң, менә бу чәчәкләрне сиңа бирәм дә яхшы хәбәремне әйтәм, – диде ул, серле генә елмаеп һәм Иринаның үбеп алуын көтеп аңа таба иреннәрен турсайтып басты. – Бүген «абыеңны» яхшырак эшкә күчерәләр!

Ире кул юарга ванна бүлмәсенә кереп китте. Ирина чәчәкләрне суга утыртыйм дип, тәрәзә төбендәге кызыл вазаны алды. Алды да форточканы ачып урам якка томырды. Бу вазаны бит аңа шул ук килендәше бүләк иткән иде. Ни хикмәт, әлеге вазага утырткан чәчәкләр дә икенче көнне иртәнгә үк сула иде бит.

Кичке чәйне дә алар ниндидер рәхәт сөйләшү, җылы аралашу белән үткәрделәр. Ирина юрган турында да, ваза турында да иренә әйтмәде. Хәерлегә булсын! 

 

Индира СӘЙФУЛЛИНА.

фото - pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

28

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллахы тэгалэм, яман БЭНДЭЛЭРДЭН узен сакла ! Амииин!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Булган хэлме бу?Курэзэче кайда яши? Бер туганыбыз нык авырый...

      Мөһим

      loading