16+

Туй үткәрү өчен кредит алыргамы-юкмы?

Кредитны кайчан һәм нәрсә өчен алмаска? Узган елны ил халкының кредитлар буенча бурычы 13,4 процентка арткан. Халык банкка 19,92 трлн сум тиеш, ди экспертлар.

Туй үткәрү өчен кредит алыргамы-юкмы?

Кредитны кайчан һәм нәрсә өчен алмаска? Узган елны ил халкының кредитлар буенча бурычы 13,4 процентка арткан. Халык банкка 19,92 трлн сум тиеш, ди экспертлар.

АиФ.ru финанс мөмкинлегеңне ничек исәпләргә һәм кредитны нәрсә өчен алмаска кирәклеге турында сөйли. Кредит кирәкме-юкмы икәнен ничек билгеләргә? Үзегез өчен иң элек биш сорауга җавап биреп карагыз. Шуларның берсенә генә тискәре җавап бирсәгез дә, кредит алуны башка вакытка күчереп торырга кирәк.

Кредит минем киләчәктәге финанс хәлен яхшыртырга булышачакмы, ул чынлап та тормыш өчен мөһим проблемаларны чишәчәкме?
Кредит түләп, күнегелгән тормыш дәрәҗәсе сакланырмы?
Керем чыганакларын югалтсам, кимендә бер ел дәвамында кредитларымны түли аламмы?
Кредит килешүен яхшы өйрәндемме? Аның шартлары миңа танышмы?
Кредит түләр өчен акча эшләү чыганаклары ышанычлымы?

Керемнең 30-35 проценты кредит түләүгә китсә, мин аны алырга киңәш итмәс идем, ди Фәнни-тикшеренү финанс институтының финанс грамоталылыгы үзәге директоры Анна Харнас.

«Юником24» илкүләм финанс маркеты мәгълүматларына караганда, Россиядә аена 100 мең сум күләмендә кредит туй үткәрү өчен алына. Бу гомуми кредитларның 2-4 процентын алып тора. Росстат белдергәнчә, гаиләләрнең яртысыннан артыгы аерылыша. Ир белән хатын бергә яшәми, ә туйга дигән кредитны түлиләр. Туй тантанасы өчен бурычка керергә кирәкми. 

Туй сәяхәтенә кредит алу да начар идея. Гаиләдә бала туа, фатирда ремонт ясала, машинаның яңасы кирәк була. Ә боларга бөтенесенә акча кирәк. Ширбәт аеның кызыгы да калмый, ди Харнас. Белгеч гомумән сәяхәтләр өчен кредит алмаска киңәш итә. 

Иң яңа модель смартфонны да кредитка алу отышлы түгел. Тиздән аның тагын да яңасы барлыкка килә, ә син әле һаман искесе өчен кредит түлисең. 

Инвестицияләр өчен дә кредит алырга кирәкми. 

Иске крдеитны ябу өчен яңа кредит алучылар да бар. Бу кредит тозагына эләгү, дип кисәтә эсперт.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading