16+

Туй уен түгел: үпкәсез булмый

Үскәннән үсә барган туй бюджеты, какшаган нерв системасы һәм башка вак төяк проблемалар... Бу кыенлыкларга ничек юлыкмаска соң? Ярдәмгә аерым кешеләр – туй оештыручылар киләчәк. Яшь парлар салмак көйгә биюдә әйләнә, туганнар ихлас теләкләр җиткерә, пар балдаклар, тәмле ризыклар, җырлар, утлар, яхшы кәеф...

Туй уен түгел: үпкәсез булмый

Үскәннән үсә барган туй бюджеты, какшаган нерв системасы һәм башка вак төяк проблемалар... Бу кыенлыкларга ничек юлыкмаска соң? Ярдәмгә аерым кешеләр – туй оештыручылар киләчәк. Яшь парлар салмак көйгә биюдә әйләнә, туганнар ихлас теләкләр җиткерә, пар балдаклар, тәмле ризыклар, җырлар, утлар, яхшы кәеф...

Әмма бу гүзәллек, купшылык кунаклар өчен генә. Әлеге онытылмаслык чараның асылына тирәнрәк чумсаң, күпме нерв какшавын, юк барга борчылу хисен казып чыгарырсың. Туй мәҗлесе – уен түгел шул ул. Күп очракта яшьләр эмоцияләргә бирелеп, салкын акылны кайнар хисләргә алмаштыралар да куя. 

Кем ул туй оештыручысы?
Иң беренче чиратта, туй оештыручысы – яшь парларның онытылмаслык бәйрәмен башыннан ахырына кадәр контрольдә тоткан, йодрыкларын кысып кинәт барлыкка килгән кыенлыкларны чишә алган, кызыклы темаларны тәкъдим иткән остаз. Иң башта, ул кыз һәм егет белән очраша һәм сөйләшү дәверендә аларның теләкләрен тыңларга, уйларында булган идеаль туй көнен күз алдына китерергә омтыла. Аннары әлеге чараның форматын, язылышу һәм банкет үткәрелү урынын сайлау процессы башланып китә. Чираттагы адым – тантананың үзенчәлекле стилен тудыру һәм туйга урынлы булган бизәү җиһазларын, декор, чәчәкләр төрен, полиграфия, ягъни язмаларның тышкы кыяфәтен уйлап чыгару. Нәкъ бу этапта шулай ук кондитер һәм торт сайлана да инде. Әлеге адымнар, чыннан да, бик катлаулы тоела, әмма шуны искәртеп әйтергә кирәк: бу туйга әзерлекнең башы гына! Туйның иң мөһим урыны дип, һичшиксез, аның программасын атыйлар. Шуңа күрә икенче адым тулаем чараның программасын уйлап чыгаруга сарыф ителә: алып баручыны, туй мәҗлесенең концепциясенә туры килгән шоу-программаны, фотографны, видеографны сайлау, бию укытучысын табып, яшь парларны туй биюенә өйрәтү һәм банкет менюсы белән эчемлекләр төрлелеген уйлап чыгару... Өченче этап исә туйга бер атна калгач кына башлана. Бу вакытта оештыру мәсьәләләре чишелә. Мәсәлән, кунакларның ничек дөрес итеп өстәлләр артына утырту. Әлеге сорауга тиз арада җавап табу туй көнендә барлыкка киләчәк ыгы-зыгыны тудырмаска ярдәм итә.

Ярдәм кирәкме?
“Остаз”ларга мөрәҗәгать итүнең бер кыенлыгы, ояты да күренми. Өстәвенә, туй оештыручыларны яллауның үзенә күрә уңай яклары – вакытны экономияләү һәм тантананың төгәл булуы, җайга салынуы. Ничек кенә кәләш белән кияү туй оештыруга җаваплы карамасын, мондый авыр чарада ялгышлыклар булмый калмый. Ә күпне күргән профессиональ оештыручылар барлык нечкәлекләр белән таныш.

Чарада катнашучыларның сыйфаты. Оештыручы бары тик ышанычлы һәм сыналган осталарны гына туй тантанасында катнашу өчен җәлеп итә.
Нервлар саклануы. Туйга әзерләнү, махсус кешеләр табу, алар белән аралашу, килешүләргә кул кую бик еш борчу тудыра. Бу очракта бөтен җаваплылык туй оештыручысы җилкәсенә төшә. 

Экономия. Туй оештыручысы бюджетны дөрес итеп бүлә, планлаштырылмаган чыгымнардан котылырга тырыша. Ә иң мөһиме – ул сезнең бюджет кысаларында, бәя һәм сыйфат нисбәтендә оптималь вариант сайларга ярдәм итәчәк. 

Туй оештыручысын ялларгамы әллә үзеңә башкарып чыгаргамы? Бу сорауны төрле яшьтәге хатын-кызларга да бирергә булдык.
– Барысы да мәҗлеснең масштабына бәйле дип саныйм. Әгәр дә барлык туган-тумача җыелган зур туй оештырасым килсә, махсус оста яллар идем. Ә инде иң якын кешеләр, ягъни кәләш һәм кияү әти-әнисе өчен туйны мин үзем дә оештырырга сәләтле булыр идем – ди 20 яшьлек Ләйсән.
– Үзем әлбәттә! Шәхсән мин генә үземнең хыялларымны, идеяләремне беләм һәм чынга ашыра алам. Бары тик туй урынын бизәү остазлары һәм алып баручы, артистлар белән сөйләшер идем анысы, – дип фикерләре белән уртаклашты күптән түгел кияүгә чыккан Мәрсилә. 
– Туйны бөтенләй уздырмас идем. Никахны теркәргә дә – сәяхәткә! – ди 37 яшьлек Альбина.

 Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр. Чыннан да, мөһим карарлар кылганда, төпләп әзерләнергә, барлыкка килергә мөмкин авырлыкларны күзалларга киңәш ителә. Туй мәсьәләсендә бигрәк тә. Шул вакытта җиде кат үлчәмичә генә дә бу тантананы оештыру ысулы бар бит. Бары тик тәҗрибәле туй оештыручысына гына мөрәҗәгать итәргә кирәктер бәлки.

Айзилә Сабирова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading