16+

Төймә алыштырудан костюм яңарырмы, яки Идел хәлен кем аңлар?

Идел — Татарстанның электән төп су чыганагы. Татарстанныкы гына түгел, Россиядә дә иң мөһим, зур елгаларның берсе ул. Аның озынлыгы 3530 чакрым. Бу елга ярында миллионлаган кешесе булган дүрт кала: Казан, Самара, Волгоград һәм Түбән Новгород урнашкан.

Төймә алыштырудан костюм яңарырмы, яки Идел хәлен кем аңлар?

Идел — Татарстанның электән төп су чыганагы. Татарстанныкы гына түгел, Россиядә дә иң мөһим, зур елгаларның берсе ул. Аның озынлыгы 3530 чакрым. Бу елга ярында миллионлаган кешесе булган дүрт кала: Казан, Самара, Волгоград һәм Түбән Новгород урнашкан.

Әмма Иделнең хәле шәптән түгел. Моны ил җитәкчелеге дә таный. Шуңа да махсус проектлар булдырыла, елганы саклап калырга тырышалар. Шуларның берсе “Иделне сәламәтләндерү” проекты. Ул “Экология” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Татарстан Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шул хакта сүз булды.

Татарстанның экология министры урынбасары Егор Тарнавский сүзләренчә, проект 2024 елга кадәр билгеләнгән һәм аның өчен казнадан 17,4 млрд сум акча бүленгән. Шуларның 12,5 млрд сумы федераль бюджеттан бирелә.

“Проектның төп максаты — елганың чисталык дәрәҗәсен арттыру. Моның өчен 2024 елга кадәр елгага агыза торган пычрак суларның күләмен өч тапкырга киметү күздә тотыла”, - ди урынбасар.

Егор әфәнде билгеләп үткәнчә, пычрак суларның елгага агып төшүен булдырмас өчен Татарстанда 14 су чистарту объектын төзү һәм төзекләндерү планлаштырыла. Казан, Чаллы, Алабуга, Зәй, Тәтеш, Әгерҗе, Алексеевск, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Питрәч районнарында су чистарта торган 11 объект төзекләндерелгән инде. Кайбер торак пунктларда яңгыр сулары агып төшә торган урыннар тиешле хәлгә китерелгән. Хәзерге вакытта Питрәчнең Кощак авылында канализация суларын чистарту объекты төзекләндерелә.

“Берничә төймәсен алыштырганнан гына костюм яңага әйләнми. Чистарту җайланмалары төзеп кенә пычрак суларның Иделгә төшүен өч тапкыр киметә алуыбызга сез ышанасызмы?”, - дип кызыксынды экология министрлыгы вәкиленнән депутат Таһир Һадиев.

Егор Тарнавский сүзләренчә, бу нәтиҗәгә ирешеп була. Чөнки республика экологлары Иделне “дәвалау” белән генә түгел, ә аның кушылдыкларын да тәртипкә китерү буенча эш алып бара. Хәзерге вакытта Пермь крае белән берлектә, Кама елгасын “сәламәтләндерү” буенча программа булдыру хакында мөрәҗәгать әзерләнгән. Бу – Иделне “сәламәтләндерү” буенча башланган эшнең дәвамы булачак.

Сүз уңаеннан, Татарстанда су чистарту функциясен үти торган барлыгы 94 объект исәпләнә. Алар тәүлегенә 1 млн 700 мең кум метр су чистарта. Шунысы бар: ул объектларның күбесе совет чорында ук төзелгән һәм инде заман таләпләреннән дә артта калып бара. Су чистарту объектларын яңарту, төзекләндерү шул максаттан да эшләнелә.

Булмаганны төзиләр, булганын җимерәләр

Су чистарту җайланмалары булмаган җирләрдә яңалары төзелә. Ә кайдадыр Идел экологиясенә зыян китерә торган кулланылмый торган объектлар шактый. Проект елганы шул объектлардан да арындыруны күздә тота. Бигрәк тә Түбән Кама сусаклагычында андый объектлар-торбалар шактый икән. Алар Иделгә генә түгел, ә 900 меңләп кешенең тормышына да зыян китерергә мөмкин. Чөнки нәкъ шуның кадәр күләмдәге халык мондагы суны файдалана. Бу эшне башкару 930 млн сум тирәсе тора.

Түбән Камада гына түгел, Казан тирәсендә дә Иделгә зыян китерә торган объектлар бар. Мисалга, 100 гектар чамасы мәйданда урнашкан ләмле басулар. Хәзерге вакытта ул басуларда 4 млн куб метр күләмендә калдыклар җыелган. Алар суга эләксә, хәлләр шәптән булмаячак.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading