16+

Төзелеш эшләре остасы Надир Мостафин: «Модада – аяксыз ләүкәләр, 3D түшәмнәр»

Әйе, нәкъ шулай. Йорт салу, ремонт эшләре кебек тармакның да үз яңалыклары, үз модасы. Әлеге яңалыклар белән төзелеш эшенең остасы Надир Мостафин таныштырды.

Төзелеш эшләре остасы Надир Мостафин: «Модада – аяксыз ләүкәләр, 3D түшәмнәр»

Әйе, нәкъ шулай. Йорт салу, ремонт эшләре кебек тармакның да үз яңалыклары, үз модасы. Әлеге яңалыклар белән төзелеш эшенең остасы Надир Мостафин таныштырды.

Ул, кирәк икән, мунча салып бирә, кирәк икән – йорт ремонтлый, куллана торган төп материалы – агач. Элек авылларда Надир кебекләрне балта остасы дип йөртәләр иде. Бүген инде эш коралларының да, төзелеш материалларының да исәбе юк. Балта остасы дип таныштырсам, кемнәрдер аңлап та бетермәскә мөмкин, шуңа күрә аны эш остасы дисәм, дөресрәк булыр.

Яз көне һәркайсыбыз нәрсәне булса да яңартырга, буярга, ремонтларга тырыша. Надирнең киңәшләре дә бик урынлы булыр дип уйлыйм.

– Надир, бүгенге көндә иң күп кулланыла торган төзелеш материалы нәрсә? Беләм, син күбрәк агач материаллар белән эшлисең, аның да бит әле төрлесе була.
– Кирпеч өйләрне һәм бүрәнәсе бик үк матур булмаган агачтан салынган йортларны да эчтән агач белән эчләү күптән кулланыла. Кай­чандыр киң кулланышта «вагонкалар» иде. Бүген табигый матурлыкка өстенлек бирелә. Агачның структурасын бозмый гына әзерләнгән такталарны озын буйга түгел, аркылы сугып тышлыйбыз. Әлеге такталар артык киң дә, тар да түгел. Аларны нигезендә су булган (на водной основе) буяулар белән буяганда, бөтен фантазияне эшкә җигәргә була. Ул бик матур килеп чыга. Агачның матурлыгы да күренә, сәламәтлек өчен дә зыянсыз. Әлбәттә, әлеге такталарның төрле бәядәгесе бар. Шунысы куанычлы: мөмкинлегең бар икән – бик кыйммәтлесен ал, юк икән инде, үзебездә үскән агачларны кулланып та бер дигән итеп эшләргә була. Кәеф төшерергә сәбәп юк. Нинди агачлар бик матур була дисәгез, карагай (лиственница) бик матур килеп чыга дияр идем. Корычагачтан (ясень) идәннәр бик матур була. Монда инде табигать үзе рәссам. Такта итеп ярганнан соң, агачның бөтен матурлыгы күренә. Бер агачтан килеп чыккан такталарны рәттән куеп бүлгеләр (перегородка) ясау, билгеле бер аралык калдырып стенага сугып дизайнер бизәге буларак куллану да киң таралып бара хәзер. Монда инде бер үк рәсем дәвам итә һәм ул бик матур килеп чыга. Яңадан бер яңалык – стеналарны да ламинат кулланып эчлиләр. Ламинат билгеле бер урыннарга гына дизайн проект буларак кулланылса, бик матур була.

– Күпләрдән агачның яхшы икәнлеген белсәк тә, янгын куркыта дигән фикерне ишеткәнем бар. Әлеге очракта ел дәверендә яшәлми торган дача йортларын күз алдында тотуым.
– Акыл белән эшләгәндә, бернинди дә куркыныч юк. Йортны эчтән агач белән эшләргә уйлаганбыз икән, иң элек электр чыбыкларын шартына туры китереп, дөрес итеп сузарга кирәк. Бүгенге көндә нинди генә электр үткәргечләр юк, үз эшенең осталарына тапшырганда, шикләнүләргә урын калмаска тиеш. Сатуда агачны янудан саклый торган сыеклыклар да бар. Мин үзем аларны куллануга каршы. Табигый булсын дип агачтан эшлибез икән, нигә инде аңа химия кертергә.

– Ремонт эшеннән бераз гына читкә тайпылып, агачтан яңа йорт салу буенча да берничә сорау биреп китим. Бура алырга уйлаган кеше нәрсәләргә игътибар итсен?
– Иң элек шуны әйтим, үзегез агачны аермыйсыз икән, бураны белгеч белән сайлагыз. Агачның кайда үскәнлеге, кайчан киселгәнлеге дә мөһим. Төзелештә эшләгән, тәҗрибәле кеше моны тиз аера. Икенчесе – агачның паҗы дөрес алынганлыгын карарга кирәк. Ул 15 сантиметрдан да ким булмаска тиеш, югыйсә ике бүрәнә арасын берничек тә җылытырга мөмкинлек булмаячак, ике бүрәнә арасыннан һава йөреп, ул кыска вакытта чери башлаячак. Өченчесе – бүрәнәләр тигез юанлыкта булсын, монысы инде матурлык ягыннан кирәк.

– Инде идән, түшәмгә күчик...
– Иң элек шуны әйтим, тарттырылган (натяжной) түшәмнәр икенче планга калып бара. Хәзер элеккеге кебек, матчалар белән агач түшәмнәр ясыйбыз. Түшәм эшләүнең нинди генә ысуллары юк. Халык интернетта эзли, таба, безгә тәкъдим итәләр. Бер заказчигыбыз агачтан 3D түшәм ясавыбызны сорады. Чыннан да бу мөмкин, аның да нинди генә ысуллары юк һәм бик матур килеп чыга, ә иң мөһиме – табигый, сәламәтлек өчен зарарсыз. Шуңа күрә, агач йортларыгызны ремонтлар алдыннан, тагын бер кат карагыз, уйлагыз. Борынгы агач йортларга да ниндидер заманча элементлар кертеп, аның табигый матурлыгын саклап калырга була. Аның һәр бүрәнәсенә әти-әниеңнең күз нуры сеңгәнен дә онытмасагыз, сезнең өчен бәясе тагын да артыр. Бүгенге көндә, агачны кулланып, нинди генә дизайн проектлар тәкъдим ителми. Бик юка итеп, бер үк калынлыкта (бу якынча 2 см тирәсендә була) агачны аркылы кисеп, килеп чыккан түгәрәкләрне бер формага тезеп бик матур итеп бизәргә була. Әз генә шушындый элементлар кертсәң дә, башкача булып китә. Өй ремонтлаганда гына түгел, хәзер мунчаларны да өйдән матуррак итәргә тырышалар. Мунча күпләр өчен рәхәтләнеп ял итү урынына әверелеп бара. Төп таләп: мунча уңайлы, чиста, матур булырга тиеш. Әлбәттә инде, хуҗасына озак еллар хезмәт тә итсен. Мунчаның ләүкәләрен дә аяксыз итеп ясый башладык әле. Әйбәт бит, идәндә торып череми. Ни дисәң дә, мунча гел су кулланыла торган урын. Җыештырырга да рәхәт, матур да. Иң беренчесен ясагач, чыдата микән дип, җиде кеше утырып карадык.

– Надир, син инстаграмда да бик актив кеше, монысы да замана таләбедер инде?
– Инстаграмны үзем алып барам. Шактый вакыт аның үзенчәлекләрен өйрәндем. Нәрсә кирәк, нәрсә кирәкми. Аның файдасына килсәк, сүз дә юк, ул бар. Клиентларны табарга да ярдәм итә. Әлбәттә, кимчелекләре дә юк түгел. Сиңа ачуы чыгып, кемдер бер нахаксыз гаепләп куярга да мөмкин. Күптән түгел бер ханым белән сүзгә килдек. Мин аңа ничек эшләсәк дөрес буласын тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, ә ул интернетта укыганын сөйли. Ул кушканча эшләп, акчасын алып китү миңа берни түгел, ләкин бу очракта мунча тиз арада сафтан чыгачак иде. Намусыма хыянәт итә алмадым, эшләми киттек. Шуннан соң ул интернет аша мине бераз каралтып алды. Шөкер, яклап чыгучылар күпкә күбрәк булды.

– Хуҗасы көйле булса, эш тә көйле бара, диләр, хакмы?
– Ничек кенә әле! Хәйран каласың. Яхшы кешенең эше гөрләп бара, кире кешегә эләксәң, юк җирдә дә каршылык табыла.
– Уңышлар сиңа, Надир! Эшләрең гел уң булсын.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәзир!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Назир бит ул,ник Надир диеп яздыгыз?

      Мөһим

      loading